Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МОСКВИН МИХАИЛ КИРИЛЛОВИЧ

1930 елда Михаил Москвин үзе туып үскән Албай авылы белән, кулында уйнаткан балтасы һәм гади генә инструментлары белән саубуллашты. Ул вакытта аңа егерме яшь иде. Монда ул башлангыч мәктәпне тәмамлады, әтисе белән бергә үзләренең кечкенә генә крестьян хужалыгында эшләде, балта остасы хезмәтен башкарып килде.

Татарстаннан китеп, Михаил беренче бишьеллык төзүчеләренең күп меңле армиясенә кушылды һәм Белоруссиядәге, Төньяк Кавказдагы төзелешләрдә эшләде. Шул Кавказда ук аңа тау укчылары полкында хезмәт итәргә туры килде. Полк мәктәбендә ул бик үк җиңел булмаган хәрби белгечлекне үзләштерде — тау укчысы булды, аннары от-деление командиры, соңрак взвод командиры ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Москвин алган хәрби белемнәрен туган якларына кайткач бик тырышып яшьләргә бирде. Кызыл Р1олдыз районында аның җитәкчелегендә осоавиахим оешмалары саны үсте, оборона түгәрәкләре төзелде. Соңгы елларда, сугыш башланыр алдыннан, Михаил Кириллович райбашкарма комитеты аппаратында, совет эшендә үткәрде.

Москвин фронтка 1942 елның сентябрендә алынды. Механикалаштырылган бригадада ул взвод командиры булып Калинин фронтында сугышты, Великие Луки, Ново-Сокольники шәһәрләрен азат итүдә катнашты, шунда Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнде.

Курск дугасындагы сугышта инде өлкән лейтенант Москвин батальон командиры иде. Аның сугышчылары һәм бөтен часть совет гаскәрләренең авангардында барып Кромы һәм Севск шәһәрләре янында һөҗүмгә күчтеләр, анда дошманның зур көчләрен тар-мар китерделәр. Бу операцияләрдә үзен күрсәткән өчен бригадага Севская дигән мактаулы исем бирелде һәм гвардия байрагы тапшырылды.

Гвардияче Севская мехбригада сугыша-сугыша Украина җирләрендә хәрәкәт итте һәм сентябрьдә Днепрның көнчыгыш ярына килеп җитте. Биредә Москвин батальонына авыр бурыч йөкләнде: беренче булып елга аша чыгарга һәм уң як ярда бөтен корпуска юл ачарга кушылды.

Елганы кичү билгеләнгән төндә Днепр соры томан пәрдәсе белән капланды. Караңгы, салкын көзге суны яктыртып, күктә немец ракеталары утлары гына кабынгалап торды. Укчылар, пулеметчылар, минометчылар яшеренеп кенә яр кырыена ук килделәр, анда -куе куаклыклар арасына тупланып, приказ көттеләр. Елганы кичә башлар алдыннан, өлкән лейтенант көймәләрне һәм кирәкле әйберләрле тагын бер кат тикшереп чыкты. Елга аша чыга башлау минутына кадәр, ул бер подразделениедән икенчесенә йөрде, сугыштылар белән сөйләште, аларның рухын күтәрде. Операциягә тулысыңча хәзер булуга ышангач, командир приказ бирде, һәм көймәләр берсе артыннан берсе йөзеп киттеләр. Бернлчә минут кына үтүгә, Днепр өстендә төнге тынлыкны утлы давыл— өермә алыштырды. Бөтен елга киңлегендә миналар шартлады, караңгылыкны утлы эз калдыручы пулялар чуарлады. Әмма гвардиячеләр, үз-үзләренә ышанган хәлдә, куркусыз хәрәкәт иттеләр. Иң алда баручы отряд көймәләре гүя су өсте буйлап очалар иде. Уңчяк ярга килеп җиткәнче үк, солдатлар һәм офицерлар суга сикереп төштеләр һәм сай якка, яр кырыена ташландылар. Җиргә чыгып басу белән, алар шундук сугышка керештеләр.

Уң як яр калкулыкларына урнашкан фашистлар десантчыларның беренче группаларын ут стенасы белән каршы алдылар һәм күпмедер вакытка аларны җиргә ятарга мәҗбүр иттеләр. Елга буеның чиста комы кызыл канга буялды...

Хәлиткеч минутта Москвинның: «Ватан өчен, алга!»—дигән тавышы ишетелде. Командир артыннан сугышчылар да атакага күтәрелделәр һәм немецларның яр текәлегендәге ныгытмаларына килеп җиттеләр. Окопларда сугыш озакка сузылды, ләкин гвардиячеләрнең җиңүе белән тәмамланды, алар дошманның позицияләрен алдылар.

Немецлар, өстәмә көчләр туплап, контратакага ташландылар. Десантны ничек кенә булмасын юк итәргә яки аны елгага чигендерергә тырышып, алар сугышка күп санда пехота һәм танклар керттеләр.

Батальон дошманның күп тапкырлар артык булган көчләренең атакаларын тәүлек буе кире кайтарды. Москвин сафлар буйлап бригада командиры приказын тапшырды: .киләсе төнгә кадәр, бөтен часть елга аша чыкканчыга кадәр позицияне бирмәскә. Инде шактый күп кешесен югалткан роталар гүя җиргә сеңделәр һәм оборона рубежына бөтенләй якын ук килгән фашистлар басымына нык каршы тордылар. Геройларга сул як ярдан артиллерия полклары булышлык итте, һәм алар үзләре дә кулга төшерелгән өч пушканы дошманның үзенә каршы юнәлдерделәр.

Немецлар биш тапкыр контратакага ташландылар. Безнекеләр, миномет һәм пулеметлар уты белән, трофей пушкалардан залплар биреп һәм иң авыр минутларда гранаталар ыргытып, фашистларны кире чигендерделәр. Нәтиҗәдә өч йөзләп гитлерчы юк ителде. Москвин сугышчылары төнгә кадәр, елга аша яңа подразделениеләр чыкканчыга кадәр бирешмәделәр. Бары тик позицияләрне аръяктан килеп җиткән алмашка тапшыргач кына, алар өзлексез сугышларда үткәргән тәүлек эчендә беренче тапкыр ял алдылар.

Совет гаскәрләренең төп көчләре Днепр аша чыккач һәм уң як ярда плацдармны киңәйткәч, Севск бригадасы сугыштан чыгып, озак вакытлы ялга туктады. Шунда, резервта чакта, Москвинга Советлар Союзы Героеның алтын йолдызын тапшырдылар.

Батальон командиры булган хәлдә Михаил сугыш беткәнчегә кадәр сугышты. Үзенең укчылары белән ул Польшаны үтте, Кенигсбергны һәм Берлинны штурмлады.

1945 елның 8 һәм 9 май көннәрендә майор Москвин гвардиячеләре үзебезнең механикалаштырылган һәм танк гаскәрләре сафларында, җитез марш белән, восстание күтәргән Прагага ярдәмгә ашыктылар, һәм Җиңү көнендә аларны Чехословакия башкаласы халкы чәчәкләр белән каршы алды.