Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МИХАЙЛОВ ВАСИЛИЙ НИКОЛАЕВИЧ

Фашист илбасарларга каршы ярты ел сугышканнан соң ук, капитан Михайлов турында частьта:

— Бик яхшы бомбардир һәм батыр командир, — диләр иде. Ленинград фронтында дан казанган бомбардирлар полкыннан Михайловны Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим иткәч, бу фикергә командование дә кушылды.

...1941 елның җәй ахырында дошман Ленинградка килеп җитте һәм аны блокада алкасы эчендә калдырды. Дошман тарихи шәһәрне алу өчен атакага бөтен көчләрен кертеп, бөтен чараларны кулланып карады. Әмма бу аларга берни дә бирмәде. Немецлар максатларына ирешә алмагач, үзләренең ышанычларын озак камауга, салкынга һәм ачлыкка багладылар, шәһәрне һавадан һәр көнне ерткычларча бомбага тотарга һәм артиллерия белән җимертергә, шпионнар җибәрергә һәм янаулы листовкалар ташларга керештеләр.

Очучылар дошманның Ленинградка ясаган яралары өчен нык әрнеделәр һәм гитлерчылардан үч алуда тормышларын аямаска ант иттеләр. - Юк, илбасарлар Сарай мәйданына һәм Невский проспектка аяк баса алмаслар! Моны хәтта күз алдына да китерергә мөмкин түгел,— диделәр Михайлов һәм аның сугышчан иптәшләре, сөекле шәһәрнең язмышы турында сөйләшкәндә.

Ул чакта немецлар Ленинград тирәсенә яңадан-яңа гаскәрләр китерәләр, ә безнең бомбардировщиклар аларга юлларда һөҗүм итәләр» тимер юл станцияләрен, эшелоннарны, аэродромнарны өзлексез рәвештә бомбага тоталар иде.

Каттитан Михайлов полкның штурманы буларак, командир белән берлектә барлык операцияләрне хәзерләүгә җитәкчелек итте һәм сугышчан очышларда эскадрильяларны дошман өстенә үзе алып бардьг„ Аларга төнен дә, көнен дә, теләсә нинди һава шартларында, кыенлыклар белән исәпләшмичә очарга туры килде.

Октябрь башында фронтның кайбер участокларында пехота частьлары һөҗүменә булышлык иткәндә, очучылар теләсә нинди заданиене үтәргә зур рухлану белән бардылар, һөҗүм итүче укчы дивизия белән бергә хәрәкәт итеп, Михайлов бомбардировщиклар отрядларын дошманның алгы линиясен һәм ут оредстволарын бомбага тотуга алты көв эчендә унбиш тапкыр алып барды. Дошманның артиллерия позицияләренә ясалган удар аеруча уңышлы булды. Беркөнне дивиз-ия командиры Михайловны үз янына чакырып:

- Немец батареялары безнең һөҗүм итүгә комачаулап менә шушы урыннан аталар,—диде, картадан тиешле урынны күрсәтеп. — Ул батареяларны эзләп табып, юк итәргә кирәк.

- Эшләрбез, иптәш полковник! —диде аңа капитан. Самолетлар фронт линиясе өстендә, гадәттәгечә, зениткалар утына эләктеләр. Снарядлар машина янында ук шартлап, һава дулкыны белән кабинаны төрле якка чайкый башладылар, ләкин Михайлов үз группасын цель өстенә алып баруын дәвам иттерде. Кирәкле районга килен чыккач, бомбардировщиклар урман аланында торган дошман батарея-ларын күрделәр. Командир бомбаларын беренче булып ташлады, аның артыннан башка очучылар да шуны кабатладылар. Очучылар немец солдатларының төрле якка качуын, бомбалар шартлавыннан орудиеләрнең һавага очуын, снаряд запаслары шартлауны зур канәгатьләнү белән күзәттеләр.

Дошман позициясе өстенә икенче тапкыр борылып очып килгәндә түбәннән «мессершмитт»лар килеп чыкты. Михайлов группасын озата килгән истребительләр алар белән һава сугышы башлап җибәргән арада, бомбардировщиклар үз эшләрен төгәлләделәр. Инде кире кайтырга мөмкин иде, ләкин немец самолетлары алардан калмадылар, шуңа күрә бөтен кире кайту юлында истребительләргә генә түгел, бомбардировщикларга да фашистларның атакаларына каршы торырга туры килде. Бу сугышта группа югалтуларга очрамады, барлык самолетлар да аэродромга исән-сау әйләнеп кайттылар. Пехотаны тоткарлаучы киртә җимерелде.

Алты көнлек сугыштан соң, укчы дивизия командиры очучыларга бу ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Михайловны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итте.

Ә берничә көннән соң яңа уңышы өчен фронт авиациясе командующие Михайловка рәхмәт белдерде. Бу юлы Михайлов җитәкчелегендәге алты бомбардировщик дошманның гаскәрләр ташу планында гаять әһәмиятле булган зур тимер юл станциясен тар-мар иткән иде.

Немецлар, төнге күктә станция өстендә үзләре көтмәгән юнәлештән совет самолетлары килеп чыккач, соңга калып тревога күтәрделәр. Аларның зенит орудиеләре беренче бомбалар төшкәч кенә ут ачты. Зениткалар уты астында маневрлар ясап һәм прожекторларның сукы-райткыч нурларына эләкмәскә тырышып, бомбардировщиклар цель өстендә озак очып йөрделәр. Алар складларны, юлда торган эшелоннарны ваттылар. Ярты сәгатьтән ким вакыт эчендә станцияне гаять көчле янгын чорнап алды.

Октябрь — декабрь айларында полк дошман аэродромнарына берничә жимергеч удар ясады. Дошманның 32 самолеты моннан соң бервакытта да һавага күтәрелә алмады. Михайлов җитәкчелегендәге очучылар группасы шул вакыт эчендә дошманның өч батареясын, сугыш кирәк-яраклары һәм ягулык сакланган өч складны юк итте, тимер юлның зур гына участогын ватты һәм бер эшелонны яндырды.

Шул авыр айларда Михайлов бомбардировщиклар белән җитмеш биш очыш ясады. Бу очышларда машиналар илле җиде тапкыр зенит артиллериясе утына эләктеләр, аларны егерме тапкыр немец истребительләре атакаладылар, ләкин совет очучылары һәрвакыт дошман позицияләренә үтеп керә алдылар. Шундый күп операцияләрдән соң полк штурманының хәрби характеристикасында: «Иптәш Михайлов кыю, аның зениткаларга каршы маневрлар ясауда һәм һава оборонасына каршы сугышлар алып баруда зур тәҗрибәсе бар, ориентациясе һәм бомба тотуы бик яхшы»,— дигән сүзләр язылды.

Бу мактаулы характеристика Василий Николаевичның личное делосында ун елдан артык хәрби хезмәттә алынган башка бик күп рәхмәтләр һәм мактау язулары белән бергә теркәлде. 1928 елны Казан хәрби комиссариатына килеп, частька озатылган көненнән башлап, В. Н. Михайловның личное делосындагы документларында аның бөтен тормыш юлы — очучылар мәктәбендә укуы, төрле полкларда хезмәт итүе, Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә һәм Ленинград фронтындагы героик сугышларда катнашуы, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелү тулы-сынча гәүдәләнгән. Михайлов 1943 елны сугышчан задание үтәгәндә батырларча һәлак булганга кадәр шундый ук кыюлык һәм батырлык белән сугышты.