Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МАЛЫШЕВ АЛЕКСЕЙ ПЕТРОВИЧ

Сугыш башланып китү белән, Алексей Малышев заводка килде һәм сугыш машиналары өчен детальләр эшкәртә башлады. Казан шәһәре читендә тыныч тормышта яшәгән бу егеткә унбиш яшь кенә иде әле. Хәзер заводка аның нык куллары бик кирәк икәнлекне Алексей яхшы аңлый иде, шуңа күрә ул көчен кызганмыйча эшләде. Карт мастерлар үзләренең тәҗрибәсенә тиз төшенүче бу уңган, сәләтле егетне гел мактадылар. Озак та үтмәде, Алексей эшне тәмам үзләштерде һәм сменага ике норма бирә башлады. Заводның күп тиражлы газетасында, фронттагыча эшләүче бу яшь токарь турында мәкаләләр чыккалый башлады. Ләкин аңа бу гына аз иде: ул үзе сугышта катнашырга омтылды. Район хәрби комиссариатында аның берничә гаризасы ята иде инде.

Алексейның озак көткән теләге 1944 елда гына үтәлде. Башта тылда хәзерлек үтеп, җәй көне инде ул Севастопольне азат итү сугышларында дан алган укчы полк сафына басты.

Өстәмә көчләр белән килгән Малышевны рота командиры башта ышанмыйчарак каршы алды: яңа килгән сержант аңа бик яшь, бөтенләй үсмер генә булып күренде. Ләкин командирга үзенең фикерен бик тиз үзгәртергә туры килде. Малышев отделениесе Белоруссиядә һәм Польшада һөҗүм вакытларында үзен яхшы яктан күрсәтте. Алексей сугышларда куркуны белми иде.

Висла елгасы совет гаскәрләре артында калган иде инде, шул чагында полк дошман оборонасьгн өзде һәм, чигенеп барган гитлерчыларны эзәрлекләп, көнбатышка юлын дәвам иттерде. Кечерәк кенә бер елга янында дошман һөҗүм итүчеләрне тоткарларга маташып карады. Дзотларда һәм тирән траншеяларда яшеренеп, немецлар көчле ут яудырып тордылар.

Малышев отделениесенә беренче булып елганы кичәргә һәм каршы як ярда ныгып урнашырга приказ бирелде. Сержант тирә-юньне җентекләп тикшерде һәм ударны каршыдан ясамаска, дошманны флангтан әйләнеп үтәргә булды, чөнки анда сиздермичә үтү урыны бар иде. Маневр бик кыю һәм җитез башкарылды. Отделение һичбер югалтусыз елга аша чыкты, дошманның траншеясына килеп җитте һәм аннан немецларны бәреп чыгарды.

Алексей Малышевның дан юлы әнә шулай башланды. Одер елгасы ярларына ул инде байтак сугышларда катнашкан, үзенә ышанган командир булып килде. Одерны кичүгә командование бик җентекләп хәзерләнде. Монда куәтле техника, сугышларда чыныккан полклар фашистлар Германиясе башкаласына соңгы сикереш ясау өчен тупланганнар иде. Севастополь-челәр 1945 елның 5 февралендә елга аша беренче эшелонда чыктылар.

Шартлы сигнал буенча, Малышев сугышчылары баскан саен чатный торган боз өстенә кыю керделәр һәм ут өермәсенә каршы киттеләр. Елга уртасына җиткәч, снаряд шартлаудан боз ярылып, алар алдында зур бәке хасил булды. Рота командиры суга егылып төште. Алексей командирга ярдәмгә ташланды һәм аны коткарды.

Бу хәлдән кабалана калган группага немецлар туп-туры төзәп ата башладылар. Миналар һәм снарядлар бозны тагын да ваттылар. Солдатлар суга бата башладылар, елга буенда һәм елга аша ачык юлга ятарга мәҗбүр булдылар.

- Тукталып калмаска! Минем арттан! — дип кычкырды Малышев, үзе шундук Гатин һәм Наумов белән, ярылып аерылган боз кисәгенә сикереп менеп, дошман урнашкан яр буена таба йөзеп китте.

Икесе ишеп барды, ә өченчесе немец окопларына атып торды. Янәшәдә үк мина шартлады һәм Наумовны яралады. Яр буена ук килеп җиткәч, дошман пулясы Гатинга да эләкте. Малышев берүзе калды. Шуның өстенә аның бозлы суда чыланган аякларын көзән җыерды. Ләкин сержант, гәрчә бөтенләй атлый алмас хәлдә булса да, туктап калмады.

Ул әкрен генә алга шуышты. Гранаталар ыргытып, дошманның пулемет ояларын туздырды. Шунда килеп җиткән бер солдат сержантка аякка басарга һәм алга атларга булышты.

Отделение сугышчылары берәм-берәм командир янына җыелдылар. Яр буенда ныгып урнашкач, алар фашистларның өч контратакасын кире кайтардылар. Аннары сугыша-сугыша алга барып, дошман оборонасына эчкәре керделәр. Яр буе дамбасы артында алар күп кенә немец солдатлары утырган повозкага юлыктылар һәм аны кулга төшерделәр.

Одер аша кичкәннән соң, полк Фюрстенберг шәһәрен штурмлауга юнәлде. Биредә урам сугышларында Малышев яңадан батырлык күрсәтте. Ул, дошман урнашкан рубежга сиздерми генә килеп, полкның һөжүменә комачаулый торган дзотны шартлатты. Одердагы җиңүче-геройларны илебез бүләкләр белән билгеләде. Сутышчан дуслары Алексейны Советлар Союзы Герое исеме бирелү белән котладылар.