Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МУРЗАХАНОВ ГАЛЛӘМ ГЫЙМАДИ УЛЫ

Галләм Мурзаханов хезмәт иткән Кызыл байраклы Днепр хәрби флотилиясе 1944 елда Белоруссияне азат итү сугышларында катнашты, Армия частьлары белән бергә флотилия Днепр һәм аның кушылдыклары— Березина, Припять елгалары бассейнында оккупантларны тукмады, һөҗүм вакытларында корабльләр уты совет гаскәрләренең гомуми артиллерия уты өермәсенә кушылды. Моряклар дошман тылына бәреп керделәр, анда десантлар төшерделәр.

Полесьеда — куе урман һәм баткак сазлык якларында — флотилия корабльләре, коры җирдә һөҗүм итүчеләргә булышлык күрсәтеп, Припять елгасы агымы буйлап югарыга таба күтәрелделәр. Монда күп кенә десант операцияләрендә яшь матрос Галләм Мурзаханов үзен батыр сугышчы итеп танытты.

Припять яр буйларында бронекатерларның һәм сакчы корабльләрнең экипажлары дошманның терәк пунктларын берсе артыннан берсен юкка чыгардылар, күперләрне алдылар. Дошман безнең корабльләрнең хәрәкәтен тоткарларга маташты, елгага миналы һәм тимер чыбыклы киртәләр куйды. Ләкин тралыциклар аларны бик тиз алып ташладылар, һәм флотилия чистартылган фарватер буйлап алга үтте.

Яхшы маневрлар ясаучан, һәрвакыт сугышка керергә әзер булган суднолар дошман һич көтмәгән урыннарга искәрмәстән килеп чыкты. Петриков, Скрыгалов шәһәрләре янында һәм башка җирләрдә әнә шулай булды. Төнлә белән отрядлар елга буйлап гитлерчылар биләгән ярларга якынлаштылар һәм ныгытмаларга ут яудырдылар, аннары десант төшерелде.

Скрыгалов районында көчле ут астында десант төшергәндә, Мур-заханов сиздерми генә тимер чыбык киртәсе янына шуышып килде һәм анда үтү урыны ясады. Аннары ул немец пулеметы янына шуышты һәм аны юк итте. Кыю сугышчы салган юлдан бөтен отряд алга үтте. Яр буендагы бер авыл янында Галләм бер төркем разведчиклар белән дошман тылына юнәлде. Алар алдына шундый бурыч куелды: немецларның ут нокталары кайда икәнен белергә һәм дошман көчләре өзлексез үтеп тора торган күпергә разведка ясарга.

Дошман урнашкан җирдә, тар гына урман сукмагында Мурзаханов көтмәгәндә ун немец солдатына юлыкты. Матрос үзен алардан алдарак кулга алды. Винтовка һәм гранаталар белән ул шул урында ук гитлерчыларның яртысын кырып салды, ә калганнары, юлны калдырып, качтылар. Разведчик билгеләнгән объектка сиздерми генә үтеп керде һәм, күзәтеп, кирәкле мәгълүматларны җыеп кайтты. Группа командиры, радио аша сөйләшеп, шул объектларга корабльләрдән ут ачтырды.

Дорошевичи авылы янында десант төшергәндә, каты сугыш башланып китте. Авыл кырыеннан атып торган пулеметлар десантчыларның хәрәкәтенә комачауладылар. Бер туктап, бер йөгереп алга омтылуда морякларның сафлары сирәгәйде, көчле атулар аларны җиргә ятарга мәҗбүр итте. Иптәшләре белән янәшә юеш сазлык үләнендә яткан хәлдә, Мурзаханов дошман пулеметчыларын күзәтте һәм алар янына ничек барып җитәргә мөмкин булуны чамалады. Үз инициативасы белән ул алгарак кузгалды, дошман атып торганда түше белән шуышып куркыныч зонаны үтте һәм, гранаталар ташлап, ике пулеметны юк итте. Шуннан соң матрослар яңадан атакага күтәрелделәр.

Совет гаскәрләренең һөҗүм итүче частьлары Полесье үзәгенә бәреп керделәр. Күлләр һәм сазлыклар арасында бик читен үтелә торган юлларда аларны засадалар, мәкерле тозаклар һәм бүрәнәләр өеп ясалган кңртәләр каршы алды. Шулай да фронт сызыгы коры җирдә дә, елга буйлап та Пинскига якынлашты. Немецларның обороналы елга ягыннан нык булмауны исәпкә алып, Пинск шәһәрен штурмлау планында командование флотилиягә аеруча әһәмиятле роль билгеләде.

13 июльдә төнлә белән корабльләр шәһәргә якынлашты. Бронекатерлар һәм йөзмә батареялар, туп-туры төзәп, фашистлар позицияләренә удар ясадылар. Ярга десант төшерү башлангач, Мурзаханов беренче отряд белән ярга чыкты. Бик нык ныгытылган таш бинадан десантчыларга немец пулеметлары шундук ут яудыра башлады. Күршедәге ишек алларына яшеренеп, матрослар да бу йортка аттылар, ләкин аның кирпечләр белән томалап бойницага әверелдерелгән тәрәзәләреннән пулеметлар бертуктаусыз ата бирделәр.

- Гитлерчыларга йорт эченә ут яудырырга кирәк. Кем бара? -дип мөрәҗәгать итте командир матросларга.

- Миңа рөхсәт итегез, иптәш лейтенант, — диде Галләм. Немецларның игътибарын җәлеп итеп, десантчылар атуны көчәйттеләр, ә шул арада Мурзаханов сиздермичә генә бинага икенче яктан үтеп керде. Кыю адым уңышлы тәмамланды. Бина эченә кереп, Галләм берничә граната ыргытты, һәм караңгы бүлмәләрдә шартлау тавышлары яңгырады. Тәрәзәләр янына куелган ике пулемет ватылды, ә бинага кереп урнашкан унлап гитлерчының берсе генә исән калды, ул да шундук кулын күтәрде.

Десантчыларның штурм группалары, артиллерия булышлыгы белән, һәр сәгать саен фашистларны кысрыклый бардылар. Матросларның дәһшәтле «полундра!» дигән өндәү тавышлары зур урамнарга һаман якынрак ишетелә башлады. Мурзаханов берүзе яисә бер төркем иптәшләре белән берничә тапкыр дошман тылына үтеп .керде һәм алар сафында паника тудырды.

Шәһәр үзәгенә якынлашканда, гитлерчыларның каршылык күрсәтүләре аеруча көчәйгәч, Мурзаханов командир боерыгы буенча алга үтте һәм күзәтү өчен уңайлы позиция сайлап алды. Байтак сәгатьләр ятты ул шул урында. Зур түземлелек белән немецларның маневрларын күзәтте, билгесез булган ут нокталарын эзләп тапты һәм аларның координатларын хәбәр итте.

«Ип. Мурзаханов башкарган эшләр Пинскидагы плацдармны тотып торуда һәм киңәйтүдә күп яктан булышлык итте», — дип -язды соңыннан флотилия командующие, аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткәндә.

Фашистлар бу батыр сугышчыны юк итәргә төрлечә тырышып карадылар. Алар аның күзәтү пунктына туплардан һәм минометлардан аттылар. Снайперлар, кыю сугышчының һәр саксыз хәрәкәтеннән файдаланып, аны юк итәргә маташтылар. Ләкин пулялар һәм снарядлар Галләмгә тимәде, ул үз бурычын үтәвен дәвам иттерде. Бары тик үзенең ностын тапшыргач һәм отряд урнашкан җиргә кайтканда гына, дошман үзенекен итә алды. Әмма авыр яраланган килеш тә, Мурзаханов шәһәрне тулысынча азат иткәнгә кадәр сугыштан чыкмады.

Озак вакыт дәваланганнан соң, инде герой-матрос үзенең туган җиренә, Татарстанга юл тотты.