Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ХӘЙРУЛЛИН ХӘБИБУЛЛА НӘБИУЛЛА УЛЫ

1938 елны Хәбибулла Хәйруллин Алексеев районының Коры Көрнәле авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлады. Бөек Ватан сугышы башлангач, армиягә чакырылу яшендәге колхозчы ирләр бер-бер артлы фронтка киттеләр. Шуннав соң артель хуҗалыгын алып бару Хәбибулла кебек яшүсмерләр һәм хатын-кызлар җилкәсенә күчте.

Яшьләр, үз җаваплылыкларын аңлап, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә булдылар. Аларга авыл комсомолецлары һәр-кайда үрнәк күрсәттеләр. Хәбибулла Хәйруллин тырышлыгы һәм файдалы эшләрне башлап йөрүче булуы белән башкалардан аерылып тора иде. Күп кыенлыкларны җиңеп, сугышның беренче елында көрнәлеләр мул уңыш үстереп дәүләткә тапшырдылар.

1942 елның апрелендә Хәйруллин Ватанны саклаучылар сафына басты. Берничә ай үткәч, Хәбибулла рядовой артиллерист буларак Сталинград янында немец гаскәрләрен камауда һәм тар-мар итүдә катнашты. Сугыш юлы белән Идел буеннан Одер елгасына кадәр барып җитте.

... Хәйруллин хезмәт иткән артиллерия полкы 1945 елның январенда Одер елгасын беренче булып кичкән частьларның берсе булды. Көнбатыш ярда плацдармны киңәйтү өчен сугышлар берничә көн барды. Артиллеристларга пехота белән бергә немецларның югалткан позицияләрен кире кайтарырга һәм совет гаскәрләрен елгага кысрыклап юк итәргә омтылган өзлексез контратакаларын кире кайтарырга туры килде.

Артиллерия полкы батареялары булышлыгында укчы частьларның елганы кичү урыны янындагы Мальч поселогының завод районында гитлерчыларның басымы аеруча көчле булды. 7 февральдә немецлар, анда байтак кына урыннарда совет гаскәрләренең оборонасына үтеп кереп, безнең сугышчыларны чигенергә мәҗбүр иттеләр.

Бер атака вакытында батарея командиры өлкән сержант Хәйрул-линга орудиесен ачык позициягә чыгарырга һәм фашистларның алга баруын тоткарларга приказ бирде. Хәбибулла, сержант Вдовенко белән бергәләп, берничә минут эчендә орудиесен хәзерләп, дошман пехотасына туры төбәп ут ачты. Фашистлар җиргә яттылар.

Көтелмәгән хәлдән котырынган гитлерчылар бу кыю егетләргә пулеметлардан һәм орудиеләрдән ата башладылар. Озакламый алар Хәйруллиннан бераз гына читтәрәк шулай ук ачык позициягә чыккан орудие расчетын юк иттеләр. Алар шундук тынып калган орудиегә ташландылар һәм шуннан Хәйруллин позициясенә ут ачтылар. Ләкин бу — совет артиллеристларын куркыта алмады. Алар орудиене тиз генә борып, дошман кулына эләккән орудиене сафтан чыгардылар. Әле генә безнең орудиене кулга төшерүдән канатланып киткән немец пехотасы яңадан җиргә сыенырга мәҗбүр булды.

Гитлерчылар Хәйруллин белән Вдовенконы ничек кенә булса да юк итәргә маташтылар. Ләкин бу барып чыкмады; немецларның терәп атарга чыгарылган орудиесе шунда ук челпәрәмә китерелде. Шуннан соң фашистлар батыр сугышчыларны флангтан читләтеп үтеп, анда яңа орудие куйдылар һәм артиллерия дуэле башланып китте. Бу дуэльдә дә совет сугышчылары җиңеп чыктылар.

Тигезсез сугыш дәвам итте. Озакламый дошманга соңгы снаряд җибәрелде. Ләкин ике дус тынып калган орудие яныннан китмәделәр. Алар бер адым да артка чигенмәскә карар бирделәр.

Ниһаять, немецлар, кыю егетләрне җиңәчәкләренә шикләнмичә, аларның орудиесенә ябырылдылар. Ләкин бу юлы да фашистлар теләкләренә ирешә алмадылар. Хәйруллин белән Вдовенко немецларның үз яннарына килеп җитүләрен күреп алгач, кул сугышына ташландылар.

- Теләгегезгә ирешә алмассыз, кабахәтләр, орудиене бирмәбез! -дип кычкырды Хәйруллин, фашистларны пуля һәм автомат түтәсе белән кырып. Шунда ул ундүрт гитлерчыны юк итте. Сержант Вдовенко да аңардан калышмады.

Фашистлар паникага бирелеп чигенделәр. Хәйруллин белән Вдо-венко гитлерчыларны эзәрлекләп киттеләр. Алар хәтта немецларның үз солдатларының чигенүен капларга маташкан пулемет уты алдында да тукталып калмадылар: дуслар ул пулеметны гранаталар белән тынычландырдылар.

Артта атакага ташланган совет подразделениеләренең «ура» тавышы яңгыраганда, геройлар бик йончыганнар иде инде. Дошманны кирегә алып ташлагач, совет частьлары баштагы оборона линиясенә яңадан урнаштылар. Немецларның елганы кичү урынын кире кайтарырга маташулары барып чыкмады. Ике патриот артиллеристның батырлыгы һәм ныклыгы монда хәлиткеч роль уйнады. Хәйруллин белән Вдовенко бу тигезсез көрәштә йөздән артык фашистны һәм аларның өч пушкасын юк итеп, җиңеп чыктылар һәм, иң мөһиме, дошманның елганы кичү урынына ясаган атакаларын өзделәр.

Немецларның каршылык күрсәтүен җимереп, совет гаскәрләре Одерда плацдармны киңәйттеләр һәм Германия территориясенә эчкә керү юлында булган бик мөһим терәк пунктларын штурмладылар. Ул көннәрдә Хәйруллин үзенең орудиесе белән пехотаның сугышчан сафларында барды. Ул 22 февральдә Бреслау янындагы сугышларның берсендә фашист пулясыннан һәлак булды. 1945 елның 10 апрелендә аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде.