Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ХӘЙРУЛЛИН ХӘЛИЛ ЗИННӘТУЛЛА УЛЫ

Мәскәүгә килү юлларындагы каты сугышларның берсеннән соң часть исемлегендә кызылармеец Хәйруллин фамилиясе каршына: «Хәбәрсез югалды», — дип язып куйдылар. 1941 елның ахырында солдатның Норлат районы Күгәй авылындагы семьясына килгән хәбәрдә дә шундый ук кайгылы сүзләр язылган иде. Ләкин солдат югалмаган иде. Яраланган хәлдә ул, дошман кулына пленга төшеп, башта Вязьмада, аннары Витебскида хәрби әсирләр лагеренда булды. Аңа дүрт ай буена тимер чыбык киртә артында фашист палачларының хәрби әсирләргә карата эшләгән барлык явызлыкларын — ачлык һәм салкынны да, кимсетелү һәм кыйналуларны да кичерергә туры килде. 1942 елның мартында ул ике иптәше белән хәрби әсирләр лагереннан качып Витебск урманнарындагы партизаннарга килеп кушылды.

Хәйруллин хезмәт иткән Советлар Союзы Герое Евстигнеев командалыгындагы партизаннар отряды дошманга тынгы бирмәде. Немецлар тылдан ясалган ударлардан котылырга тырышып, үзләренең әһәмиятле объектларын, юлларны бик нык сакладылар. Ләкин халык үч алучылары тимер юлларны һәм күперләрне шартлаттылар, фашист комендантларын, карательләрне юк иттеләр. Хәйруллин отрядның барлык операцияләрендә катнашты, оккупантларның гарнизоннарына һөҗүм итте, разведкага йөрде.

Хәлил бүрегенә елдан артык кызыл тасма тагып йөрде, ә фронт линиясе Белоруссиягә якынлашып, һөҗүм итүче совет гаскәрләре белән очрашу көннәре килеп җиткәч, ул, барлык партизаннар кебек үк, яңадан солдат шинеле киде.

Гвардияче укчы полк сафларында Хәйруллин пулеметчы булып хезмәт итте һәм Белоруссия җирен илбасарлардан азат иткәндә үзен кыю, нык сугышчы итеп күрсәтте.

Кырык дүртенче елның июнендә дошманның көчле ныгытылган оборонасын өзгәндә, гвардиячеләр гитлерчыларны Новое Село авылы янында атакаладылар. Хәйруллин, үз инициативасы белән алга чыгып, уңайлы позициядә яшеренеп урнашты. Атака вакытында гвардиячеләр дошманның куәтле пулемет уты астына эләккәч, Хәлил ул немец пулеметчыларын кырып бетерде һәм иптәшләренә юл ачты. Ротага юл чистарткач, батыр пулеметчы иптәшләре белән бергә немец траншеясына бәреп кереп, анда уннарча фашистны юк итте. Тар траншеяда аның пулеметыннан чыккан һәр пуля дошманга үлем китерде.

Озакламый Хәйруллин хезмәт иткән полк гвардияче армия составында немецлар оборонасының зур узелына — Орша шәһәренә һөҗүм итте. һөҗүм итүче частьлар юлында йөзләрчә табигый һәм фашистлар корган киртәләр очрады. Шәһәргә якынлашып аның ныгытмаларын штурмларга керешкәнче гвардиячеләргә уннарча километрларга сузылган сазлык аша үтәргә туры килде. Сазлыкның бик күп урыннарында тимер чыбык киртәләр, мина кырлары бар иде. Шоссе юлында һәм тирә-юньдәге тар сукмакларда дзотлар, бронеколпаклар урнаштырылган иде. Бу үлем полосасы аша шәһәргә машина да, кеше дә үтә алмаслык иде кебек. Шуңа да карамастан, гвардиячеләр юл буйлап та, сазлык аша да үттеләр. Авиация һәм артиллерия пехотага булышлык күрсәтте.

Фашистларның оборона корылмаларын үтеп, Хәлил сугышчыларның беренче отряды белән бергә шәһәр урамнарына аяк басты. Ахырда подразделение командиры хәрби донесениедә Хәлил турында: «Рядовой Хәйруллин бик нык урнашкан дошманга каршы урам сугышлары алып барганда оста маневрлар ясады, тапкырлык күрсәтте һәм дошманны төз атып юк итте», — дип язды. Пулеметчы үз взводы солдатлары группасы белән немецларны йортлардан бәреп чыгарды һәм кул сугышы вакытында дүрт гитлерчыны бирелергә мәҗбүр итте.

Бер бинадан икенчесенә уңышлы хәрәкәт итеп, гвардиячеләр немец, часте, штабына бәреп керделәр. Штабчылар ыгы-зыгы кубардылар. Кайберләре атышты, кайберләре котылырга теләп мүндиолапын сала» орденнарын өзә, документларын юк итә башладылар. Хәйруллин йортта атышлар барганда ук үзенең дусы казак егете Шахаев белән өй түбәсенә менеп, андагы фашист флагын алып ташладылар һәм аның урынына кызыл байрак кададылар. Немецлар бинага артиллериядән ут ачтылар, нәтиҗәдә, Хәйруллин яраланды һәм контузия алды. Взвод командиры яраланган пулеметчыга:

— Син кулга алган гитлерчыларның күп нәрсәләр турында сөйләгәннәрен һәм алар биргән мәгълүматларның частьларга шәһәрне алуда ярдәм иткәнлеген штабтан хәбәр иттеләр. Молодец, Хәлил!—дип хәбәр иткәндә, шәһәрдә сугыш тынып килә иде инде.

Армия командующие Хәйруллинны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләде, ә бер айдан соң Хәлил Неман елгасында яңа батырлык күрсәткәч, ул аны Советлар Союзы Герое исеме бирергә тәкъдим итте.

Неманны кичкәндә Хәлил кечерәк кенә разведка отряды составында полкта беренче булып елганың көнбатыш ярына чыкты. Гвардиячеләр елганы якындагы авылдан алынган атларга атланып кичтеләр. Дошманның яр буендагы окобын алгач, разведчиклар автомат һәм пулеметлар уты белән елга аша кичү урынын һәм күпер сала башлаган саперларны сакладылар.

Подразделениеләр, елганы кичеп, немецларның үкчәләренә басып куып барганда, Хәйруллин сафтан чыккан рота командирын алмаштырды. Ул, полкның команда пункты белән элемтә урнаштырып, ротаны кыю рәвештә үз артыннан алып барды. Ләкин бу атака аның өчен соңгы атака булды. Бу сугышта ул каты яраланып госпитальгә эләкте.