Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ДЕВЯТАЕВ МИХАИЛ ПЕТРОВИЧ

«Казан. Михаил Девятаенка».

«Казан. Елга порты, герой Девятаевка...» 1957 елда газеталарда, очучы Михаил Петрович Девятаевның батырлыклары турында Казан язучысы Ян Винецкийның очерклары басылып чыккач, Татарстан башкаласына әнә шундый кыска гына адреслы бик күп хатлар килә башлады. Патриот-сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирү турында СССР Верховный Советы Президиумы Указы чыкканнан соң бу хатлар ташкыны тагын да артты. Хатларның авторлары — төрле яшьтәге, төрле профессиядәге йөзләгән кешеләр — чын күңелдән әйтелгән кайнар сүзләр белән геройның фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез кыюлыгына, ныклыгына һәм Ватанга турылыклы булуына соклануларын белдерделәр.

...1934 елда Михаил Девятаев ерак Мордовиянең Торбеево авылыннан Казанга килде һәм елга техникумына укырга керде. Ятимлектә мохтаҗлыкта үскән егетнең тормыш юлы инде билгеләнде кебек иде. Ләкин елга судноларының төзелешен, аларны йөртү техникасын өйнү белән бергә, ул бүтән нәрсә — һава корабле турында уйланлн. Уку белән мавыгып бер ел сизелми дә үтеп китте, һәм Михаил, үзенең хыялын һаман истән чыгармыйча, бер төркем иптәшләре — комсомолецлар белән бергә Казан аэроклубына килде. Бер үк вакытта техникумда да һәм аэроклубта да укуы ансат булмады, ләкин көчле теләк һәм ныклык 'бу кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

Техникумны тәмамлагач, яшь елгачы Иделдә бер җәй генә йөзде. Теплоход рубкасын самолет кабинасына алыштырып, ул 1938 елда инде очучылар училищесы курсанты булды.

Сугыш алдыннан Девятаев очучы-истребитель иде. Сугышның беренче көннәрендә ул Белоруссия күгендә сугышты. Кара болыттай ябырылган гитлерчы козгыннардан Минскины саклады, Могилев өстендә беренче тапкыр дошман бомбардировщигын бәреп төшерде. Ул вакытта һавада өстенлек немецлар ягында иде, безнең очучыларга алны-ялны белми сугышырга, еш кына берничә дошман белән бәрелешкә керергә туры килде... Михаил оста һәм кыю сугышты. Ул Кызыл Байрак ордены алды, тагын берничә фашист самолетын бәреп төшерде, ә сентябрьдә исә үзе дә «мессершмитт»лар утына эләкте. Ул авыр яраланып, ярты ел буе госпитальдә ятты һәм врачларның аңа карата: моннан ары аңа сугышчан машиналарда очарга ярамый... — дигән авыр хөкемен ишетте.

Очучы-истребительгә ПО-2 самолетына күчеп утырырга туры килде. Бу кечкенә машина элемтә өчен, яралыларны ташу өчен файдаланыла. Михаил еш кына фронт линиясе артына, партизаннар янына да очып барды, аларга кораллар, сугыш припаслары, медикаментлар илтте, аннан яралыларны алып кайтты.

1944 елның апрелендә генә, күп тапкырлар нык үтенеп рапорт язганнан соң, Девятаев истребительләр авиациясенә, элек үзе хезмәт иткән полкка кайта алды. Полк ул вакытта дан казанган герой Покрышкин командалыгындагы авиация дивизиясе составына «керә иде. Полк Молдавиядәге, аннары Львов янындагы сугышларда катнашты. Биредә 13 июльдә һава сугышларында Михаилның самолеты янды, ә үзенең кулбашы һәм аягы яраланды. Яна торган машинадан парашютта ташланып, пешкән һәм күп какын койган пилот җиргә һушын югалткан килеш төште, аңына килгәндә инде аның тирә-ягында дошманнар гына иде. Шулай итеп, ул пленга эләккән булып чыкты.

Допрослар вакытында фашистлар частьның хәрәкәтләре турында, аның кораллары, командирлары хакында сораганда, Девятаев бик нык торды. Аягында көчкә басып торган әсирнең ныклыгыннан котырынган немец офицерлары аны каты җәзалаулар белән янадылар, кыйнадылар... Ә Михаил, җәрәхәтләрдән һәм кыйналулардан интексә дә, әле күптән түгел, партия членлыгына кандидатлыкка кергәндә, үтенеченә: «Дошманга каршы көрәштә тормышымны кызганмаска ант итәм», дип язганлыгын исендә тотты.

Төрле лагерьларда интегеп йөрүләр башланды. Тоткында яшәүнең коточкыч явыр көннәре, атналары, айлары бик акрын үттеләр. Ачлык, фашист палачларының җәзалаулары, көч җитмәс авыр хезмәт —барысын да башыннан кичерде Девятаев. Әсирлекнең коточкыч һәм җан әрнеткеч авырлыкларына түзәргә аңа иптәшләренең булышлыгы һәм йөрәгендә үсә барган качу, иреккә чыгып котылу өмете ярдәм итте. Иң кыен шартларда да ул иреккә чыгу фикереннән аерылмады.

Клейнженигсберг шәһәре янындагы лагерьда Девятаев бер төркем кыю әсирләр качуга хәзерлек алып барган баракка эләкте. Яңа иптәшләр аны озак сынап маташмадылар һәм тиздән аңа үзләренең ниятләрен әйтеп бирделәр. Аларның планында төп чара җир астыннан юл казу иде, аны барак астыннан лагерьның тышкы ягына, югары көчәнешле ток җибәрелгән алты рәт тимер чыбык киртә артына кадәр казырга кирәк иде.

Әмма сакчылар моны сизеп алдылар. Группада катнашучылар барысы да карцерга ябылды. Девятаев одиночкага эләкте, икмәктән, кайнар аштан һәм хәтта судан да мәхрүм ителде. Озак та үтмәде, үлем җәзасына хөкем итү карары да чыгарылды.

Үлемгә хөкем ителгән Девятаевны Заксенхаузен лагерена күчерделәр. Бәхетле очраклылык һәм солдатлар дуслыгы гына анда Михаилны үлемнән коткарып калды. Лагерьда булган яшерен оешмадагы иптәшләр аңа үлгән танкисттан алып калынган жетонны бирделәр. Шулай итеп, ул Никитенкога әверелде, ә үлгән һәм очучының шәхси номеры тагылган тоткынның гәүдәсе крематорий миченә җибәрелде.

Заксенхаузен кешеләрне юк итүнең иң коточкыч лагере булып тикмәгә генә саналмады. Анда крематорий тәүлек буе эшләп торды. «Режим чиксез каты иде, — дип исенә төшерә гитлерчыларның бу зинданы турында М. П. Девятаев.— Безне иртән дүртенче яртыда уяталар һәм урамга куалап чыгаралар. Ярым ялангач, аякларына агачтан ясалган тыгыз башмаклар кигән тоткыннарны, терлекләрне куалаган кебек, ишек алды буйлап .куалыйлар, чүгәләп биергә, чабарга, егылырга, сикереп торырга һәм яңадан бөтенләй хәлдән тайганчы йөгерергә мәҗбүр итәләр иде. Эсэсчылар әледән-әле башны һәм арканы таяк белән дөмбәслиләр... Андый хәлләрдә гадәттә берничә кешене аңын җуйган килеш алып китәләр, ә еш кына кешеләр шундук үләләр дә иде».

Барлык тоткыннар ачлык кичерә һәм шулай булса да юкльнбарлы паекларын аеруча хәлсезләнүчеләргә бүлеп бирәләр иде. Сирәк кенә Девятаевка да кабыклы бәрәңге яки бер тәлинкә гәрәнкә «ашы» эләккәләде. Совет тоткыннары бүтән милләт тоткыннарыннан да тегене-моны алгалыйлар, яшерен оешма алар белән дә тыгыз элемтә тота иде.

Бу һәлакәтле лагерьда Михаилга тоткыннардан полковник Бушманов һәм политрук Рыбальченко зур ярдәм күрсәттеләр. Үзләре үлемгә хөкем ителгән бу кешеләр аның рухын күтәрделәр, азатлыкка чыгуга ышанычын югалтмаска киңәш бирделәр, киемнән, ашамлыктан аңа да өлеш чыгардылар. Бервакытны алар лагерьдан качу өчен фашистлар самолетыннан файдаланырга тәкъдим иттеләр.

— Ә аны ничек һәм кайда эләктерәсең? Мөмкин түгел бу, — дип икеләнде Михаил.

— Әгәр теләсәң — булдырырсың. Большевиклар өчен мөмкин бул-, маган нәрсә юк. Иң мөһиме — теләк булу һәм шуңа омтылу,—-диде Рыбальченко, катгый итеп.

Гәрчә уңышлы чыгуына ышануы читен булса да, Девятаев бу сөйләшүләр турында онытмады. Ләкин шул көннәрдә аны яңадан бүтән лагерьга — Балтик диңгезе буендагы Свинемюндега күчерделәр. Лагерь әйләнәсендә диңгез, сазлык җәелеп ята... Моннан бары тик диңгез аша яки самолетта гына качып була иде (чәнечкеле тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган баракларга якын гына җирдә аэродром бар иде.

Михаил аэродромда эшли торган командага эләкте. Бу гаять авыр эш иде. Суыкта һәм ачы җилдә көне буе, ә кайчакта төнлә дә шактый вакыт җәфа чигәләр иде.

Уйланган ниятне үтәү өчен, барыннан да элек, иптәшләр кирәк, чөнки самолетны бер үзең кулга төшерүгә ышану файдасыз иде. Сакчыларның һәм провокаторларның игътибарын җәлеп итмәс өчен, ул үзенең чын профессиясен яшерде: әгәр гитлерчылар аның очучы икәнен белсәләр, ул чагында — хуш, аэродром...

Девятаев тоткыннарны күзәтә торды. Ничектер бервакытны ул Во-лодя Соколов дигән яшь егетнең тимер юл вагоннарының подшипниклар тартмасына ком салуын күреп алды. Икенче юлы аңа Володяның уйга калдырырдай бүтән бер эшенең шаһите булырга туры килде: ул үзенең бер тәлинкә ашын хәлсезләнгән полякка бирде...

Озакламый ачыктан-ачык сөйләшү булды, һәм Соколов качарга дигән тәкъдимгә шатланып риза булды. Беркадәр вакыт үткәч, ул Михаилны офицер-пограничник Кривоногов "'(аны лагерьда Иван Коржа дип йөртәләр иде) җитәкчелегендәге бер төркем тоткын белән очраштырды. Качу планын барысы да яхшы дип таптылар. Самолетны төшке аш вакытында, аэродром күзәтүчесез калган чакта, кулга төшерергә булдылар. Төп читенлек машинаны кулга төшерүдә генә түгел иде. Немец самолетында һавага күтәрелү өчен, аның белән аз гына булса да танышырга кирәк иде. Михаилга командирның үз вакытында немецлар техникасын өйрән дигән киңәшенә игътибар итмәве өчен хәзер үзен-үзе сүгәргә генә калды...

Девятаев самолетларга ягулыкны ничек салуларын, моторны ничек ходка җибәрүләрен күзәтергә тырышты. Январь башында совет бомбардировщиклары аэродромга уңышлы удар ясадылар. Шуннан соң берничә көн буе тоткыннар командасы бомба чокырларын күмүдә эшләде. Бу очрактан файдаланып, Девятаев ватылган немец машиналары кисәкләрендә актарынды, төрле приборларны өйрәнде, приборлар тактасыннан табличкаларны каерып алды һәм, Соколов ярдәмендә, андагы язмаларны терҗемә итте.

Бер көтелмәгән хәл качуга хәзерләнүне чак кына өзми калды. 1 февраль көнне Михаил, эштән соң баракка кайткач, бөтенесенә ишетелерлек итең Ватаныбызны яманлый башлаган бер кабахәткә китереп сукты. Моның өчен Михаилга каты җәза — «ун көн тормыш» экзекуциясе эләкте. Моның нигезендә хөкем ителгән кешене лагерь сакчылары ун көн рәттән рәхимсез каты кыйныйлар иде.

Коточкыч көннәр башланды. Фашистлар Девятаевны иртән дә, кичен дә кыйнадылар. Җәзаның срогы беркайчан да бетмәс төсле иде. һәм менә беркөнне Михаил эшкә чыгар алдыннан Соколовка:

— Я бүген, я беркайчан да! — диде.
— Миша, бераз көтик...
— Булдыра алмыйм, көчем юк, сизәм: үтерәчәкләр!..

Ун кешедән торган команда ул көнне снаряд чокырларын күмүдә эшләде. Ун кешедән бишесе качуга хәзерләнүче группада катнашучылар, ә калганнары берни дә белми иде.

«Хейнкель-111» бомбардировщигы янында эшлиләр иде. Хәлиткеч момент — төш вакыты, немецларның ашау сәгате килеп җитте. Конвойчы солдат тоткыннарның йөзендә дулкынлану барлыгын сизде һәм хәвефкә төшеп, аларны капонирга куалап кертте. Девятаевның ишарәсе буенча солдатны үтерделәр, Кривоногов, немецның винтовкасын алып һәм аның шинелен киеп, «конвойчы» булып, иптәшләрен самолет янына алып китте. Кыюларның бу планы белән таныш булмаган биш кешегә бу эшне барышлый аңлаттылар.

«Хейнкель» кабинасы эченә кереп утыргач та, Девятаев агарып китте: тиешле урынында аккумуляторлар юк иде. Әмма дуслар бүтән самолет торган төштән аккумуляторлар арбасын тартып киләләр иде инде. Алар бик тиз арада моторлардан чехолларны салдырдылар. Кривоногов самолетның койрык тирәсендә маташты, тәгәрмәчләр астыннан агач терәкләрне сөйрәп чыгарды. Эшли башлаган моторлар җылынган арада, Михаил приборлар тактасы белән танышты.

Һәм, ниһаять, күптән көткән минут килеп җитте: самолет һавага күтәрелү полосасына таба юнәлде. Шунысы билгесез: самолет, мотоларын үкертеп, бетон юл буйлап алга ыргылганда, юл бирүче стартер (ул хатын-кыз иде) нәрсә булганын аңлады микән...

Девятаевның куркудан йөрәге кысылды: самолет зур ход белән диңгез буена кадәр диярлек барып җитсә дә, җирдән күтәрелмәде. Тагын бер кат сынап карарга, кирегә борылыргамы? Ә анда инде һәрьяктан фашистлар йөгерешеп килә башлаган иде. Михаил самолетны туп-туры дошманнар өстенә таба юнәлдерде. Аннары яңадан очу юлына борды һәм өскә, һавага күтәрелү рычагларына ябышты. Хәлсезләнгән пилотка иптәшләре идарә рычагына басарга булыштылар, һәм, ниһаять, шатлык: самолет койрыгын җирдән аерды да һавага күтәрелде... Ата башлаган зениткалардан һәм истребительләрдән кача-кача, «Хейнкель» болытлар арасына кереп китте. Фашистлар каторгасыннан качучылар берничә сәгатьтән туган җиребездә иде инде.