Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ДНЕПРОВ ПЕТР АЛЕКСЕЕВИЧ

1941 елның ноябренда лейтенант Днепров танк дивизиясе составында Мәскәү янына фронтка килде. Ватаныбыз башкаласы янына алып килгән эшелоннан төшү белән үк, дивизия сугышка керде.

Дошман белән беренче очрашу Тула тирәсендә булды, анда әле яңа килгән танкистларга, бүтән частьлар белән берлектә, рус коралчыларының борынгы шәһәре тирәли тоташырга то:рган дошманның бронялы келәшчәсен аеру бурычы куелган иде. Сөекле башкалабызга бару юлларын саклап, танкистлар кг. нарча сугыштылар. Карлы юллар аларның ударларыннан сафтан чыккан немец машиналары белән чуп-чуар булды. Дивизия полклары да зур югалтуларга дучар булды, әмма алар үз рубежларында нык тордылар. Шул чакта яраланган Днепров, күпчелек иптәшләре кебек үк, алгы сызыкны ташлап китмәде.

Бервакыт төнлә Петр дүрт сугышчы белән разведкага барды. Безнең гаскәрләр белән дошм.ан позицияләре арасындагы нейтраль зонада алар һич көтмәгәндә бер төркем немецларга юлыктылар. Атышу вакытында гитлерчыларның берничәсе үтерелде, ә берсен разведчиклар тереләй эләктерделәр һәм полк штабына алып кайттылар. Ул артиллерия капитаны булып чыкты. Немец үзен бик эре тоткан булды һәм үзеннән зуррак чиндагы офицер белән генә сөйләшәчәген белдерде. «Тар-мар ителгән рус армиясендә андые табылса әгәр», — дип тә өстәде ул мыскыл иткән тон белән.

— Совет Армиясе тар-мар ителмәгән, — диде Петр бу оятсыз фашистка. — Ул әле көчен туплый гына һәм озакламый сезнең орданың сыртын сындырачак!

Ул фашист сөйләми булдыра алмады, ләкин, безгә кирәкле мәгълүматларны биргәндә дә, ул һаман: озакламый Германия җиңәчәк, дип такылдады...

Совет гаскәрләренең Мәскәү янындагы онытылмас һөҗүме көннәрендә танкистлар, пехота белән (бергә хәрәкәт итеп, дошманның оборонасын җимерделәр, алга үтеп чыктылар һәм явыз илбасарларны тар-мар иттеләр, көнбатышка таба куа киттеләр. һөҗүм сугышлары вакытында командование дивизиягә дошманның тылына чыгарга һәм Калуганы азат итәргә задание бирде. Рейдның шартлары гадәттән тыш авыр — кар тирән, көннәр суык -иде. Юл бул-маганлыктан, безнең частьларның тыл подразделениеләре алга бара алмады, шуңа күрә ягулык, ашамлык запасларын һәм сугыш припас-ларын тагылма чаналарга салып үзләренә тартып «барырга туры килде. Әмма танкистлар заданиене барыбер үтәделәр!

Алар Ока елгасы бозы өстеннән үтеп шәһәргә -бәреп керделәр. Дне-провның авыр «КВ» танкысы артыннан ике җиңел «Т-60» машинасы барды. Алар инде каршы як ярдан ук ут ачып, шәһәр кырыена бару өчен үзләренә юл ачтылар. Алга таба хәрәкәт итеп, Днепров дошманның пушкаларын һәм комачаулаучы башка киртәләрне сытып үтә барды, ә җиңел танклар, «КВ» артына ышыкланып, дошманның җанлы көчен юк иттеләр.

Җадү юлларын Мәскәү янында башлаган танкистлар бөтен 1942 ейны сугышларда һәм походларда үткәрделәр. Яраланулар гына Петрны вакытлыча сафтан чыгарып торды. «Сугыш беткәч кенә ял итәрбез», — дип язды ул госпитальдән әтисенә, фронттан ерак булган Татарстандагы Островка авылына, һәм яңадан үз подразделениесенә кайтырга ашыкты.

1943 елның җәендә Курск дугасындагы каты сугышларда генерал Катуковның беренче танк армиясе (Днепров хезмәт иткән часть та аның составына керә иде) немецларның Обояньга, ә аннан Курскига бәреп керергә омтылган дивизияләренең бронялы ударларына каршы торды. Капитан Днепров ротасы танклары «Михайловский» совхозы янында фашистларның юлын киртәләүче отряд составында иделәр. Биредә немецлар шоссе юлы белән янәшә сузылган тар уйсулык буенча хәрәкәт иттеләр. Алдан, үзләренең озын көпшәле орудиеләрен сузып, гитлерчыларның макталган «тигр»лары, алар артыннан үзйөрешле пушкалар һәм алардан ваграк машиналар килә иде. Әмма шул билгеле булды: башка танклар кебек үк, «тигр»ларны да челпәрәмә китереп була икән. Немецлар совет подразделениеләренең корыч стенасы аша үтеп керә алмадылар. Кичкә таба, дәһшәтле бәрелешләр тынгач, сугыш кырында гитлерчыларның ватылган һәм яндырылган өч дистәләп машинасы, шул исәптән 17 «тигр»ы торьгп калды.

Немец танклары, авиация булышлыгында, атна буена шул юнәлештә аттылар һәм 1бәреп керергә маташтылар, әмма берничә километр тына алга бара алдылар. Хәрәкәтнең һәр метры дошманга кыйммәткә төште — ул зур югалтуларга дучар булды.

Атакаларны бертуктаусыз кире кагып торган Днепров ротасында да корбаннар юк түгел иде. Капитан үзе беренче көнне үк яраланды, ләкин шулай да сугыш кырын ташлап китмәде.

Җиденче тәүлектә генә сугыш тынды, чөнки немецлар, уңышка ирешә алмыйча, хәрәкәтләрен бүтән участокларга күчерделәр. Әмма озак ял итәргә туры килмәде: безнең танклар армиясе частьлары контрһөҗүмгә күчтеләр.

Туган җирләребезне фашист өерләреннән арындыра барып, совет сугышчылары көнбатышка җиңүле юл тоттылар. Генерал Катуков гвардиячеләре Винница, Черновицы, Станислав, Львов шәһәрләрен азат иттеләр.

1945 елның январенда, безнең гаскәрләрнең Польшада яңа һөҗүмнәре вакытында, танкистларга дошман оборонасын өзәргә приказ бирелде. Шушы операция вакытында Днепров бригаданың алдынгы отрядының разведка дозорына җитәкчелек итте.

Алда барган частьлар немецларның беренче ике оборона линиясен алгач, десанты белән өч танктан торган дозор дошман тылына еракка үтеп керде. Алар төнлә, таныш булмаган урман юлларыннан бардылар.

Немец частьлары урнашкан җиргә бик эчкәре кереп, танкистлар дошманның зур автоколоннасы артына барып чыктылар һәм шул колоннага ияреп бара башладылар. Днепров шул рәвешчә Пилица елга сына килеп җитәргә һәм елганы күпер аша чыгарга исәпләде. Ләкин радио белән элемтә урнаштыргач, бригаданың алдында барган отряд командиры аңа елга аша кичү урынын эзләргә приказ бирде. Шулай итеп, автомашиналар артында яшеренеп баруның кирәге калмады, һәм разведчиклар барлык кораллардан колоннага ут ачтылар. Фашистларны тар-мар итеп һәм тирә-якта килеп туган паникадан файдаланып, алар бер кырыйга борылдылар да төнге караңгылыкка кереп югалдылар.

Алар Пшшцага төнге сәгать икедә килеп җиттеләр. Танкларны засадага яшерделәр, ә Днепров, десантчылар белән, боздан шуышып елга аша үттеләр һәм дошман биләгән яр буена килеп чыктылар. Шылт та -итмәгән тынлыкта кыю сугышчылар тимер чыбык киртәләрне үтеп окоплар янына ук килеп җиттеләр. Анда ике часовой гына иде. Немецлар коралларына тотынырга да өлгермәделәр, шундук бәйләп салындылар. Разведчиклар алардэн шуны белделәр: тулы тынычлык булуга ышанып, яр буен саклаучы солдатлар һәм офицерлар якындагы поселокка кунарга киткәннәр икән. Днепров алардан үзе допрос алды һәм суыктан (бөрешкән, хатын-кыз шәленә төренгән, бөтен сорауларга һич каршылыксыз җавап бирүче бу немецларга карап, Мәскәү янында үзе пленга алган беренче фашистны — үз-үзенә нык ышанган мәгърур капитанны исенә төшерде. Явыз гитлерчы ул чагында армиясенең җиңүен бик иртә тантана итеп маташкан иде бит.,. Яулап алынган ныгытмаларда безнең сугышчылар немецларның пулеметларын, пушкаларын икенче якка борып поселокка ут ачтылар. Ату тавышларыннан куркып, яткан урыннарыннан сикереп торган немецлар, каршылык күрсәтү турында уйлап та карамыйча, качу ягын карадылар.

Районны тикшереп йөргәндә, разведчиклар елга аша уңайлы чыгу урыны таптылар. Пилицада боз шартлатылган иде, һәм башта Дне-провның өч танкысы, аннары 'бригаданың елга янына килеп җиткән барлык машиналары елга аша чыкты. Безнең һөҗүмне ашык-пошык туктатырга тырышкан немецлар елганы кичү урынына берничә «тигр»ларын җибәрделәр, ләкин соң иде инде: совет танклары, яулап алынган плацдармда тукталып тормыйча, җитезлек белән алга киттеләр.

Днепров дозорда элеккечә үк юлларга разведка ясап барды. Аның машиналары алдагы отрядтан еракка аерылдылар һәм Лович- шәһәре янына килеп җиттеләр. Днепров барган ход белән үк шәһәргә бәреп керергә кыймады, чөнки алда күпер бар иде һәм аңа, мөгаен; миналар куелган булырга тиеш иде. Ләкин шәһәр гарнизоны совет танкларының үтеп керүе турында уйламаган да, чөнки күпер бик гамьсез саклана иде. Шуннан файдаланып, безнең десантчылар күз ачып йомганчы каршы як ярга йөгереп чыктылар, андагы сакчыларны юк иттеләр һәм оборона биләделәр. Шул ук вакытта саперлар елгага гитлерчылар куйган «күчтәнәчләрне» эзләргә төштеләр.

Күпер астында эш кызган чагында гына, көтмәгәндә яр буена бер немец офицеры килеп чыкты. Яшеренгән разведчикларны күрмичә, ул күпергә үк килеп керде һәм алар боҗрасында калды. Шул рәвешчә пленга эләккән бу офицер күперне шартлатырга әзерләнүче саперлар взводы командиры булып чыкты. Коты алынып, ул барлык кирәкле мәгълүматларны сөйләп бирде, һәм елга аша юл ачылды.

Шәһәрдә кыска гына ял иткән вакытта бригада командиры, кыю хәрәкәтләре өчен, разведчикларга рәхмәт белдерде. Дошман тылында биш көн рейдта йөргәндә, алар ике йөзләп немец солдатын һәм офицерын, 28 пушка, 4 танк, 180 автомашинаны юк иттеләр һәм кулга төшерделәр. Ләкин алар башкарган эшләр дошман техникасына һәм солдатларына ясалган югалтулар белән генә чикләнми иде. Кыю рәвештә кинәт ясаган ударлары белән, алар безнең һөҗүм итүче төп көчләргә юл салдылар, дошман сафларында паника һәм таркаулык тудырдылар.

...Танк полкларының җинүле маршы дәвам итте. Алар Одерга юл алдылар. Элеккечә үк, курку белмәс Днепров разведчиклары алда барды. Алар арасыннан иң батырлары, шул исәптән командирлары Петр Днепров та, Германия чиген Советлар Союзы Герое булып үтте.