Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

РЫЖОВ МИХАИЛ ГЕОРГИЕВИЧ

Михаил Георгиевич Рыжов армиягә кадәр колхозда хисапчы булып эшләде. Ватан чакыруы буенча, ул солдат булды һәм туган авылы Мак-симовкадан фронтка китте. Башта ул 1939 елны фин кампаниясендә катнашты, аннары, немец-фашист -илбасарлары илебезгә һөҗүм иткәч, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк яңадан армия сафларына басты.

Отделение командиры старшина Рыжов Воронеж янындагы сугышларда катнашты, 1943 елның февралендә Харьковка һөҗүм итеште. Ләкин бу сугышлар ул чакта уңыш китермәделәр, ләкин ярты елдан соң, Курск янында җиңгәч, совет гаскәрләре яңадан Украинага керделәр, һәм Рыжов отделениесе гитлерчыларны Харьков урамнарыннан кургашын белән себереп чыгарышты.

Азат ителгән шәһәр һәм авылларда солдатлар бөтен җирдә хәрабәләр, янгын калдыклары күреп, кайчандыр якты, чәчәкләргә, яшеллеккә төренгән Украина шәһәрләрен һәм авылларын таный алмадылар. Алар, боларның бөтенесе өчен илбасарлардан үч алу теләге белән, ярсып сугыштылар.

Бер авыл өчен барган сугышта Рыжов авыр хәлдә калган ротага булышлык күрсәтте. Подразделениенең юлын киртәләгән станоклы немец пулеметы янына ул өч автоматчы белән шуышып флангтан үтеп керде. Рыжов ыргыткан ике граната фашист пулеметчыларын дөмектерде һәм пулеметны тынарга мәҗбүр итте. Командование моның өчен старшина Рыжовны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләде.

Икенче бер авылга якынлашып килгәндә, Рыжов отделениесе разведкада иде. Коеп яуган яңгыр астында сугышчылар хуторга якынлаштылар. Җиргә сыенып, тирә-якны яктырткан ракеталардан кача-кача килеп, алар поселокка керү юлында торган часовойны бернинди тавыш-тынсыз юк иттеләр һәм поселок эченә үттеләр. Тәрәзәләргә һәм ишек алларында торган машиналарга гранаталар очты. Куркуларыннан кая керер тишек тапмаган фашистларга автоматлардан ут яуды. Исән калган немецлар, паникага бирелеп, авылдан чыгып качтылар.

Иртәгесен полк килеп җиткәнгә кадәр, шул бер төркем автоматчылар хуторны үз кулларында тоттылар. Немецлар, аңнарына килеп, югалткан позицияләрен кире кайтарырга маташып карасалар да, батыр разведчиклар алариы якын җибәрмәделәр.

Полк сугыша-сугыша Днепрга якынлашты. Безнең гаскәрләр юлдагы авылларны азат итә барып, һаман алга омтылдылар. Днепрга чыккач, взвод командиры Рыжовка:

— Елганы иртәгә иртән кичәбез. Сезнең отделение беренче булып барыр. Кичү средстволарын, озакка сузмый, үзегез хәзерләгез, — диде.

Рыжов сугышчыларына көймә эзләргә задание бирде, үзе дә яр буендагы куаклыкны айкарга кереп китте. Таллык эчендәге кечкенә генә култыкта ул бер иске балыкчы көймәсен тапты. Аңа су тулган иде.

— Бәлки, ул тишектер, зарар юк, берникадәр хезмәт куйсаң, аңарда хәтта диңгезгә кадәр дә йөзеп булыр... — дип шаярттылар солдатлар.

Кичке караңгы төшкәч, солдатлар ял итәргә яттылар. Ләкин берәүнең дә күзенә йокы кермәде. Сугышчылар, үзара шыпырт кына сөйләшеп, дулкыннар шаулавын тыңладылар, караңгылык эченнән каршы яктагы текә ярны күрергә тырыштылар. Михаил көндез үк аръяктагы биек ярга игътибар итте. «Нәкъ безнең Тәтеш янындагы кебек», — дип уйлап алды ул һәм, иртәгә аңа менүе ничек кыен булачагын, аннан немецларның десантчыларга ничек ут чәчәчәкләрен күз алдына китерде. Таң вакытында Рыжов:

— Барыгыз да көймәгә утырыгыз! Икегез ишкәккә! — дип команда бирде.

Ишкәкләр суга тигез төшеп, көймә җай гына уң як ярга юнәлде. Аңа шунда ук башка көймәләр, саллар, баркаслар иярде. Отделение елга уртасына җиткәндә, күктә мотор тавышлары ишетелде. Дошман самолетлары күренде. Елга өстендә зур-зур су баганалары күтәрелде: бомбалар көймәдән якында гына ярылгаладылар. Старшина урыныннан торып:

- Каушамаска! Берегез дә урыныгыздан кузгалмагыз. Елгада яшеренерлек урын юк, суда окоп казып булмый... Безнең юл—тик алга, уң як ярга гына! — диде солдатларына.

Дошман самолетлары яңадан пикировать иттеләр. Ләкин шул вакытта көймә комга терәлде: елганың сай урыны башланды. Ярга унбиш-егерме метр ара бар иде әле. Рыжов, беренче булып суга сикереп, көймәне ярга таба сөйри башлады.

Сугышчылар, ташларга һәм куакларга яшеренеп, биек ярга менделәр һәм андагы немец пулеметларын юк иттеләр. Уннарча самолетлар, ажгырып, елга һәм плацдарм өстендә очып йөрергә керештеләр. Бөтен әйләнә-тирәгә бомбалар яуды, яр башы дер селкенде. Якындагы куаклыктан дошман минометлары да ут ачты. Ләкин җирне казып урнашкан сугышчылар, урыннарыннан кузгалмыйча, контратакага килгән гитлерчыларны үзләре дә ут белән сыйладылар.

Отделение биеклекне тәүлек буе саклады. Ул аны, полкның төп көчләре елганы кичкәч кенә, үз роталарындагы автоматчыларга тапшырды. Күп сугышчылар бу минутларны күрә алмадылар. Алар, геройларча һәлак булып, Днепр яры өстендә мәңгегә ятып калдылар.

Икенче көнне сугыш яңадан кызып китте. Пехотачылар, елганы кичкән артиллерия булышлыгында дошманның контратакаларын кире кайтарып, елгадан ары илтүче юл өчен сугыша башладылар. Старшина Рыжов исән калган солдатлары белән һөҗүм итүчеләрнең алгы сафында барды.

Бер айдан соң Михаил, Советлар Союзы Геройлары исемлегендә үз фамилиясен күргәч, Днепрны штурмлау сәгатьләрен яңадан күз алдыннан кичерде. Туганнарына язган бер хатында ул: «Днепрны беренчеләрдән булып кичүем белән үземне бәхетле саныйм. Йөрәгемнең соңгы тибешенә кадәр дошманнан үч алачакмын», — дип язды, һәм аның бу сүзләре ант булып яңгырадылар.

Днепрдан Германиягә кадәр һөҗүм итеп, Михаил Рыжов күп батырлыклар күрсәтте. Немец җиренә ул офицер һәм подразделение командиры булып аяк басты. Җиңү килгәннән соң, ул зур түземсезлек белән өенә кайту көнен көтте. Ләкин геройга колхозына кире кайтырга туры килмәде: ул, Ватаныбызга кайтканда, подпольеда яшеренеп калган фашистлар пулясыннан һәлак булды.