Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

РӘХМӘТУЛЛИН ШАМИЛ СӘЕТ УЛЫ

Шамил Рәхмәтуллинның тормыш юлы сугышка кадәрге елларда үскән, комсомол һәм партия тарафыннан тәрбияләнгән миллионнарча совет яшьләре тормышыннан бер ягы белән дә әллә ни аерылмый иде. Казанда гади эшче семьясында туып үскән Шамил урта мәктәптә бик яхшы укыды, актив комсомолец иде. Бала чактан ук аның яраткан геройлары Спартак, Кигәвен, Павка Корчагин булды, үз тормышында әнә шуларга һәм революция, гражданнар сугышы геройларына охшарга хыялланды ул. Үзенең барлык яшьтәшләре кебек үк, ул да яңа заводлар һәм шәһәрләр төзүчеләрнең данлы эшләренә, совет очучыларының һәм полярникларның батырлыгына сокланды, карта буенча Испаниядәге сугышларны күзәтте һәм интернациональ бригадалар сугышчылары белән бергә Мадридта яисә Гвадалахара тирәләрендә булырга бик теләде...

Яшь патриот Кызыл Армия командиры булырга карар бирде һәм 1939 елда, унъеллыкны тәмамлагач, артиллерия училищесына кабул итү турында үтенеч җибәрде. Ә ике ел үткәннән соң, лейтенант Рәхмәтуллин СССР чикләренә бәреп кергән фашист танклары колонналарын үз орудиеләре уты белән каршы алды. Беренче сугышларда дошман атакаларын кире кайтарганда күрсәткән батырлыгы һәм ныклыгы өчен яшь командир Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнде. Сугыштагы уңышсызлыклар, көч ягыннан күп өстен булган дошманның басымы астында атна һәм айлар буе чигенүләр аның көрәшкә ихтыярын һәм җиңүгә ышанычын сүрелдерә алмадылар. Иң авыр вакытта, илбасарлар Мәскәүгә якынлашканда, ул әти-әниләренә: «Мин исән һәм сәламәт, ә үләргә туры килә икән — герой булып кына үләрмен... Сезнең һәм миллионнарча кешеләрнең тыныч тормышы хакына үземне кызганмаячакмын. Минем бурычым шундый инде — Советлар Союзы сугышчысы бурычы», — дип язды.

«Сугыша-сугыша, дошманны җиңәргә өйрәнергә!»— авыр сугышларда Шамил әнә шул кагыйдәне кулланды. Үзенең сугышчан осталыгын даими камилләштерә барып, дошман алымнарын һәм техникасын өйрәнеп, ул үз кул астындагы сугышчылардан да шуны ук таләп итте. Тапкырлык, чиксез батырлык Рәхмәтуллин артиллеристларына 1942 ел җәендә Касторная янында һәм Дон буйларында немецларның атакаларын кире кайтарырга ярдәм итте. Бу вакытта ул күпчелеге башкорт һәм татарлардан оештырылган Башкорт кавалерия дивизиясе полкларының берсендә батарея командиры иде.

Волга буйларындагы бөек сугышларның нәтиҗәсен бөтен дөнья гаять зур киеренкелек белән күзәтә иде. Бу бәрелешләр тагы да көчәйгәндә, кавалерия корпусы частьлары сугыштан чыгарылды һәм Донда тупланды. Командование тарафыннан оештырылган гаскәрләрнең куәтле группасы составында атлылар Волга янына җиткән немец армиясенә удар ясарга, аның чигенү юлын кисәргә әзерләнәләр иде.

Үзенең иптәшләре белән бергә Рәхмәтуллин да һөҗүм башлануын түземсезлек белән көтте һәм Октябрь бәйрәме алдыннан чыккан приказның: «Кызыл Армиянең яңа ударлары көчен дошманның татыр көне ерак түгел. Безнең урамда да бәйрәм булыр!» — дигән сүзләрен шатланып каршылады. Бу бәйрәм көне 19 ноябрь булды. Фронтның йөзләрчә километрында яңгыраган җимергеч канонададан соң, кавалерия частьлары дошман оборонасын штурмлауга ыргылдылар. Җәяүле сафларда атакалап, алар немец ныгытмаларының артиллерия ваттырган беренче линиясен алдылар, ләкин шундук дошман контратака башлады.

- Уң як флангта танкларның бәреп керү куркынычы туды. Кичекмәстән аларны туктатырга һәм юк итәргә! — дип боерды Рәхмәтуллинга полк командиры. Батарея куркынычлы участокта ут позициясенә урнашты. Шундук батарея үзе дә югалтуга дучар булды: ерак дистанциядән атып, танклар бер орудиене ваттылар. Ләкин артиллеристлар ут ачмадылар. Аның каравы соңыннанрак, танклар турыдан-туры төзәп атарга мөмкин булырлык якынайгач, алар беренче биш снаряд белән ике танкны яндырдылар, аннары шрапнель белән пехотаны капладылар. Төз атылган залпларга түзә алмыйча, гитлерчылар кире борылдылар. Инде атларына атланган кавполк немецларны эзәрлекләп барды һәм дала совхозы поселогы янында куып җитеп, йөздән артык фашистны кылыч белән турады. Оккупантларга сулу алырга да ирек бирмичә, кавкорпус аларны берничә көн өзлексез куалап барды. Полклар баш очында немец самолетлары туктаусыз очкан аяз көннәрдә дә, шулай ук тәүлекләр буе туктамаган бураннарда да һаман алга бардылар.

— Зарар юк. Безгә дә җиңел түгел-түгелен, ә аларның эше бөтенләй мөшкел,— диделәр сугышчылар, дошманның тирән карда калдырылган машиналарын һәм орудиеләрен күреп...

Буранда, төнлә белан полк дошман кулындагы Обливская тимер юл станциясенә килеп җитте. Карлы дала буйлап, буран караңгылыгында һәм җил сызгыруы астында алга барып, подразделениелар немец окопларына 300—400 метрга ук якынлаштылар. Удар көтелмәгәндә һәм көчле булды, ләкин немецлар, сугышка танклар һәм бронепоезд кертеп, ә көн ачылгач — авиацияне дә файдаланып, позицияләрен бирмәскә тырыштылар.

Станция өчен көрәш ике тәүлек дәвам итте. Дошман контратакаларын кире кайтарып, артиллеристлар ике танкны яндырдылар, берничә пулемет һәм орудиеләрне стройдан чыгардылар. Аяусыз сугыш барышында полк командиры һәм аның урынбасары яраланды. Шул моментта Рәхмәтуллин командирлыкны үз өстенә алды һәм подразделениеләрне яңа атакага күтәрде. Нәтиҗәдә фашистлар станциядән бәреп чыгарылды.

Бөтен декабрь аенда атлы гаскәрләр Дон елгасының уң ягында сугыштылар. Биредә Рәхмәтуллин батареясы ваткан һәм яндырган танклар, автомашиналар һәм орудиеләр саны бик күпкә артты. Дивизия командиры генерал-майор Шәйморатов, бу сугышларда офицер Рәхмәтуллинның казанышларына бәя биреп, «Ул үзен Ватаныбызның турылыклы улы итеп һәм совет җирен немец илбасарларыннан азат итү өчен куркусыз көрәшче итеп күрсәтте», — дип билгеләп үтте. Яңа, 1943 ел алдыннан гына яраланган Рәхмәтуллин февральдә үк яңадан дуслары белән бергә фронт сызыгы артында кыю рейдта иде инде. Немец гарнизоннарын һәм штабларын тар-мар итә барып, кавалеристлар йөз километрдан артык юл үттеләр һәм дошманның тирән тылында чакта, аның һөҗүм итә торучы танклары атакаларын кире кайтарганда, кавкорпуска гвардияче корпус дигән исем бирелү,турындагы шатлыклы хәбәрне ишaеттеләр.

Рейдтан кайту белән, ул вакытта инде капитан булган һәм дүрт орден белән бүләкләнгән Рәхмәтуллин башта артиллерия полкының командир урынбасары итеп, аннары командиры итеп билгеләнде. Бу вакытта аңа егерме өч яшь кенә иде әле, шулай да кыю һәм тәҗрибәле офицер дигән даны Шамилгә яңа частьта бик тиз авторитет һәм хөрмәт казанырга ярдәм итте. «Хәзер бүтән урында эшлим, — дип язды ул өенә, Казанга. — Командирлар һәм сугышчылар менә дигәннәр, техника өр-яңа, кыскасы, сугышырга була! Хәзер бик күп күнегүләр ала барабыз». Ата-аналарына Шамил үзенең партия членлыгына кандидат итеп ллынуы турында горурланып язды.

1943 елның сентябрендә Чернигов шәһәре тирәсендәге җирләр меңнәрчә ат тояклары тавышыннан дерелдәде. Җитез сикереш ясап, гвардиячеләр Десна елгасы аша чыктылар һәм, һөҗүм итүче пехотаны узып китеп, шәһәргә бәреп керделәр. Оккупантларга көтмәгән яктан удар ясап, кавалерия корпусы частьлары дошманны шәһәрдә тар-мар итүне тизләттеләр һәм бик хаклы рәвештә черниговлылар дигән исемне алдылар.

Черниговтан атлы гаскәр колонналары бер төн эчендә Днепрга килеп җиттеләр. Үзенең миномет һәм пушка батареялары позицияләрен елга янына якын ук урнаштырып, капитан Рәхмәтуллин дошман өстенә өзлексез ут яудырып, эскадроннарның елганы кичүен каплап торды. Артиллеристлар көндез дә, төнлә дә елга аша дошман белән атышуны дәвам иттерделәр, ә 30 сентябрьдә, снаряд һәм миналар явып торган шартларда, үзләре дә көнбатыш ярга чыктылар. Теге якка чыгып өлгерү белән үк, подразделениелар чиктән тыш авыр хәлгә эләктеләр. Пехота һәм танкларның яңа көчләре белән немецлар контратака башладылар һәм байтак урында яр буена якынлаштылар. Бер үк вакытта дошман самолетлары елганы кичү средстволарын ваттырдылар һәм елга аша чыгарга кыюлык иткән һәр көймәне эзәрлекләделәр.

Рәхмәтуллин полкы үз дивизиясеннән һәм пехотадан аерылган булып чыкты һәм елга полосасының тар участогында ялгыз калды. Хәзер инде көнбатыш ярда плацдармның сакланып калу-калмавы артиллеристларга гына бәйле иде. Команда пунктында иң якын ярдәмчеләре һәм элемтәчеләре белән генә калып, капитан барлык штаб офицерларын һәм политработник-ларны батареяларга җибәрде, ахыргача торырга, позицияне бирмәскә наказ бирде. Ул радио аша көнчыгыш ярга, дивизия штабына:

- һавадан булышлык итүегезне үтенәм,—дип хәбәр итте.

Давыллы диңгез дулкыннарыдай, полк өстенә, танклар һәм үзйөрешле орудиеләр ярдәмендә, немецлар пехотасы ябырылды. Өстән самолетлар һөҗүм итте, бомбалар яуды. Гитлерчылар берничә тапкыр батареялар позицияләренә якын ук килделәр. Ул минутларда барлык гвардиячеләр гранаталарга, винтовкаларга тотындылар һәм дошманны соңгы сызыкларда туктаттылар. Фашистлар кире борылдылар, ләкин озакка булмады. Төтен һәм тузан болытлары таралырга да өлгермәде, алар эченнән яңадан «тигр»лар, «фердинанд»лар килеп чыкты...

Артиллеристлар 36 сәгать — тоташтан тәүлек ярым сугыштылар, дошманның кире кайтарылган атакаларының санын да югалттылар. Атлы гаскәрләрнең һәм пехотаның яңа отрядлары Днепр аша чыкканда, төзек килеш калган соңгы орудиеләр әле дошманга аталар иде, әмма полк командиры инде аларны идарә итә алмады: команда пунктына үтеп кергән «фердинанд»ның туп-туры эләккән снаряды үтергән иде аны...

Патриот-офицерны үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә билгеләп, артиллерия командующие болай дип язды: «Днепрның көнбатыш яр буендагы плацдарм артиллеристларның батырлыгы, каһарманлыгы һәм капитан Рәхмәтуллинның шәхси геройлыгы аркасында саклап калынды».