Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

РОДИОНОВ ПЕТР ЗИНОВЬЕВИЧ

1942 елда армиягә алынгач, Петр Родионовка пулеметчы да, укчылар отделениесе командиры да һәм артиллерия разведчигы да булырга туры килде. Ул бер хәрби белгечлекне икенчесенә үз теләге белән алмаштырмады, ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыга торды: ул һәр яралануыннан соң сәламәтләнгәч, яңа частька эләгеп, яңа хезмәткә тотынды.

РОДИОНОВ теләсә нинди корал белән дә кыю сугышты, әмма 1944 елда миномет полкы батареясы разведчигы итеп билгеләнгәч, үзен аеруча күрсәтте. Петр хезмәт иткән миномет полкы Башкомандование резервындагы артиллерия дивизиясе составына керә, һәм ул һәрвакыт совет гаскәрләре һөҗүмне җәелдереп, дошманга хәлиткеч удар ясаган урыннарда була иде.

Артиллеристлар разведчикларны «батареяның күзе һәм колагы» дип юкка гына атамыйлар иде. Сержант РОДИОНОВ һәм аның иптәшләре һәрвакыт үз позицияләреннән еракта торып күзәтү алып баралар һәм дошман турында кирәкле мәгълүматлар җыялар иде. Фронт участогында тыныч чакларда да разведчикларның яңа һөҗүмгә хәзерлек буенча эшләре күп була һәм аларның эзләнүеннән соң батарея командиры картасында немецларның ныгытмалары, пулеметлары һәм орудиеләре турында яңа билгеләр ясала иде.

Петр еш кына тәүлекләр буена дошманның ут нокталарын сагалап засадада утыра һәм батарея командиры разведкада Родионов булса, дошман цельләрне ничек кенә яшерсә дә, аларның табылачагына ышана иде. һәм чыннан да, һәр эзләнүдән кайтканнан соң, разведчик командирга:

- Задание үтәлде! — дия иде.

1944 елның августында Молдавиядә һәм Румыниядә каты сугышлар башланып китте. Бу сугышларда дошман оборонасы өзелүнең беренче көненнән башлап сержант Родионов һөҗүм итүче пехота частьлары белән бергә булды.

Разведчикның күзләреннән берни дә: дошман частьларының бер урыннан икенче урынга күчүләре дә, пулемет оялары да, минометларның ут позицияләре дә читтә калмый иде. Ул цельләрне бик тиз табып, алар турында төгәл мәгълүматларны шунда ук батареяга тапшыра иде.

Омтылышлы һөҗүм барышында миномет полкы Венгрия территориясенә керде. Анда, 8 Октябрьда гаскәрләр Тисса аша кичәргә хәзерләнгәндә, батарея командиры Родионовка каршы як ярга пехота белән бергә чыгарга приказ бирде. Бөтен яр буенда елга аша кичүгә зур хәзерлек барды. Анда Родионов озак вакытлар нинди дә булса көймә эзләсә дә таба алмады. Шуннан соң ул бүрәнәгә тотынып йөзәргә карар бирде һәм иптәшләренә:

- Тисса Идел түгел, ничек тә йөзеп чыгармын, — диде.

Караңгы төшкәч, сержант үзе белән радиостанция алып бүрәнәгә ябышып елганың уң як ярына йөзеп китте һәм елга аркылы хәвеф-хәтәрсез чыкты, әмма яр буена чыккач, дошман белән йөзгә йөз очрашты. Аңа немец солдатларының зур гына группасы ташланды. Петр, куркусыз сугышып, фрицларның бер өлешен автоматы белән дөмектерде, калганнары качып киттеләр. Алгарак баргач, Петр елганы утка тотучы пулемет позициясенә юлыкты. Гранаталар ыргытып, ул аны да тынарга мәҗбүр итте.

Шуннан соң Родионов, уң як ярга чыккан беренче отрядлар алган траншеядан радио аша батарея белән элемтә урнаштырып, дошманның ут нокталары турында мәгълүматлар тапшырды, һәм минометчылар, елганы кичүче укчы частьларның хәлен байтак җиңеләйтеп, Родионов күрсәткән цельләргә төгәл ут ачтылар. Дошман, үзенең югалткан позицияләрен кире кайтарырга теләп, берничә тапкыр контратакага ташланып карады. Мондый моментларда разведчик Родионов, радиостанциясеннән аерылып, кулына автомат алды һәм траншеядагы күршеләре — укчылар һәм пулеметчылар белән бергә хәрәкәт итте. Бер төн эчендә ул автоматы белән егерме бишкә якын дошман солдатын дөмектерде.

Иртә беләнгә пехота плацдармны киңәйтте. Радионов булган участокта безнең укчы подразделениелар, атакага күтәрелгәч, көчле миномет утына эләктеләр. Атаканың уңышсыз чыгуы мөмкин иде. Дошман минометлары урнашкан җирне бик тиз аныклап, Петр үз батареясына хәбәр итте. Аннан шундук җавап уты ачылды һәм беренче залплардан соң ук немецларның минометлары тынып калды; роталарга юл яңадан ачылды.

Уң як ярда һөҗүм башлангач, миномет полкы да елганы кичте һәм пехотага булышлык күрсәтүне дәвам иттерде. Дошман чигенә барды, ләкин вакыт-вакыт, совет гаскәрләрен тоткарларга маташып, контратакага күчкәләде. 13 Октябрьда, шундый контратака вакытында, венгрлар батарея позицияләренә якын ук килеп җиттеләр.

Минометчылар, түгәрәк оборонага урнашып, автоматлардан атып һәм гранаталар ыргытып, дошманга каршы тордылар. Сугыш озакка сузылды, патроннар запасы саекты. Сугышчылар, үлгән иптәшләренең патроннарын җыйнап, сирәгрәк һәм төзрәк атарга тырыштылар. Шунда Родионов үзебезгә атакаларга кирәк дигән карарга килде һәм, окоптан сикереп чыгып, дошманга ташланды. Башка минометчылар да аңа иярделәр, һәм кул сугышында алар җиңеп чыктылар. Яңа һөжүм вакытында Родионов тагын бер тапкыр яраланды, сәламәтләнеп яңадан частька кайткач, генерал аңа Советлар Союзы Героеның Алтын йолдызын тапшырды.