Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

БУРМИСТРОВ ВИЛЕН ИВАНОВИЧ

«Сез безнең өчен яулап алган изге җирне намус белән сакларга сиңа ;ант итәм, әтием. Каныбыз белән юл сабарбыз, ләкин үзебезнекен итәрбез!» — дип язды Вилен Бурмистров Бондюгта яшәүче әтисенә, хәлиткеч сугышлар алдыннан.

Вилен балачагында ук әтисенең гражданнар сугышы еллары турындагы истәлекләрен зур дулкынлану белән тыңлый иде. Иван Петрович улына Кама буйларында Совет властен урнаштыру өчен көрәш, кол-чакчыларга каршы сугышлар һәм сугышчан дуслары — партизаннар турында бик еш сөйли иде. Шуларны тыңлап үскән Вилен малай чагыннан ук революция геройлары кебек батыр булу турында хыялланды... Немец-фашпст илбасарлары белән сугыш башланганда, Вилега уналты яшь иде. Җиденче классны бетергәч, ул заводка эшкә керде һәм үзенең хәзер ух фронтка китә алмавына бик нык борчыла иде. Аның үтенечләренә һәм гаризаларына военкоматта һәм район комсомол комитетында: «Син яшь әле, көт», — дип җавап бирә килделәр. Өстенә солдат шинеле кию бәхетенә Вилен 1943 елның январь аенда гына иреште.

Хәрби өйрәнү айлары Сарапулда үтте. Дошманга каршы көрәшергә әзерләнеп, Вилен тырышып укыды.

Сентябрьдә старшина Бурмистров отделениесе хезмәт иткән мото-укчылар бригадасы сугыша-сугыша Днепрга килеп җитте. Дошман, ашыгыч рәвештә елга аръягына чигенеп, ныклы оборонага хәзерләнде. Бетон белән капланган ныгытмалар, тирән траншеялар, уңай позицияләргә урнаштырылган батареялар гитлерчыларда көнбатыш ярга совет гаскәрләренең яңадан аяк басмаслык булуына ышаныч тудырдылар. «Днепр валы» артында дошман яхШы вакытлар җиткәнче утырырга уйлады.

Бригада подразделениеләренә Днепрны беренче булып кичү, уң як ярда ныгып урнашу һәм анда немец оборонасының терәк пункты — Гр.игрровка авылын алу бурычы куелды.

— Иртәгә без теге як ярда булырга тиешбез! Елганы кичәргә хәзерләнегез. Җирле халыктан көймәләр алыгыз. Күбрәк агач табыгыз, саллар ясарга кирәк, — диде батальон командиры офицерларга.

һәркем елганы кичәргә хәзерлек эшләре белән мәшгуль булды. Табылган көймәләр яхшылап төзәтелде, солдатлар төрле җирдән такталар, колгалар, бүрәнәләр ташыдылар. Бурмистров отделениесе бәхеткә юлыкты, ул елга буенда балыкчыларның иске сарайларын табып, шуларны сүтте.

Елганы кичү төн урталарында башланды. Кешеләр белән шыгрым тулы берничә көймә дошман кулындагы ярга беренче булып чыгарга тиешле отрядны утыртып юлга кузгалды. Бурмистров отделениесе дә шушы отряд составында иде. Көймәләр артыннан пулемет расчетлары һәм минометлар төялгән саллар кузгалды. Ә бер читтә кайсы бүрәнәгә, кайсы тактага ябышып солдатлар йөзделәр...

Гитлерчылар десантны искәреп көчле ут ачсалар да, авангард яр буена югалтуларсыз диярлек барып җитте. Гвардиячеләр, ярга төшү белән үк, дошман ныгытмаларына ташландылар. Аларның ярсу ударлары немецларның котын алды, һәм алар траншеяларын калдырып качтылар. Дошманга туктарга һәм аңына килергә ирек бирмичә, Вилен үзенең сугышчыларын яр буеннан эчкәрәк алып китте. Алар белән бергә башка штурм группалары да плацдармны киңәйтештеләр.

Бурмистров отделениесе Григоровкага килеп җиткәндә, 24 сентябрь иртәсе иде инде. Авыл кырыендагы өйләргә җитәргә ике-өч йөз метр гына калды. Немецлар шул өйләр артына яшеренделәр. Вилен, тылдан ярдәм килеп җиткәнне көтмичә, кичекмәстән удар ясап, авылга бәреп керүнең әһәмиятен бик яхшы аңлады.

— Тизрәк авылга! — дип приказ бирде ул һәм, иелә төшеп, алга йөгерде. Аның артыннан башкалар да иярде. Бер тын алганчы ярты ара үтелде, һәм шунда дошман пулеметлары телгә килде, миналар шартлый башлады... Сугышчылар бер минутка җиргә сырыштылар. Тагын бер-ике сикерештән соң отделение авыл читендә иде инде. Авыл кырыендагы бер өй почмагыннан борылгач, старшина бер гитлерчы белән йөзгә йөз очрашты һәм аны автомат түтәсе белән сугып екты... Шул мәлдә үк күршедәге ишек алдыннан бер төркем фашистлар килеп чыкты. Вилен аларга автоматыннан кыска очередьлар белән ата башлады, аның янәшәсендә хәрәкәт иткән солдатлар да тәвәккәллектә командирларыннан калышмадылар.

Бурмистров авыл кырыендагы урамда тукталып калмаска булды, чөнки отделение күп санлы гарнизонның контратакасына каршы тора алмаячак иде. Ул, немецларның каушап калуыннан файдаланып, алар-ның төп позицияләрен, зур булмаган биеклекне, алырга карар бирде. һөҗүм уңышлы чыкса, анда частьның төп көчләре килеп җиткәнче сугышырга мөмкин иде.

Гитлерчылар бер төркем батырның шундый кыю хәрәкәт итәчәген һич тә көтмәгәннәр иде һәм, бу хәлдән аптырашта калып, бераз вакытка атуларын туктатып тордылар. Дошманның каушап калуыннан файдаланып, гвардиячеләр биеклек итәгенә килеп җиттеләр. Старшина беренче булып биеклеккә күтәрелде һәм траншеяга барып керде. Гранаталар һәм автомат уты белән ул анда унсигез фашистны дөмектерде. Немецлар үзләренең үзәк позицияләрен югалту белән килешергә теләмәделәр. Алар, биеклектәге совет солдатларының саны азлыгын күргәч, шунда ук контратакага ташландылар. Отделение сугышчыларының яртысыннан күбрәге сафтан чыгуга карамастан, дошманның атакасы кире кайтарылды. Гранаталар, автоматлар һәм кулга төшерелгән пулеметлар уты белән Вилен һәм аның исән калган дүрт иптәше биеклек итәгендә уннарча оккупантны кырып салдылар. Биеклектә снарядлар һәм миналар туктаусыз шартлап торды, фашистлар өере тагын ике тапкыр атакага күтәрелеп карады, ләкин бу — дошманга берни дә бирмәде. Куркусыз сугышчылар үзләренә ярдәм килеп җиткәнчегә кадәр өч атаканы кире кайтардылар.

Биеклек өчен көрәш кичкә кадәр дәвам итте. Хәзер инде дошманның яңа атакаларын биш кенә сугышчы түгел, көчле отряд кире кайтарды. Бу биеклекне саклаучылар арасында, дошман пулясы эләккәнгә кадәр, Вилен Бурмистров та батырларча сугышты...

Немецларның көчен какшаткач, бригада бөтен авылны чистартты. Шуннан, Григоровкадан, ул Днепр геройлары күкрәк киереп сугышып ачкан юлдан көнбатышка таба алга юнәлде.

Виленны үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итеп, батальон командиры болай дип язды: «Гвардия старшинасы Бурмистров немец-фашист илбасарларга каршы сугышларда үзен кыю, куркусыз, партиягә һәм социалистик Ватанга чын күңелдән бирелгән сугышчы итеп күрсәтте. Илбасарларга каршы тигезсез сугышта батырларча һәлак булды».