Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

БЕРКУТОВ АЛЕКСАНДР МАКСИМОВИЧ

Спасстагы суднолар ремонтлау заводы котельщигының улы, ә 1921 елдан — Татарстан халкы өчен ачлык һәм куркыныч елдан — балалар йортында тәрбияләнгән Александр Беркутов, урта мәктәпне дә тәмамламыйча, 1929 елда авыл советы секретаре булды. Аннары Ярославль шәһәрендәге заводларның берсендә эшләде, ике елдан соң армиягә алынып, артиллерия полкында хезмәт итте һәм очучылар мәктәбендә укыды...

1939 елның эссе август көнендә Халхин-Голда очучы-истребитель Беркутов беренче тапкыр сугышчан очыш ясады, Япония очучылары белән бәрелешләрдә һәм Монголия җиренә бәреп кергән самурайлар гаскәрләрен штурмлауда күрсәткән батырлыклары өчен, ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде.

Берничә айдан соң, 1940 елның чатлама суык кышында, Беркутов инде үзенең звеносы белән Финляндия күкләрендә дошман бомбардировщикларының юлын кисте, аларны бәреп төшерде.

Шуннан соң Закавказье гарнизоннарының берсендә тыныч шартларда армиядә хезмәт итү озак дәвам итмәде. Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Беркутов командалыгындагы эскадрильяның барлык очучылары, фронтка җибәрүне үтенеп, рапорт бирделәр. 1942 елда дошман Кавказга якынлашкач, истребительләр өчен сугышчан кызу көннәр башланып китте. Үзебезнең бомбардировщикларны озату максаты белән очулар елга кичүләрендәге һәм тау юлларындагы оккупантлар колонналарын штурмлаулар белән алмашынды, һавада һәр көн диярлек каты сугышлар барды.

Очышларның берсендә Беркутов үз артыннан җиде «чайка»ны алып барды. Фронт линиясен үткәннәр генә иде, дошман истребительләре белән очраштылар. Немецлар, сан ягыннан күп булганлыктан, атакага ыргылдылар. Командирга берьюлы берничә фашист самолеты ташланды. Аларның маневры бик аңлашыла иде: группаны җитәкчесез калдырырга.

Беркутов ут астыннан оста чыкты һәм үзе әле бер дошман самолетына, әле икенчесенә һөҗүм итте. Башта ул пулеметыннан бер машинага да тидерә алмады. Ниһаять, прицелга аның каршысына килә торган, фюзеляжында фашист свастикасы булган сары канатлы «мессер-шмитт» эләкте. Ике самолет арасы яшен тизлеге белән якынлашты. Бу очрашу нәтиҗәсе кайсы очучының .нервлары ныграк булуга бәйле иде. Гитлерчының нервысы йомшаграк булып чыкты: ул, бәрелештән тайпылырга омтылып, аска таба шылды, әмма шул секундта ук бәреп төшерелде. Немецлар берничә самолет югалтып, тизрәк качу ягын карадылар.

Киеренке сугышчан көн моның белән генә тәмамланмады әле. Кичкә таба, икенче тапкыр очуда, Беркутов группасы дошман белән та^ын очрашты. Монысында да командирның юлы уңды: кыска вакытлы сугышта ул тагын бер фашист козгынын юк итте.

Сентябрьнең беренче көннәрендә эскадрилья Терек елгасын кичә торган урынны штурмлауга еш кына очышлар ясады. Яр буенда тупланган немец пехотасы һәм танклары өстенә көтмәгәндә килеп чыгып, очучылар дошманның алгы частьларына зур зыян китерделәр. 9 нчы армиянең Хәрби Советы эскадрильяның бу уңышын: «Коры җир гаскәрләре «чайка»ларның эшенә сокланалар», дип билгеләп үтте. Ул көнне Беркутов командалыгындагы самолетлар, дүрт тапкыр очыш ясап, дошманның 9 танкысын, 18 автомашинасын, 4 зенит пушкасын һәм 100 дән артык гитлерчыны юк иттеләр.

4 сентябрьдә Беркутов очучы Горьков белән икәүләп Луковская станицасы янында немецларның елга аркылы кичәргә җыенган груп-пировкасына удар ясарга приказ алды. Түбәнтен агучы болытлар самолетларны җиргә кысрыклыйлар иде, шуңа күрә аларга тополь һәм чинар агачлары очына тияр-тимәс кенә очарга туры килде; җир өсте ярты километрдан ары күренми иде. Шулай җиргә бик якын очып, самолетлар көтмәгәндә нәкъ кирәкле урынга килеп чыктылар. Каушап калган зенитчыклар бик соңгарып ут ачтылар, һәм очучыларга цель өстеннән берничә тапкыр яңадан очып әйләнергә мөмкин булды. Алар күперне җимерделәр һәм шуның белән бик әһәмиятле районда дошманның планнарын өзделәр.

Сентябрь азагында Вознесенск шәһәреннән көнбатыштарак җәелеп киткән сугышларның Кавказдагы хәл өчен җитди әһәмияте бар иде, анда безнең фронтны өзү өчен немец командоъаниесе ике йөзләп танк туплаган иде. Фашистларның удар группировкасын тар-мар итү бурычы 4 нче һава армиясе частьларына тапшырылды. Шул исәптән майор Беркутов хезмәт иткән полкка да күп эш туры килде. Тәҗрибәле офицер монда да сугышчан осталык, чиксез батырлык үрнәкләре күрсәтте. Бер очышта гына да аның «чайка»лары 2 танкны юк иттеләр һәм 14 ен сафтан чыгардылар.

Октябрь ае башларында Александр Максимович каты яраланды һәм вакытлыча сафтан чьькты. Ул китү белән, полк, Төньяк Кавказны һәм Кубаньны оккупантлардан чистарту заданиесен үрнәк рәвештә үтәгән өчен, гвардиячеләр полкы исемен алды. Беркутовны икенче тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләделәр.

Полкташларының бердәм семьясына яңадан кайтып, майор Беркутов инде Кырым өчен барган сугышларда катнашты. 1943 елның соңгы аенда гына да ул, яңа машинаны би.к тиз үзләштереп, 67 уңышлы очыш ясады һәм, 25 тапкыр һава сугышында катнашып, дошманның 10 самолетын бәреп төшерде.

Керчь янындагы плацдарм өстеннән очып барганда, Беркутов группасы алты немец истребителенә юлыкты. Туп-туры маңгайга атака ясап, командир бер «мессер»ны бәреп төшерде, әмма шул вакытта ук үзенә ике фашист һөҗүм итте. Машинасы белән кинәт өскә ыргылып, ул дошманның ике яклап кысуыннан ычкынды да аларның берсен, койрык ягыннан килеп, атып төшерде.

1944 елның январь азагында, үз командалыгындагы дүрт самолет белән Керчь бугазы өстеннән очып барганда, Александр Максимович немец самолетларының зур отрядына очрады. Уналты истребитель саклавында ун бомбардировщик совет судноларын бомбага тотарга бара иде.

— Дошманны таратырга, кичү районына җибәрмәскә!—дигән приказ алды Беркутов радио аша.

Безнең очучылар ук тизлегендә дошман сафлары арасына бәреп керделәр дә аларга таркаулык керттеләр. Көчләр тигез булмаса да, безнең очучылар җиңеп чыкты. Немецлар, дүрт самолет югалтып, максатка ирешә алмыйча, кире чигенделәр.

Командование Беркутовны Советлар Союзы Герое . дигән исемгә тәкъдим иткәндә, Кырымда сугыш янгыны дөрли иде әле. Документларда аның кыюлыгы, батырлыгы, сугышчан осталыгы турында, уннарча яшь очучыларны тәрбияләве, үз тәҗрибәсе һәм шәхси үрнәге белән аларны теләсә нинди хәлдә дошманны җиңәргә өйрәтүе турында язылган иде.

Соңга табарак, истребительләр полкы белән командалык итеп,подполковник Беркутов Польшада һәм Германиядә бик күп зур сугыш операцияләрендә катнашты. Сугыш азагына аның машинасын, үзе бәреп төшергән фашист самолетлары санынча — 16 кызыл йолдыз бизи иде.