Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ОДНОЦЕНОВ ГЕРМАН ПЕТРОВИЧ

Венгриядә каты сугышлар барганда, очучы-штурмовик Герман Одноценовка Советлар Союзы Герое исемен бирергә тәкъдим ителгән документлар инде югарыгы штаблар карамагына киткәч, авиация полкының сугышчан хәрәкәтләр журналына: «Лейтенант Одноценов самолеты сугышчан очудан кире кайтмады»,—дигән сүзләр язылды.

Күрсәткән батырлыклары өчен югары бүләк геройга үзе үлгәннән соң бирелде. Сугыш җиңү белән тәмамлангач, Казанга, Германның туган шәһәренә, хөкүмәт хаты килде. Анда Н. М. Шверник геройның әнисенә: «Кадерле Мария Ивановна, улыгызга Советлар Союзы Герое исемен бирү турында СССР Верховный Советы Президиумы Грамотасын аның истәлеге итеп саклау өчен җибәрәм. Аның батырлыгын халкыбыз бервакытта да онытмас», — дип язган иде.

...Яшь очучы сержант Одноценов фронтка, очучылар мәктәбенең тизләтелгән курсын тәмамлагач, 1942 елда килде. Ул, кыска гына вакыт эчендә өлкән иптәшләре ярдәмендә, үз эшен тиз үзләштерде, гади очучыдан звено командиры булды һәм офицер званиесе алды. 1944 елның августында Молдавияне азат итү һәм Румыниядә немецларны тар-мар итү чорында лейтенант Одноценов үзен штурмовикларның зур группаларына җитәкчелек итү остасы итеп күрсәтте. Сугышның ул көннәрендә дошман позицияләренә безнең авыр йөкләр төялгән бомбардировщиклар отрядлары һәм «ил»лар очтылар. Бомба ударлары һәм орудие-пулемет уты белән алар немецларның ныгытмаларын, техникасын һәм гаскәрләрен тар-мар иттеләр.

Бер 20 август көнне генә дә Герман звеносы ике сугышчан очыш ясады һәм аларның икесе дә уңышлы тәмамланды. Башта самолетлар, дошман зениткалары уты аша үтеп, фашистларның танк колоннасына бомбалар ташладылар һәм берничә танкны яндырдылар. Аннан соң алар дошманның артиллерия позицияләрен утка тоттылар. Штурмовиклар, батареялар урнашкан җиргә дәррәү барып кереп, орудие һәм пулеметлардан немец артиллеристларына аттылар, аларның берничә орудиесен ваттылар һәм, дошман зениткалары ут ачарга өлгергәнче, кайтып киттеләр. Икенче көнне полк командиры Одноценовка:

- Разведка мәгълүматларына караганда, немецлар контратакага көч туплыйлар. Сезнең алга дошманны таркату һәм аның планнарын өзү бурычы куела, — диде. Иртә белән «ИЛ-2» самолетлары дошманның безгә каршы контратака башлап җибәрәсе урынына җыелган танклары һәм мотопехотасы өстенә ябырылдылар. Я пика ясап, я яшен тизлеге белән түбәннән генә очып, штурмовиклар фашистларга бомбалар ташладылар, снаряд-һәм пуля яңгыры койдылар. Алар дошманның берничә танкысын һәм броне-транспортерын юк иттеләр, калган танклар һәм бронетранспортерлар ашыгыч рәвештә төрле якка таралыштылар. Яна торган машиналар һәм бомбалар шартлавы астында йөзләрчә гитлерчылар котылу урыны эзләп чабыштылар. Самолетлар алар өстенә үлем чәчеп кабат-кабат очып үттеләр.

Яссы-Кишинев операциясе беткәнгә кадәр һәркөнне шулай дәвам итте. Көн җитмәгәндә, очучыларның «ил»ларын «ПО-2» бомбардировщикларына алмаштырып, дошманны төннәрен дә бомбага тоткан чаклары булгалады.

Озакламый сугышлар тауларга күчте. Анда очучыларга яңа, гадәтләнмәгән шартларда сугышырга өйрәнергә туры килде. Ләкин алар анда да, тау урманнары, тау араларындагы үткелләрдән искәрмәстән килеп чыгып, немец гаскәрләрен элеккечә үк кыю штурмладылар. Югославиянең Ниш шәһәре янында дошман, үз кулында сакланып калган тимер юлдан файдаланып, өзлексез рәвештә өстәмә көчләр алып, тукталып кала алды. Морава елгасы аркылы салынган күперне ватып, бу юлны өзү бурычы лейтенант Одноценов өлешенә төште. 19 сентябрьдә ул дүрт «ил»ны күпер өстенә ике тапкыр алып барды. Беренче очышта штурмовиклар зениткалар уты аша үтә алмадылар. Немецлар үзләренең соңгы ышанычлары булган күперне һавадан ясалган удардан нык сакладылар. Икенче очыш уңышлырак булды. Штурмовиклар, яшерен рәвештә елгага килеп җитеп, билгеләнгән объект өстенә барып чыктылар. Дошман зениткалары котырынып атсалар да, совет штурмовикларын зарарлый алмадылар, чөнки безнең самолетлар түбәннән генә очтылар һәм күперне җимерделәр. Заданиенең уңышлы үтәлү шатлыгы белән рухланып кире кайтканда, штурмовиклар тимер юл өстеннән очтылар, һәм шунда Одноценов ике вагон таккан паровозның бөтен көченә чапканын күрде.

- Моны ычкындырмыйк! Миннән калмагыз! — дип приказ бирде командир радио аша үз артыннан килүче очучыларга һәм самолетын беренче булып составка юнәлтте. Калган самолетлар да, орудие һәм пулеметларыннан ятып, состав өстеннән бер-бер артлы уздылар. Кинәт каты шартлау тавышы яңгырады: вагоннарга боеприпаслар төялгән булган икән...

Командованиенең Одноценовка Ниш янындагы уңышлы операциясе өчен бирелгән рәхмәтенә шул ук атнада Белград янында үткәргән штурмы өчен алган рәхмәт тә өстәлде. Герман, үз группасы белән көненә өчәр-дүртәр очыш ясап, немецларның ун орудиесен, хәрби йөк төялгән илле автомашинасын һәм йөзгә якын солдат һәм офицерын юк итте. 1945 елның январенда, Будапешт өчен сугышларда Одноценов һава армиясе штабының махсус заданиесен үтәде.

- Сез, лейтенант, безнең, күперләр белгечебез, — диде аңа генерал.— Хәзер сезгә Будапешт эчендә Дунай аша салынган күперләрне вату һәм шәһәр районнары арасында бәйләнешне өзү бурычы йөкләнә.

Киң елга өстендә тар тасма сыман булып күренгән күперләргә үтеп керү җиңел түгел иде. Одноценов самолетлар группасын аэродромнан көнгә бишәр-җидешәр тапкыр һавага күтәреп, зенит батареялары уты аша Дунай өстенә алып барды. Берничә тапкыр очканнан соң, ике күпер безнең бомбалардан шактый зарарланды, һәм алар аша хәрәкәт тукталды.

Аннан соңрак булган очышларда штурмовикларның төп цельләре фашист танклары булды. Немец командованиесе ул чакта, Будапешт тирәсендәге камалыш боҗрасын өзәргә омтылып, Венгрия башкаласына куәтле танк группировкасы җибәрде. Безнең данлы лачыннар бу группировканы тар-мар иттеләр. Одноценов, дошман гаскәрләрен атакалауда һәр көн катнашып, немецларның тугыз танкысын ватты һәм яндырды. һәр очышы аңа яңа уңыш китерде.

Штурм шолкы февраль һәм март айларында гаять зур сугышчан нагрузка белән хәрәкәт итте, һәм әнә шул киеренке көннәрнең берсендә Герман Одноценов самолеты аэродромга әйләнеп кайтмады...