Исемлек
-
ЧЕКИН Борис Сергеевич
ЧЕРКОВ Михаил Алексеевич
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
ЧИРКОВ МИХАИЛ АЛЕКСЕЕВИЧ
Ике сугышта — беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышларында катнашкан карт солдат Михаил Алексеевич Чирковның сугышчан походларга күнегеп торасы юк иде инде. Гитлерчы илбасарлар безнең илгә һөҗүм иткәч, ул яңадан, үз гомерендә инде өченче тапкыр, өстенә соры солдат шинеле киде.
— Немец империалистларына каршы миңа тагын сугышырга туры килә. Юлбасарлар! Мин аларның холкын яхшы беләм,— диде ул, артиллерия частена килгәч.
Бөтендөнья сугышы фронтына Михаил егет чакта эләкте. Революция турындагы хәбәрләрне һәм халык властеның беренче законнары — солых һәм җир турындагы декретларны ул окопта ишетте. Ләкин революция казанышларын саклау өчен дә көрәшчеләр таләп ителде. Яулап алынган азатлыкны күп санлы дошманнардан сакларга кирәк иде. Шуңа күрә Чирков үзенә тигән җирдә беренче уңышны җыеп алганчы ук кулына яңадан корал тотты.
Аның фронттан әйләнеп кайтуын семьясы озак көтте. Ул үзе туган-үскән Идел буйларында һәм башка күп кенә урыннарда сугышты, баштанаяк коралланган ак бандаларга һәм һәртөрле интервентларга каршы кулына мылтыгын кысып, атакаларга барды, берничә тапкыр яраланды, тиф белән авырып, госпитальдә ятты. Совет республикасын уратып алган ут боҗрасын өзеп, акгвардиячеләрне һәм илбасарларны тар-мар итеп, совет җиреннән себереп түккәннән соң гына кызылармеец Чирков Идел буена, туган авылы — Кирельскоега кайтты.
Чирков 'башта үзенең кечкенә генә крестьян хуҗалыгында эшләде, аннары колхозга керде. Тыныч тормышта егерме ел үтеп китте.
Ватан сугышы башланып киткәндә, ул Казанда иде инде. Анда ул туган авылыннан яңа гына күченеп килгән иде әле. Хәрби комиссариат ярты ел буена карт солдатны игътибарга алмады. Мәскәү һәм Ленинград тирәләрендәге каты сугышлар, совет гаскәрләренең көньякта чигенүләре турындагы борчулы хәбәрне тыңлап, Михаил Алексеевич: «Картайдым, күрәсең, кирәкмим булыр», — дип уйлый иде. Ниһаять, 1942 елның январь аенда аңарга да, яшь чагындагы кебек үк, туган илне саклаучылар сафына басарга туры килде.
...Сугышта артиллерия часте өчен элемтәнең Әһәмияте бик зур. Шуңа күрә рядовой элемтәче Чирков үз хезмәтен артиллерия өзлексез хәрәкәт итә алырлык итеп башкарды. Ул команда пунктын батареяның ут позицияләре белән чыбыклар аша тиз һәм ышанычлы тоташтыра иде, сугыш барышында линиядә булган өзекләрне тоткарлыксыз таба һәм төзәтә, снарядлар, бомбалар шартлавы астында донесениеләрне һәм приказларны салкын канлылык белән тапшыра, теләсә нинди шартларда да үз эшен төгәл һәм курку белми үти иде. Взвод командиры, инде мыекларына һәм чәчләренә чал кергән карт солдатның тырышлыгын, һәр эшне җиренә җиткереп үтәвен күреп, аңа иң җаваплы заданиеләрне тапшырып килде.
1942 елның сентябрендә Чирков хезмәт иткән артиллерия дивизиясе Сталинград янына күчерелде. Артиллеристлар, фашистларның коты-рынкы атакаларын кире кагып, үз рубежларын нык сакладылар. Хәзер илебез «Артиллерия көне» итеп билгеләп үтә торган 19 ноябрьда, совет гаскәрләренең һөҗүмгә күчүе алдыннан аткан меңнәрчә орудиеләргә Чирков хезмәт иткән дивизия частьларының да залплары кушылды.
Немецларның штурм атакалары вакытында да һәм безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчкәч тә Чирков тәүлекләр буена берөзлексез телефон аппараты янында булды. Телефон эшләми башлау белән, элемтәче, ти-рә-якта кайнап торган ут эченә кереп, чыбыкның өзелгән урынын эзләп таба һәм кайткач һәрвакыт командирга:
- Элемтә эшли башлады! — дип хәбәр итә иде.
Ләкин бер тапкыр, декабрь ахырында, ул линиядән кайтмады. Берничә сәгать вакыт үткәч кенә, аны санитарлар, каты яраланган килеш, сугыш кырыннан алып чыктылар.
Курск дугасында артиллеристлар немецларның бронетанк гаскәрләрен дөмбәсләгәндә, Чирков яңадан сафта иде инде. Анда дошманны җиңгәч, дивизия частьлары Днепрга юнәлде.
Сентябрь көннәренең берсендә артиллеристлар, пехота белән бергә, Днепр Ярларына килеп җиттеләр. Чал елга өсте сүрән һәм күңелсез иде. Немецлар елга аръягына куып чыгарылган. Аларга анда тын алырга, ныгып урнашырга мөмкинлек «бирмәскә кирәк иде. Ләкин, безнең гаскәрләр аръякка чыкканчы, елга уртасына алгы форт кебек урнашкан утраудан немецларны бәреп чыгару бурычы тора иде. Бу авыр бурычны тормышка ашыру артиллерия полкына йөкләнде: полк, 26 сентябрьдә дошманның ут нокталарын тар-мар итеп, пехотага юл ачарга тиеш иде.
Полк командиры подполковник Бутко дошман ныгытмалары турында мәгълүмат алу өчен башта утрауга .бер төркем разведчиклар һәм элемтәчеләр җибәрергә булды.
Подполковник, идарә взводы элемтәчеләренә заданиене аңлаткач:
- Кем бара? Әмма шуны истә тотыгыз, монда йөзә белү генә җитми, батырлык һәм ихтыяр да кирәк,— диде.
- Миңа рөхсәт итегез,— диде Михаил Чирков.
- Булдыра алырсызмы соң? — диде Бутко, карт солдатка күз йөртеп.
- Әлбәттә! — диде аңа Чирков һәм көлемсерәп өстәп куйды: —Мин Иделдән бит, иптәш подполковник.
Взвод командиры да:
- Булдыра! — диде.
Бутко риза булды. Чирков, тиз генә чишенеп, иңбашына телефон аппаратын асты да чыбыкның бер башын тешләп, дусларының кулларын кысты һәм суга кереп китте. Су салкын иде. Ләкин карт солдат кыю рәвештә тирән җиргә таба атлады. Чирков, аппаратны судан сакларга тырышып, кулларын иркен селтәп йөзде, һәр селтәнү саен аның артыннан корыч җеп сузыла барды, яр буенда калган солдат, катуш-каны акрын гына әйләндереп, чыбыкны җибәрә торды.
Полк командиры һәм офицерлар бинокль аша кыю солдатның куәтле елга белән көрәшүен карап тордылар. Элемтәчеләр дә иптәшләрен дулкынланып күзәттеләр. Чирковка елганың һәр метры зур авырлык белән бирелде. Ләкин ул ярдан һаман ераклаша барды һәм озакламый дулкыннар арасында күздән югалды. Кичке эңгер-меңгер аны дошман ягыннан күзәтүгә дә мөмкинлек бирми иде.
Елганың кызу агымы Чирковны түбән таба алып китәргә тырышты. Солдатның туңган куллары һәм аяклары торган саен авыррак хәрәкәт иттеләр, артка тартып торган чыбык комачаулаганнан-комачаулый барды. Суны ертып, тирә-якка еш кына пулялар төште, снарядлар шартлавыннан су баганалары күтәрелде; немецлар, суда йөзүче барын белмәсәләр дә, саклык өчен атып торалар иде.
Чирковның хәле беткәннән-бетә барды, ләкин ул, йөзләрчә иптәшләренең үзенә төбәлгән карашларын, аларның үзенә 'булган ышанычларын йөрәге белән тоеп, йөзүен дәвам итте. Ниһаять, аның аяклары су төбенә тиде һәм ул, соңгы көчен җыеп, ярга чыкты. Бераз тын алгач, үзе сузган чыбыкка аппаратны тоташтырды. Озакламый элемтәче янына елга аша йөзеп чыккан разведчиклар да килде.
Дошман арасына килеп кергән кыю егетләр фашистларның ут нокталарына һәм ныгытмаларына разведка ясадылар. Алар җыйган мәгълүматлар телефон аша көнчыгыш ярга тапшырылды. Полк батареяла-ры күрсәтелгән цельләргә куәтле ут ачты. Аннары, артиллерия каплавы астында, утрауга пехота чыга башлады.
Командование Днепрның дошман кулында булган ярына беренче булып чыккан солдатның батырлыгын онытмады. Берничә көннән рядовой Михаил Алексеевич Чирковка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Дивизия частьлары Днепрда озак тукталып тормадылар. Орудие тавышлары һаман саен көнбатышкарак күчә барды. Безнең канонадалар Львов, Перемышль яннарында, аннары совет чикләренең аръягында — Висла, Одер буйларында яңгырады.
Артиллеристлар, Германиядә дошманның соңгы ныгытмаларын җимергәндә, үзләренең батыр элемтәчеләрен югалттылар. Михаил Алексеевич элемтә линиясендә сугышчан постта вакытта геройларча һәлак булды...