Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

АХМАНОВ АЛЕКСЕЙ ОСИПОВИЧ

1920 елның мартында Казанда республиканың запас армиясе пехота командирлары курсларында беренче кызыл командирларның чыгарылыш тантанасы булды. Укуда үзләрен аеруча күрсәткән иң яхшы курсантларның исемнәре мрамор тактага язып куелды. Алар арасында Алексей Осипович Ахманов исеме дә бар иде. Казан өязендәге Алат авылының ярлы крестьян улы Алексейга, фәкыйрьлек аркасында, унбер ямшеннән комсыз капиталистларның итек басу фабрикаларында тир түгеп зшләргә туры килде. Аннары беренче бөтендөнья сугышы окопларын үтеп. ул Кызыл Армия сафларына килде, һәм менә кызыл командирлар курсын тәмамлады...

Яшь командир Ахманов Балтик буендагы сугышларда катнашты, Сивашны кичте. Гражданнар сугышыннан соң бронетанк гаскәрләре оештырыла башлады, һәм ул үзенең бөтен энергиясен, белемен шул эшкә бирде. 1935 елда Бронетанк гаскәрләре академиясен тәмамлады. Шуннан соң ул, яшь танкистларны укыту һәм тәрбияләүдә күп көч куеп, тырышып эшләде.

Ватан сугышы башланыр алдыннан гына Алексей Осипович ул вакытта илебезнең көнбатышында урнашкан танк дивизиясе командиры итеп билгеләнә. Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында ул илебез чикләреннән еракта, кыска вакытлы ялга киткән җирендә ишетә, һәм дивизия дошман атакаларын кире кайтара башлаганга инде өченче тәүлеккә киткәндә генә анда кире кайта ала.

Чик буендагы рәхимсез сугышларда көч ягыннан, бигрәк тә авиация һәм танкларның күплеге ягыннан чагыштыргысыз өстенлек немецлар ягында иде. Аларның бронялы көчләренең һөҗүмен тоткарлый-тоткарлый, совет гаскәрләре чигенергә мәҗбүр булдылар. Ахманов дивизиясе полклары да чигенде. Каты сугышларда үзләренең техникасын калдырырга туры килсә дә, алар һәр яктан кысрыклаган фашистларның һөҗүмен чын батырларча кире кайтара бардылар. Командир сугышчылар белән иңгә-иң торып сугышты, авыр яраланып, контузия алгач кына ул сугыш кырын калдырды. Шуннан соң танкистлар аны, урман һәм сазлыклар аша дошман камавыннан фронт линиясенә чыгу юлында, күп көннәр кулларында күтәреп бардылар...

1944 елда дәһшәтле сугыш дулкыннары инде кирегә, көнчыгыштан көнбатышка таба яңадан чик буена ыргылган вакытта, генерал-майор Ахманов 23 нче танк корпусына командалык итә иде, ул шуннан соңгы бөтен сугыш юлын шул корпус белән үтте.

Бу юл Днепр һәм Көньяк Буг елгаларының түбәнге агымындагы сугышлардан башланды. Гаять авыр язгы ташу шартларында корпус немецлар оборонасы линиясен өзде һәм куәтле давыл тизлеге белән фашистлар тылына кереп китте. Аның хәрәкәтләре, дошманның зур частьларын чолгап алу белән бергә, безнең армияләрнең Николаев һәм Одесса шәһәрләренә таба алга баруын да тәэмин итте.

Танкларның омтылышлы рейды генерал Ахманозның яраткан операциясе булып әверелде. Үзенең командирларын да ул шуңа өйрәтте.

Яңа һөҗүм башлау алдыннан корпуска өстәмә кораллар, сугышчылар бирелде. Танк полкларына Татарстанда җыелган акчага эшләп чыгарылган танклар килү татар танкистларын (ә алар корпуста аз түгел иде) һәм Алексей Осиповичның үзен дә бик шатландырды. Техниканы кабул итеп алгач, генерал Татарстан республикасы хөкүмәтенә: якташыгыз буларак миңа дәһшәтле машиналарның яшел бронясында «Татарстан хезмәт ияләреннән», «Татарстан колхозчысы» дигән язмаларны күрү аеруча сөенечле, дип язды...

Җәй көне совет гаскәрләре Молдавия һәм Румыния җирләренә керделәр. Биредә Ахмановка тагы үзенең танкистларын кыю рейдка, алып барырга мөмкинлек туды. Бу территорияләрдә дошманның төп көчләрен тар-мар итү планында фронт командованиесе аның корпусына мөһим роль билгеләде, һөҗүм итүче гаскәрләрнең уң як флангысында барган бу корпус ерак тылга — Роман шәһәренә үтеп керергә һәм дошманның чолганыштан чыгу юлларын кисәргә тиеш иде. Бу камау Яссы һәм Кишинев районында хәзерләнә иде. Корпуска гадәти булмаган таулы җирләрдә хәрәкәт итәргә туры киләчәк. Ләкин бу хәл танкистларны куркытмады. Андый сугышларны алып бару буенча, корпус кыска вакытлы махсус хәзерлек үтте. Ул алдына куелган бурычны үтәргә сәләтле иде. Немец ныгытмалары линиясе аша үтеп керергә беренче омтылыш уңышсызлык белән тәмамланды. 22 августта көне буе бер-бер артлы атакалар һәм һөҗүм ясалып торды, әмма тау араларына кереп урнашкан фашистларның өзлексез уты астында, авангардтагы бригада ике дистәләп танкысын югалтты, ә үзе берничә йөз метрга гына алга уза алды. Төнлә белән полклар сугыш кырыннан чыгарылды. Уңышка ирешүнең башка юлын табарга клрәк иде. Һәм аны таптылар да. Шул ук төнне танклар дошманның ныгытылган позицияләреннән кырыйгарак киттеләр, Маре тау сырты тирәләреннән, читен үтелә торган юл буйлап марш ясадылар һәм иртә белән Роман шәһәренә килеп җиттеләр. Уңышны ныгыта барып, алдагы отрядлар Бакэу шәһәрен дә алдылар. Куелган максатка ирешетде. Яссы-Кншинев операциясен төгәлләгәннән сон Алексей Осиповичка генерал-лейтенант званиесе бирелде. Корпусның күп кенә солдатлары һәм офицерлары орденнар, медальләр белән бүләкләнде.

Танкистларның Румыния терроторисевә тагын да эчкәрерәк, Венгрия чигенә таба хәрәкәт ятү маршруты тау юллары һәм кичүләре аша үтә иде. Немецларны ззәрлекләп барып, генерал Плиев командалыгындагы атлы гаскәрләр һәм мотоукчы частьлар белән берлектә, Ахманов корпусы октябрьдә дошман биләгән жнрләргә еракка үтеп керде.

Килеп туган куркынычны бетерергә өметләнеп, немец командованиесе безнең бу гаскәри берләшмәләрне чолгап алу планын эшләде. Аның исәбенчә, созет гаскәрләренең шушы авангарды әйләнәсендә немец һәм румын гаскәрләре келәшчәсе Венгриянең Дебрецен шәһәре районында йомылырга тиеш иде. Дошман штабларында шартлы рәвештә «Чегән бароны» дигән экзотих-музыкаль исем белән аталган бу план тулысынча җимерелде. Хәрәкәтчән танкларны һәм атлы частьларны эләктерү кыен иде. Алар әле оборонага күчәләр, әле кыю рәвештә тагы да ераграк тылга бәреп керәләр дә штабларны, складларкы һәм элемтә узелларын тар-мар итәләр иде. Кулга төшерелгән бер аэродромда гына да танкистлар һавага күтәрелергә өлгерә алмаган ике йөздән артык самолетны юк иттеләр.

1944 ел азагында Венгрия кызу сугыш мәйданына әверелде. Биредә дошманның яхшы хәзерләнгән оборона линиясен өзеп, совет гаскәрләре декабрьның соңгы көннәрендә Будапештта немец-венгр гаскәрләренең зур грушшровкасын чолгап алдылар. Ләкин фашистлар командованиесы бу группировканы «казаннан» чыгару өчен ашыгыч чаралар күрде. Шушы максат белән Венгриянең төрле участокларыннан һәм бүтән фронтлардан җыеп китерелгән частьлардан зур көч тупланды, аның үзәк көче СС танк корпусы иде.

1945 елның 2 январена каршы төндә һөҗүм башлап, немецлар төп ударны Балатон һәм Веленце күлләре арасындагы участокка юнәлдерделәр, Будапештка бәреп керергә һәм безнең гаскәрләрне Дунай аръягына кысрыклап чыгарырга исәп тоттылар. Бер үк вакытта камалышта калган гаскәрләр дә чолганыш боҗрасын өзәргә омтылыш ясадылар.

Балатон күле янындагы сугышлар бөтен январь ае буена барды. Авангардта танк дивизияләре белән хәрәкәт итеп, немецлар үзләренә каршы тора торган совет частьларын кысрыклый башладылар. Фашистлар үз резервларыннан һәр адым саен колак кага бардылар, әмма шулай да тырышып-тырмашып алга үрмәләделәр.

23 нче танк корпусы сугышка 25 январьда кертелде, бу вакытта немецлар шушы айда өченче тапкыр инде контрһөҗүм башлаганнар һәм Веленце күле янындагы тар участокта безнең фронт линиясен өзеп кергәннәр иде. «Сөнгенең» иң очлы урынына юнәлтелгән танкистларга дошманны туктатырга, аның алга үрләгән гаскәрләрен бүлеп алырга приказ бирелде. Җиңел бурыч түгел иде бу. Көчләр чагыштырмасы биредә һич тә безнекеләр файдасына түгел иде. Гитлерчыларның авыр танклары һәм үзйөрешле артиллериясе аеруча күп. «Үле баш» һәм «Викинг» дигән СС танк дивизияләре шулар белән бик мул коралландырылган иде.

— Әгәр бер адымга гына чигенсәк тә, — диде генерал, командирларга сугышка керешү алдыннан, — хурлыкны үлемебез белән дә юа алмаячакбыз.

Безнең корпус частьлары, аз гына да тукталып тормыйча, сугышка керешеп дошман артиллериясенең, засададагы танкларның гаять көчле уты астында сугышчан сафларга җәелделәр. Алар дошманның махсус сайлап алып китерелгән дивизияләренең хәрәкәтен тоткарлап кына калмадылар, аларны кысрыклый да башладылар. Атака вакытларында һәм кыска дистанциядәге көчле бәрелешләрдә күп кенә подразделениеләр, танк экипажлары искиткеч геройлык һәм ныклык күрсәттеләр. Аеруча каһарманлык күрсәтүчеләр арасында генералның улы лейтенант Виктор Ахманов та бар иде. Казан танк училищесында укып чыгып, Виктор, әтисе командалыгында, үзенең сугышчан машинасында Румыния һәм Венгрия буйлап бөтен юлны үтте һәм шатлыклы Җиңү көне алдыннан батырларча һәлак булды.

Көчсезләнгән һәм дәрманы беткән дошман 27 январь көненә инде атакалар ясаудан баш гартты һәм оборонага урнашты. Ә Ахманов корпусы, гвардияче атлылар һәм ике укчы дивизия полклары белән берлектә, шул көннең иртәсеннән башлап яңадан һөҗүмгә күчте.

Моңа кадәрге сугышларда ук инде Веленце күле янында немецлар бәреп кергән участокның колачы шактый кимегән иде, һәм фашистлар, гүя, тар һәм ышанычсыз коридорда калгандай булдылар. Чолганышта калудан куркып, СС танклар корпусы командованиесе үзенең көчләрен «капчыктан» ашыгыч рәвештә чыгара башлады. Ләкин алар тулысынча котыла алмадылар. «Үле баш» дивизиясе полкларының күпчелеге 30 январьда Ахманов корпусы тарафыннан чолганып алынды һәм тар-мар ителде. Февраль урталарына кадәр барган сугышларда ахмановчылар немецларның 100 дән артык танкьгсын һәм 1500 чамасы гитлерчыны юк иттеләр.

Бу вакытка инде швет гаскәрләре үз позицияләрен кире кайтардылар. Немецлар Будапешт янында чолганышта калган группировкага ярдәмгә килә алмадылар. Шулай да әле, уңышсызлыклар аларның командованиесен совет частьларын Дунай аръягына кысрыклап чыгару һәм Венгрияне үз кулларында калдыру фикереннән баш тартырга мәҗбүр итмәде. Шул максат белән алар Балатон күле районында уннан артык танклар дивизиясе тупладылар, бу дивизияләр 6 мартта яңа контрһөҗүмгә күчтеләр.

Ахманов корпусына -иске танышлар белән — СС танк дивизияләре белән яңадан очрашырга туры килде, алар тулыландырылганнар һәм тар-мар ителүдән соң хәл алганнар иде. Эсэсчыларның кайчак көненә сигезәр тапкырга җиткән көчле атакалары берничә тәүлек дәвам итте. Совет сугышчылары фашист танкларын артиллерия уты белән кире кайтара тордылар, миналарда шартлаттылар, үзләре контратакага күчтеләр. Генерал Ахманов һәрвакыт сугыш кырында булды, бригадаларның маневрларына юнәлеш биреп һәм гел үзгәреп торган обстановкада нинди карар кабул итәргә кирәклеген күрсәтеп торды.

Балатон күле районындагы январь — март операцияләрендә 23 нче корпус гаять мөһим роль уйнады. Дошманның куәтле танк атакаларын кире кайтарганда, частьларның хәрәкәтенә оста җитәкчелек иткәне һәм шәхси батырлык күрсәткәне өчен, корпус командиры генерал-лейтенант Ахмаңовка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Шул сугышлардан соң ахмановчылар фашистларның тар-мар ителгән һәм Австриягә таба чигенүче дивизияләре калдыкларын куалый бардылар. Алексей Осипович алдагы отрядка күбесенчә үзе командалык итте һәм дошманның артыннан калмыйча, эзенә басып барды. Аның җитәкчелегендәге танкистлар чигенүче гитлерчыларның каршыларына һич көтмәгәндә килеп чыгалар һәм алар арасында паника, тудыралар, техника һәм коралларын ташлап китәргә мәҗбүр итәләр иде. Корпусның җиңүле маршы Австрия башкаласы Вена янында тәмамланды.