Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ӘХТӘМОВ САБИР ӘХТӘМ УЛЫ

1943 eлның ноябренда унҗиде яшьлек Сабир үзе теләп запастагы полккка килде. Сабирда фронтка китү теләге, әтисе Смоленск янындагы сугышларда һәлак булгач та туган иде. Ул чагында Тәкәнеш районында, туган авылы Югары Өскебашта тимерче булып эшләүче Сабир фашистлардан әтисе өчен үзе барып үч алырга булды.

Тимерче инструментын танкка каршы ата торган мылтыкка алмаштырды. Әхтәмов аңардан оста ату серен бик тиз үзләштерде. Берничә айдан сон, өйрәнү занятиеләрендә аның бу мылтыгыннан атылган бөтен пулялары да диярлек цельга төгәл эләгәләр иде инде.

1944 е:лың жәендә Сабир, запастагы полктан гвардияче мотоукчылар бригадасына җибәрелеп, Белоруссияне һәм Литваны азат итү сугышларында катнашты. Беренче сугышларда ук ул үзен бик яхшы бронебойщик итеп күрсәтте. Яшь сугышчы хезмәт иткән икенче батальон командиры аны кыюлык һәм батырлык ягыннан башкаларга үрнәк итеп куя башлады. Дошман пулялары астында Әхтәмов тәҗрибәле солдат кебек тыныч хәрәкәт итте.

Озакламый Сабир хезмәт иткән бригада Көнчыгыш Пруссия территориясенә аяк басты.

Октябрь ахырында гвардиячеләргә немец оборонасының ныгытылган әһәмиятле пункты Немерсдорфны алу өчен сугышырга туры килде. 22 Октябрьга каршы төндә икенче мотоукчы батальон, төнге караңгылыктан файдаланып, яшерен рәвештә шәһәргә якынлашты һәм таң белән штурмга ташланды.

Шәһәр читенә җитәргә биш-алты йөз метр ара калгач, Әхтәмов хезмәт иткән ротаны гитлерчылар үзйөрешле орудиедән атып туктарга мәҗбүр иттеләр, һөҗүм итүчеләр алдында снарядлар шартлый башлады. Рота җиргә ятты һәм, шул минутта:

— Әхтәмов кайда? Бронебойщик, алга!—дигән тавыш яңгырады.

Ә Сабир цельга таба шуыша иде инде. Ул, уң кулы белән авыр мылтыкны гәүдәсенә кысып, җитез һәм сиздермичә шуышты. Юлында тимер чьпбык киртәсенә очрады. Аны саклык белән генә күтәреп астыннан чыккач, танкка каршы казылган тирән чокырга шуышып төште. Чокырда азрак хәл алгач, тиз генә өскә күтәрелеп, үзйөрешле орудие янына якын ук килде һәм берничә пуля белән аның көпшәсен тиште. Орудие тынып калды, шуннан соң безнең укчылар, давылдай алга ташланып, Немерсдорфка бәреп керделәр.

Кичкә таба шәһәр алынды, ләкин немецлар, аны кире алырга омтылып, җиңүчеләрне бик каты контратакаладылар. Янгын яктысыннан төн яп-якты булганга, Әхтәмов дошман танкларын һәм аларга утырган десантны бик ачык күрде. «Танкның алгы өлешенә ату файдасыз: бронясы калын», — дип уйлады Сабир һәм, иелә төшеп, оборонаның уңъяк флангысына йөгерде. Аның баш очында дошман пулялары сызгыра башлады, ләкин ул, үзе теләгән урынга барып җитеп, позициягә урнашты һәм шунда ук дошманның алдан килүче танкысына төбәп атып та җибәрде. Танкка ут капты, аның өстендә утырган дошман десантчылары җиргә сикерешеп төштеләр, ләкин Әхтәмовның ярдәмчесе кече сержант Луковкин аларны автомат уты белән кырып салды. Дошман колоннасында килгән үзйөрешле орудие Сабир яшеренгән урынга төзәп ут ачты. Әмма бронебойщик позициясен бик тиз алыштырып өлгерде һәм өч тапкыр атып самоходканы да яндырды. Фашистлар кире борылырга мәҗбүр булдылар.

Икенче көнне немецлар, иртәнге томаннан файдаланып, бригадамын оборона линиясенә якын ук килә алдылар. Дошманның ике танкысы һәм бер самоходка, томан пәрдәсен ертып, туп-туры Әхтәмов яткан окопка таба килә башладылар. Ләкин Сабирны тикмәгә генә үз зшенен остасы димиләр иде. Ул беренче пуля белән үк алдан килүче танкны яндырды. Шуннан соң икенче танк бөтен көченә бронебойщик позициясенә ыргылды, ләкин Сабир тиз генә урынын алмаштырып өлгеэле. Ә танк яны белән борылгач, Әхтәмов төгәл атып аның бронясын берничә җиреннән тиште. Ике танкны да ялкын чорнап алгач, алар артыннан килгән самоходка кире чигенә башлады. Әмма ул да качып котыла алмады. Сабир окобыннан сикереп чыкты һәм ачык урыннан атып анысын да юк итте.

Бераздан пехота төялгән бронетранспортерлар контратакага ташландылар. Әхтәмов засадада утырган участокка миналар һәм пулялар ява башлады. Мина кыйпылчыгы кече сержант Луковкинны авыр яралады. Ләкин бронебойщик үзе генә калгач та позициясеннән китмәде. Алдан килүче ике бронетранспортерга батальонның оборона линиясенә җиткәч ут капты, ә аларга утырып килгән солдатлар совет укчыларының автомат утыннан дөмектеләр.

Немецлар, уңышка ирешә алмыйча, төш алдыннан кире чигенделәр һәм, яңа атакага хәзерләнеп, якындагы урманга туплана башладылар. Сабир командир приказы буенча шәһәргә бара торган юл буена, алга-рак күчте. Фашистлар урманнан чыгарга маташа башлау белән үк ул аларның пехота төялгән ике автомашинасын яндырды.

Ике 'көн буена барган авыр сугыш безнең гвардиячеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Дошман бу сугышта, ныгытылган районнан тыш, көзләрчә солдатын һәм бик күп техникасын югалтты. Шул ике көн эчендә Әхтәмов дошманның өч танкысын, өч самоход-касын яндырды, ике бронетранспортерын һәм ике автомашинасын ватты. Яшь бронебойщикның батырлыгына бәя биреп, аңа Соъетлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим иткәндә, бригада командиры: «Үзенең батырлыгы, сабырлыгы һәм ныклыгы белән ул Немерсдорф шәһәрен штурмлауда һәм аны саклап калуда бәя биреп бетергесез булышлык күрсәтте, барлык сугышчыларга үрнәк булды», — дип язды.