Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ОСИПОВ ВАСИЛИЙ ИВАНОВИЧ

1943 елның көзендә совет гаскәрләре, Днепрдагы сугышлардан соң илбасарларны туган илебездән куып, көнбатышка таба омтылышлы төстә хәрәкәт иттеләр. Ләкин дошманны җиңүдә батырлык күрсәткән геройларның күбесе җиңүчеләр сафларында юк иде инде. Алар, Ватан өчен тормышларын биреп, Днепр буенда һәм азат ителгән авылларда башларын салдылар. Василий Осипов та Днепр буендагы бер биек курганда иптәшләре белән бергә мәңгегә ятып калды. Полк командиры Татарстанның Питрәч районында яшәүче Осиповларга улларының һәлак булуы һәм аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында хәбәр итте. Ләкин бернинди бүләк тә ата-ананың кайгысын җиңеләйтә алмады. Чөнки сугышның өч елы эчендә Иван Ефимович һәм Анисья Сидоровка өченче улларын югалттылар... Шуннан алда гына алар Василийга абыйсы Афанасийның һәлак булуы турында язганнар һәм аңардан Курск янындагы сугышларда фашистлардан Афанасий өчен үч алуы хакында язган хатын алганнар иде. «Соңгы сугышта көчемне кызганмый сугыштым, сөекле абыемны үтергән өчен гитлерчыларны дистәләп кырдым», — дигән иде ул. Бу — Василийдан туган якларга килгән соңгы хат булды. Курскидан Днепрга бару юлындагы өзлексез сугышларда аның хат язарга вакыты булмады, күрәсең...

Курск дугасындагы сугышта җиңгәннән соң, совет гаскәрләренең һөҗүме тиз һәм уңышлы җәелде. Алар ,дошманны эзәрлекләп, Украинага аяк бастылар һәм оккупацияләнгән районнарны бер-бер артлы азат иттеләр.

һөҗүм җиңел бармады: совет солдатлары көндезләрен сугыштылар, төннәрен маршта булдылар. Алар, җиңүле поход белән рухланган хәлдә, һәрвакыт алга барырга әзер тордылар. Ватылган немец машиналары һәм танклары аунап яткан юллар буйлап үткәндә, Василий һәм аның иптәшләре шатлык белән: «Безнең көч зур хәзер, туктаусыз һөҗүм итәбез», — дип уйладылар.

Шулай алар дошман оборонага хәзерләнгән Десна елгасына барып җиттеләр. Елга тар, ләкин немецлар аның көнбатыш ярын ныгытканнар һәм сугышка үзләренең барлык резервларын керткәннәр иде.

Осипов Десна аркылы 11 сентябрьда, иртәнге томаннан файдаланып, укчылар отряды белән чыкты. Көймәдән төшеп, гитлерчыларның алгы постларын туздырып ташлагач, сугышчылар окоплар казып позициягә урнаштылар. Озакламый җил иртәнге томанны таратса да, полк подразделениелә-ре елганы кичүләрен дәвам иттерделәр. Полк, көч туплап, икенче көнне дошманны яр буеннан чигенергә мәҗбүр итте һәм аны ул ныгып урнашкан бер авылда атакалады. Осипов үзенең штурм группасы белән ишек аллары һәм бакчалар аша авылның үзәгенә барып җитте. Йортларның тәрәзәләренә тондырылган гранаталар немец пулеметларын тынарга мәҗбүр иттеләр.

Десна буенда көрәш берничә тәүлеккә сузылды. Совет частьлары көн саен дошманның танклары һәм пехотасының бишәр-җидешәр контратакасын кире кайтардылар. Фашистларның 15—20 самолеттан торган труппалары күперләрне һәм совет подразделениеләре позицияләрен өзлексез бомбага тоттылар. Осипов хезмәт иткән полк һөҗүм итә торган юнәлештә Десна белән Днепр арасы ерак түгел иде. Ләкин укчылар бу бөек елгага тик 22-сентябрьдә генә барып җиттеләр.

23 сентябрь көнне Осипов десант отряды белән немец батареялары һәм пулеметлары уты астында Днепрның уң як ярына чыкты. Ярга аяк басу белән, взвод командиры сугышчыларны дошман траншеясына таба алып китте. Безнең сугышчылар өстенә пулялар һәм гранаталар яуды, ләкин алар туктап калмадылар, һәм озакламый дошман траншеясында кул сугышы башланды.

Осиповка пуля тиде, әмма ул дошманны тукмавын дәвам иттерде. Ул аткан пулялар фашистларны туктаусыз дөмектерде. Мылтык түтәсе белән бер фашистның эшен бетергәч, ул яндагы траншеяга граната ыргытты һәм взвод командирының, немецларның акыруларын басып, «алга» дигән тавышын ишеткәч, траншея буйлап алга йөгерде. Сугыш беренче траншөядан икенчесенә күчте, һәм ул траншея да алынды. Аннары немецлар, аңнарына килеп, совет сугышчыларына ташландылар. Батыр егетләрне тик яңа подразд ел ениел әрнең елганы уңышлы кичүләре генә һәлакәттән коткарып калды.

Немецлар, яр буендагы обороналарының өзелгән урынын ялгарга ашыгып, анда броневикларын, автомашиналарга төялгән пехоталарын китерделәр. Ләкин елганы кичкән совет частьларының да көче артаан-нан-арта барды. Бер көн үткәч, дошманны Припять елгасы тамагына алып ташладылар һәм, Киевка һөҗүм итәргә хәзерләнеп, партизаннар ядәмендә плацдармны киңәйттеләр. Шунда Василий Осиповның сугышчан юлы өзелде: ул плацдармны киңәйтү сугышларының берсендә батырларча һәлак булды.