Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ТОКАРЛИКОВ НИКИТА ЕВДОКИМОВИЧ

Бу вакытта җиңүле 1943 ел бетеп килә иде инде. Сержант Токарликов әлегәчә ерак тылда резервта булган артиллерия часте белән эшелоннарга төялде һәм көнбатышка, фронтка чыгып китте. Себер киңлекләрен кисеп үткән ерак юлда сугышчылар барып җитүләре белән кичекмәстән сугышка керәчәкләренә нык ышаналар, ләкин фашистларны фронтның кайсы участогында тукмаячакларын гына әле ачык белмиләр иде.

Батареяда бердәнбер татарлар булган Никита Токарликов һәм аның дусты Гомәр Шәйхиев, поезд Уралдан Волга буена таба борылыр һәм, бәлки, Татарстан аркылы узар дип өметләнделәр. Күптән инде, 1939 елда армиягә китүеннән бирле, Никита туган җирендә булмаган иде һәм хәзер, сугышка керер алдыннан, аның өйгә, Кәләй авылына телеграмма җибәрәсе, туганнарына хәбәр итәсе килде һәм кыска гына тукталышта алар белән күреп сөйләшәсе килде. Бу өметләр тормышка ашмады, туган яклар эшелон юлыннан кырыйда калды. Фронтның алгы линиясенә дә алар әле шундук эләкмәделәр. Резервта булып, Мәскәү янындагы кечкенә бер шәһәрдә ярты ел тордылар. 1944 елның җәйге һөҗүменә генә, полк тиешле хәзерлек ү|еп, ниһаять, 1 нче Балтик буе фронтына килде. Баш командованиенең танкка каршы истребительләр резервы часте буларак, полк хәлиткеч юнәлешләрдәге сугышларда катнашты. Артиллеристлар дошман оборонасын өзгәндә үзләренең орудиеләре белән пехотаның сугышчан сафларында бардылар; немецларның контратака юлларына да алар каршы чыктылар, дошман танклары һәм пехотасының ударларын кире кайтардылар.

Беренче фашист танкысын сержант Токарликов дошманның бер авылга контратакасын кире кайтарганда яндырды. Совет частьлары бу авылны алдылар, һәм иртәгесен һөҗүмне дәвам иттерергә хәзерләнгәннәр генә иде, шул вакытта аларның позицияләре каршына немең танкларының һәм бронетранспортерларының зур отряды килеп чыкты.

Сугышчан сафларга таралышып, фашистлар, танк пушкаларыннан ходга ата-ата, атакага кузгалдылар. Гитлерчылар юлында торган алтынчы батарея орудиеләре атмый тордылар. Үзенең дулкынлануын һәм сугышчыларның түземсезлеген тыеп, Токарликов якынлашып килгән машиналарны күзәтте һәм команданы көтте. Авылдан ярты чакрым арада немең автоматчылары бронетранспор-терлардан сикереп төштеләр дә тыгыз сафлар булып танклар артыннан килә башладылар. Шуннан соң да әле батарея ут ачмады. Дошманга 250—300 метр ара калгач кына, беренче атулар гөрселдәде. Бер танкны төтен баганасы урап алды, икенчесе чылбыры ватылудан туктады.

Токарликов үзенең орудиесенә килә торган ике танкның алдагысына атты. Беренче ату уңышсыз булып чыкты, икенчесе дә эләкмәде. Өченче снарядны җибәргәннән соң, сержант та, сугышчылар да җиңел сулап куйдылар — машина яна башлады. Отпорга очрагач, танклар йөрешләрен акрынайттылар. Моңа кадәр алар артына посынган автоматчылар алга чыктылар һәм авылга таба йөгерделәр. Токарликов орудиесе утны пехотага күчерде. Артиллеристларның батырлыгы һәм ныклыгы җиңде. Дошманга зур югалтулар китереп, алар үз чикләрен саклап калдылар.

— Менә, ичмасам, егетләр! Яхшы эшләдегез. Беренче танк белән тәбрик итәм! —диде батарея командиры лейтенант Соколов Токарли-ковка һәм аның сугышчыларына.

һөҗүмне бик тиз үстерә барып, безнең гаскәрләр Латвиягә барып керделәр. Кечкенә, чиста шәһәрчекләр, хуторлар һәм поселоклар бер» бер артлы тылда -кала килде. Барлык солдатлар кебек үк, Токарликов та Латвиядә Совет власте сугышка кадәр бер ел элек кенә урнаштырылганын белә иде, шулай да чуар крестьян басуларына һәм анда-санда урнашкан усадьбаларга карап ул таңга калды... Ана, бала чактан ук колхозда эшләгән кешегә, болар барысы да ят тоелды. «Хәзер инде биредә Совет власте мәңгегә урнашачак», — дип уйлап алды ул, илбасарларны эзәрлекли барганда...

Һөҗүм итүче гаскәрләр Балтик диңгезе ярларына якынлашып киләләр иде. Алар Балтик буендагы немец группировкасын башка фронтлардан, коры жир юлларыннан һәм Германия белән элемтә линияләреннән аеру куркынычын тудырдылар. Менә шуның өчен дә дошманның каршылык күрсәтүе яр буена якынаюның һәр адымы саен көчәя барды.

1 августта артиллерия полкы Митава шәһәре өчен сугышларда катнашты. Бу шәһәр дошманның диңгез яры буендагы соңгы ныгытылган пунктларының берсе иде. Шәһәр урамнарында һәм тимер юл станцияләрендә немецлар бөтен көчләренә тырышып каршылык күрсәттеләр, ләкин кичкә таба чигенергә мәҗбүр буллылар. Шулай да, Мигавадап куалап чыгарылуларына карамастан, алар шәһәр тирәләрендә тукталып калырга тырыштылар. Немецлар артиллериясе шәһәр кварталларына һәм мәйданнарына төбәп атты. һавада сәгать саен «юнкерохлар килеп чыкты, һәм бомбалар гөрселдәүдән хәтта борынгы замокның калын стеналары да дерелдәде.

Үзенең тармаклары белән Митаваны ике яктан әйләндереп алган Лиелупе елгасы биредә рәхимсез сугышлар мәйданына әверелде. Артиллеристлар пехота белән бергә елга ярларына урнаштылар һом гитлерчыларның көчле атакаларына каршы тордылар. Токарликов расчеты үзенең позицияләрен еш алыштырган дошман орудиеләре белән көрәш алып барды, аларның пулемет нокталарын сүндерде һәм, туп-туры төзәп атып, елгага ташланган фашистларны кырды. Бәрелешләр тукталып торган сәгатьләрдә кырый йортлардан, подваллардан шәһәр кешеләре чыкты һәм сугышчыларны урап алды. Аларның барысын да бер сорау дулкынландырды: «Немецлар яңадан кайтмаслармы? Борынгы Митавада моннан ары гебитскомиссар граф Мэдем хакимлек итмәсме?..»

— Барлык фашистик гебитскомиссарларны куалап җибәреп кенә калмабыз, әле алар артыннан Германиягә дә барырбыз, — дип җавап бирделәр солдатлар һәм офицерлар.

Немецлар шәһәрне кулда тотып кала алмадылар, ә совет танклары бу вакытта инде диңгез янына үттеләр. «Капчыктан» чыгып котылу өчен, гитлерчылар командованиесе, танк полкларыннан һәм мотопехотадан удар көч туплап, диңгез буйлап коридор ясарга маташты.

Ул көннәрдә танкларны юк итүчеләрне дошманның басымы канда аеруча көчле булса, шунда җибәрделәр. Август уртасында полк батареялары әһәмиятле районда позиция биләделәр, анда, разведка мәгълүматлары күрсәткәнчә, фашистлар ике танк дивизиясе туплаганнар иде. 18 август көнне иртә белән Токарликов расчеты үз пушкасы янында иде. Биредә сержант сугышчыларга командование мөрәҗәгате басылган листовканы укыды. «Сугышчылар, исегездә тотыгыз, — диелгән иде анда, — бу участокта немецларның Балтик буендагы гаскәрләренең бөтен группировкасының язмышы хәл ителә. Дошманның ниятләрен бозарга, аны ахыргача хәлсезләндерергә һәм юк итәргә — Ватаныбыз приказы әнә шундый».

Немецлар артиллериядән озак һәм бик көчле атулардан соң атакага кузгалдылар. Кликоляй дигән кечкенә генә авыл янына урнашкан дүртенче һәм алтынчы батареяларга каршы берьюлы иллеләп танк һәм үзйөрешле орудиеләр килә, алар артыннан калышмыйча пехота сафлары килә иде. Алар, совет батареялары җавап итеп атсыннар һәм үзләренең кайда урнашканын белгертсеннәр өчен, ерактан ук ата башладылар, ләкин безнекеләр атмый тордылар.

Гәрчә шушы кадәр корыч ташкын белән моңарчы очрашырга туры килмәгән булса да, би»к күп танклар күрүдән һәм канонададан артиллеристлар каушап калмадылар. Көрәшкә керергә һәм җиңәргә аларның ихтыяр көче җитәрлек иде, аларның бит беренче тапкыр гына сугышулары түгел иде.

Танкларны туп-туры төзәп атарлык кадәр якын җибәреп, батарея-лар барлык орудиеләрдән бер үк вакытта ут ачтылар. Токарликов, команданы көткәндә үк инде, үзенә цель итеп беренче рәттә килүче «тигр»ны сайлады. Гөрелди-гөрелди, танк алга ыргылды, ләкин сержантның күзе һәм пушканың прицелы аңарга төбәлгән иде. Беренче ату белән үк «тигр»га ут капты. Токарлйковның бервакытта да бу соңгы сугыштагы кебек уңышлы атканы юк иде. Шуннан соңгы алты снаряд белән ул тагын ике танкны җимерде.

Дошман снарядлары да батареяларның урыннарын капшап таптылар һәм орудиеләрне сафтан чыгардылар, йөзләп фашист танкларны узып, кычкыра-кычкыра Токарликов пушкасына ташланды. Кинәт — күз чагылдыргыч ут, шартлау... Никита яраланды һәм чукракланды. Егылган урыныннан көчкә генә торып баскач, ул пушка торган урында таралган металл кисәкләре генә күрде. «Ә иптәшләр ничек?» Берсенә орынып карады — үлгән. Әмма калганнары торып бастылар...

Төн җитте, ә сугыш басылмады. Гранаталар белән һәм автоматлардан атып, Токарликов үзенең сугышчылары белән фашистларны әле озак тукмады. Батарея позициясен бүтән урынга күчергәч, сержант, бер орудиенең наводчигы урынына үзе басып, тагын өч танкны юк итте.

Немецлар берничә тапкыр чигенделәр, шулай да, көчләрен яңадан үзгәртеп туплап, тагын атакага ташландылар. Безнең артиллеристларның уты сүрелде. Токарликов сугышчыларның ничек җиргә ауганнарын, авыр яраланган батарея командиры Соколовны тылга алып киткәннәрен күрде. Ә үзе ул һаман пушкасы янында булды һәм дошманнарга атуын дәвам иттерде. Әнә шулай, пушкасы янында үлгән килеш таптылар да аны ярдәмгә <килгән иптәшләре. Татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое Токарликовның үлемсез каһарманлыгын Балтия буеның ирекле халыклары онытмаслар.