Исемлек
ДАВЫДОВ СЕЛИВЕРСТ ВАСИЛЬЕВИЧ
1939 елда армиягә алынганга кадәр Селиверст Давыдов Балык бистәсе районында үзенең туган авылы Мельничный Починокта яшәде. Шунда ул мәктәптә укыды һәм яшүсмер чагыннан ук колхозда эшли башлады. Яшь колхозчы намус белән тырышып эшләде, актив комсомолец иде.
Ватан сугышы башланганда, кызылармеец Давыдов артиллерия частенда ике ел хезмәт иткән иде инде. Селиверст үзенең орудиесе белән фашист ордаларының беренче һөҗүмнәренә үк каршы торды, аннары озын-озак чигенү юлларында Украина, Дон далаларында сугышты һәм чигенә-чигенә Сталинградка килеп җитте...
Идел буендагы «бөек сугышларда аңа җиңү тантанасына кадәр катнашырга туры килмәде: ул ярты елдан артыграк вакыт запастагы полкта булды. 1943 елның җәендә сержант Давыдов, гвардияче артиллерия бригадасы составында орудие расчеты командиры буларак, Көньяк фронтта сугышты. Бу сугышларда ул снайперларча төз атучы данын яулап алды, ике орден һәм медаль белән бүләкләнде.
Артиллеристлар, Мелитопольне азат иткәндә, бик яхшы сугыштылар. Бригадага «Мелитополь» исеме, ә дошман танкларын юк итүдә үзләрен аеруча күрсәткән сугышчыларга, шул исәптән сержант Давыдовка да, Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Үзләренең оборонасын кеше үтә алмаслык дип исәпләгән оккупантлар:
— Мелитополь — Кырым капкасы. Без аны руслар җимерә алмаслык йозак белән бикләдек, — дип мактандылар.
Һәм чыннан да, оборона өчен юри эшләнгән кебек, табигый шартларга— текә йрлы Молочная елгасына, сазлыкларга һәм су баскан урыннарга— биредә танкка каршы казылгвн чокырларның, дотларның һәм гминаланган кырларның бөтен бер системасы өстәлгән иде.
Әмма совет сугышчылары Кырым капкасындагы бу «йозакны» җимерделәр. Алар дошманның бу оборонасын өзгәндә тормышларын аямыйча сугыштылар, һөҗүм алдыннан фронт командованиесе сугышчыларга: «Безгә көньякның язмышы тапшырылган. Җинү өчен бөтен нәрсә: халык мәхәббәте дә, гаҗәеп зур »көч тә, көчле корал да бар. Сталинград даны да, тәҗрибә зирәклеге һәм хәрби осталык та безнең белән. Үч алу өчен батырлыклар күрсәтергә чакыручы һөҗүм дәрте һәм йөрәкләребезнең ярсуы каршында -берни дә түзә алмаячак», — дип мөрәҗәгать иткән иде.
Беренче ударны елганы шәһәрдән көньяктарак сугышып кичкән частьлар ясадылар. Алар, су киртәсен үтеп, Мелитополь бистәләренә аяк бастылар. Артиллерия бригадасы батареялары да пехота подраз-делениеләре белән бергә хәрәкәт иттеләр.
Пехота һәм артиллеристлар дошманның котырынхы уты астында шәһәр тирәсендәге соңгы ныгытмаларына якынлаштылар. Монда алар-ның юлын сазлык киртәләде. Солдатлар аны, сугыш кнрәх-яракларын һәм коралны кулга күтәреп, бил тиңентен пычрак ерып үттеләр. Артиллеристлар позициягә вакытында килеп җиттеләр һәм, укчылар белән бергә, фашистларның беренче контратакаларын кире кайтардылар.
Тиздән сугышлар шәһәр эченә күчте. Давыдов расчеты 13 октябрьда үзенең орудиесен беренче булып шәһәр урамнарының берсендә урнаштырды, йортларның чарлакларыннан һәм подваллардан бертуктаусыз пулялар явып торды. Немеңлар шәһәрдәге барлык таш йортларны оборона өчен яраклаштырганнар һәм урамнарны тоташ дзотлар линиясенә әверелдергәннәр иде. Селиверст, йортларда урнашкан гитлерчыларның атуына үзе дә ату белән җавап биреп, дүрт пулемет оясын юк итте.
Расчет берничә йөз метр алга киткәч, немецларның танклар булышлыгында атакага килүче зур отрядын очратты. Төз атылган берничә снаряд алдан килүче танкны ватты. Ватык танк тар урамда башка танкларга юлны бикләп туктап калды һәм алар, урам чатына борылып, күздән югалдылар. Урамда берничә дистә мәет калдырып, дошманның автоматчылары да чигенде.
Икенче «көнне немец пехотасы танклар һәм үзйөрешле артиллерия булышлыгында шәһәрнең барлык районнарында да котырынып контратакага күтәрелде. Гитлерчылар, совет частьларын яулап алган позицияләреннән бәреп чыгарщ^га теләп, барлык көчләрен сугышка керттеләр.
Давыдов брудиесе спирт заводыннан бер читтә засадада тора иде. Озакламый монда немецларның өч танкысы күренде: урамны тетрәтеп алдан ике «тигр», алар артыннан бер уртача танк һәм автоматчылар киләләр иде.
Немецлар һич көтмәгәндә, Давыдов орудиесе якыннан торып бер тапкыр, икенче, өченче тапкыр атты... Алдан килүче «тигр» «яраланып» тукталды, ләкин ул тулысынча ватылмаган иде әле. Аның орудиесе тирәли әйләнеп, совет артиллеристларын эзләп тапты. Ләкин яңа снаряд фашистлауныкыннан элегрәк атылып, танкны яндырды.
Щуннан соң Давыдов позицияне алмаштырырга приказ бирде.
Артиллеристлар, орудиене икенче урынга күчереп, акация куаклары арасына яшеренделәр. Бу вакытында эшләнеп өлгерелде: иске позициядә немец снарядлары шартлый иде инде. Менә, орудие яңадан «телгә килде», һәм икенче «тигр» да, беренчесе кебек үк, ялкынга чорналды. Ләкин якын ук килеп җиткән фашистлар совет сугышчыларын камый башладылар. Давыдов гранаталар һәм автоматлар хәзерләргә кушты.
Немецларның сафта калган соңгы танкысы, үз солдатларына тидермәс өчен, атудан туктагач, Давыдов исән калган солдатларын контратакага күтәрде, һәр артиллеристка берничә фашист туры килсә дә, гитлерчылар совет сугышчыларының ярсулы ударына түзә алмыйча чигенделәр. Бу сугышта Селиверст үзе генә дә автоматтан атып сигез - фашистны дөмектерде. Ә качучы гитлерчылар артыннан аның исән калган орудиесе тагын снарядлар яудырды.
Штурм дәвам итте, һәм Давыдов орудиесе дә аз гына да тынып тормады. Аның курку белмәс расчеты урам сугышларында дошманның тагын ике танкысын, алты пулемет ноктасын һәм ротага якын солдатын юк итте.
...Мелитополь өчен барган сугышлардан соң ярты елдан артык вакыт үткәч, полк командиры Советлар Союзы Герое сержант Давыдовка:
— Сезне офицерлар курсына җибәрергә булдык. Ә аннары Берлинны бергә штурмларбыз, — диде.
Шулай булды да. Кече лейтенант Давыдов курсны тәмамлап үз частена кайткач, Берлин өчен сугышларда артиллерия взводы командиры булды.