Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ДРЯНИЧКИН МИХАИЛ ЕФИМОВИЧ

1944 елның ахырында, Эстония һәм Латвияне азат иткәннән соң, Балтик буенда сугышкан совет гаскәрләрен башка фронтларга күчерү башланды. Шул чакта капитан Дряничкин күптән инде батальон командиры булып хезмәт иткән укчы дивизия частьлары Висла аръягына 1 нче Украина фронтына күчерелделәр. Бирегә алар кырык бишенче елның нәкъ менә январь һөҗүме алдыннан килделәр.

Башта бу дивизия, икенче эшелонда һөҗүм итеп, немецларның төп юллардан кырыйда калган терәк пунктлары гарнизоннарын юк итү сугышларында катнашты. Гитлерчылар үз хәлләренең бөтенләй өметсез булуына карамастан, каты сугыштылар һәм бирелергә җыенмадылар. Силезия районына бару юлларында дивизиянең роле үзгәрде. Анда аның полклары, төп юнәлештә фашистларның оборонасын өзеп, алар-ны куәтле ныгытмаларыннан бәреп чыгардылар.

28 январьда эре индустриаль үзәк — Катовице өчен сугышларда капитан Дряничкин батальоны полкның башка подразделениеләреннән алда хәрәкәт итте. Ул шәһәргә бару юлындагы заслоннарны тар-мар китерде һәм шәһәрдә беренче булып дошман белән урам сугышлары башлап җибәрде. Батальонга һәр бина, урамнардагы һәр карыш җир өчен тартышырга туры килде.

Алга җибәрелгән штурм группалары йортларда урнашкан пулеметларны юк иттеләр, немецларның артиллерия һәм миномет позицияләрен атакаладылар, дошман отрядлары арасындагы элемтәне өзделәр. Алар артыннан килгән укчылар, квартал артыннан кварталны ала барып, уңышны ныгыта бардылар. Батальон алдына куелган бурыч үтәлгәч, капитан полк командиры подполковник Рязановка:

— Район дошманнан чистартылды, немецларның 60 солдаты һәм офицеры юк ителде, 45-е пленга алынды, — дип хәбәр итте.

Икенче көнне частьлар Одер ярларына килеп чыктылар һәм кичекмәстән аны кичәргә хәзерләнә башладылар. Урыны-урыны белән генә каткан киң сулы елга совет сугышчыларына кыенлыкларны, әйтерсең лә, юри арттырырга тели иде.

Полк командиры приказы буенча капитан Дряничкин батальонына Одерның көнбатыш ярына юл салу бурычы куелды. Төнгә таба елганы кичү өчен бөтен нәрсә әзер иде инде. Укчылар саперлар белән бергә саллар ясап суга төшерделәр; артиллеристлар, елганы кичүче отрядларга ут белән булышлык күрсәтергә хәзерләнеп, орудиеләренә уңайлы позицияләр сайладылар.

Салкын, җилле төн килде. Капитан роталарны йөреп чыгып, алар-ның әзерлеген тагын бер тапкыр тикшергәч, офицерлар һәм сугышчылар белән сөйләште. Яр буенда ул үзе кебек үк тынгы белмәс полк командиры белән очрашып, аның белән озак вакыт басып торды...

Елга аръягында күктә әледән-әле ракеталар ярылуын һәм һаваны капшаган прожекторлар нурларын күзәтеп, подполковник:

— Гитлерчылар борчылалар, алар Одерның совет гаскәрләрен берникадәр вакытка тоткарларга сәләтле соңгы рубеж икәнен/аңлыйлар. Алар нык торып сугышачаклар, моның өчен көчләре дә бар әле, — диде.

— Әйе, җиңел булм.аячак, ләкин безнең солдатлар сугышка омтылалар, Берлинга барып җитәчәкләренә шикләнмиләр,— диде аңа капитан. — Һәммәбез дә җиңү көненә кадәр яши алмабыз, әлбәттә. Әмма җиңгәнгә кадәр яшисе, Идел буена, Тәтешкә кайтасы килә...

Таң беленер-беленмәстә алдынгы отряд Одер аша чыга башлады. Немецлар артиллерия һәм миномет уты ачтылар. Ләкин көнчыгыш ярда урнашкан безнең орудиеләр һәм минометлар да җавапсыз калмадылар. Беренче сугышчылар, каршы як ярга чыгып, дошманга ата башлау белән, яңа подразделениеләр юлга чыктылар. Озакламый бөтен батальон елганың аръягында иде инде.

Безнең подразделениеләр елга аша чыккан урынга, Дюрхель авылы районына, дошман отрядлары китерелде, яр буена снарядлар, мжна-лар ява башлады. Роталар окоп казып тулысынча урнашып та өлгермәделәр, алар алдында унлап танк һәм үзйөрешле орудиеләр, пехота сафлары күренде. Дряничкин обстановканы полк командирына хәбәр итте, разведчик-артиллеристлар батареяларына цельләрне күрсәттеләр һәм, атакага килүче немецлар алдында ут стенасы күтәрелде. Дошманның контратакасы кире кайтарылды.

Берникадәр вакыт үтүгә, дошман яңадан контратакала ташланды. Ләкин ул да һәм аннан соңгы контратакалар да кире кагылды. Совет артиллеристлары һәм бронебойщиклар өзлексез атып тордылар һәм дошман танкларының яртысы яр буенда янып калды. Шуңа да карамастан допшан контратакаларын һаман кабатлый торды.

Дошман пехотасы, танклар булышлыгында, батальон урнашкан окопларга якын ук килгәч, көнчыгыш ярдагы батареялар, плацдармны саклаучыларны һәлак итүдән шикләнеп, атудан туктадылар. Сугышның хәлиткеч моменты килеп җитте. «Бер адым гына артка чигенсәң дә — бөтенесе бетәчәк»,— дип уйлады капитан, роталардан яраланучыларның һәм үлүчеләрнең күплеге турында хәбәр алгач. Ул ахыр чиккә «кадәр нык торырга приказ биреп, үзе дә дошманнарны автоматыннан атып кыра бирде.

Герой-бронебойщиклар һәм кулларына гранаталар тотып танкларга каршы чыккан сугышчылар фашистларның машиналарын чигенергә мәҗбүр иттеләр. Автомат-пулемет уты белән пехота да туктатылды.

Фашистлар чигенә башлагач, командирның: «Алга! Фашистларны кырып бетерергә!» — дигән тавышы яңгырады.

Батальон, дошманны эзәрлекли барып, яр буеннан шактый ерак китте, һөҗүм итүче сугышчылар сафында барган Дряничкин, каты яралануына да карамастан, кичкә кадәр сугыш кырында калып, яңадан оборонага күчкән батальонга җитәкчелеген дәвам иттерде. Караңгы төшкәч, елга аша көймәләр яңадан йөри башлагач кына, сугышчылар аны медсанбатка илттеләр, һәм ул шунда ике сәгатьтән соң үлде. Капитан М. Е. Дряничкинны бүләкләүгә тәкъдим итеп, армия командующие аның турында:

«Одерның көнбатыш ярында сугышка оста җитәкчелек иткәне, шәхси батырлык күрсәткәне, тормышының ахырына кадәр партия эшенә һәм Ватанга иксез-чиксез бирелгәнлеге өчен Советлар Союзы Герое исемен бирүгә лаеклы», — дип язды.