Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

НИГЪМӘТУЛЛИН ГАФИЯТ ЯРМӨХӘММӘТ УЛЫ

Гафият Нигъмәтуллин яшь чагында күп җирләр гизә. Ул 1915 елны Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туа. Аның әтисе, ярлы татар крестьянының мәңгелек юлдашы булган хәерчелектән качып, Гафият кечкенә чагында ук семьясы белән Уралга күчеп китә. Гафият анда 1931 елны ФЗӨ мәктәбен тәмамлый. Слесарьлык һөнәренә өйрәнеп, Уралның күп кенә шәһәрләрендә — Чиләбедә, Алапаевкада, Свердловскида эшли, әмма бер урында озак тукталып калмый.

1932 елны Гафият, туган җиренә—Мамадыш районына кайтып, «Пятилетка» совхозында эшли башлый, комсомолга керә; 1936 елны аны армиягә алалар. Армия аңа күп нәрсә бирә, һәм ул хезмәтен үтәгәч, совхозга кайтып, партия членлыгына кандидат булып керә, совхоз яшьләренең җитәкчесе — политбүлек начальнигының комсомол эше буенча ярдәмчесе була.

1939 елны Финляндия чигендә беренче атышулардан соң ук Нигъмәтуллин яңадан армия сафына баса. Аны 86 нчы мотоукчы дивизия полкларының берсенә рота политругы урынбасары итеп билгелиләр. Кешеләр белән мөгамәләдә гади, яхшы политик белеме булган һәм солдат күнегүләрен онытмаган Гафият, озак та үтми, бөтен ротаның хөрмәтен казана, ә аннары башланып киткән сугышларда батыр һәм оста командир булып таныла.

Фронтка бару юлында һәм кыска вакытлы ялга тукталып торган урыннарда политрук урынбасары һәрвакыт сугышчылар, үзенең комсо-молецлары арасында була. Солдатларга ул сугышның максаты, Финляндия сугыш чукмарларының оятсыз провокациясе һәм Ленинградның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең кирәклеге турында ачык һәм аңлаешлы итеп сөйли. Рота белән бергә Гафият Фин култыгы бозы өстеннән ясалган авыр походта катнаша һәм, дивизия, бу култыкның төньяк ярына чыгып, Выборг тылына ыргылган чакта, беренче булып атакага ташлана.

Нигъмәтуллин хезмәт иткән полк, сугыша-сутыша үзенә юл салып, финнар тарафыннан куәтле оборона пунктына әверелдерелгэн Скиппари авылына килеп җитә. Полкның авангарды, яшерелгән дзотлардан сибелгән ут астына эләгеп, зур югалтуларга дучар була. Яңа атака алдын-йан полк командиры майор Гусейнов урынны разведкаларга приказ бирә. Нигъмәтуллин, командир һәлак булгач, вакытлыча үзе командир булган взвод белән разведкага барырга теләвен әйтә. Сугышчылар коралларны җентекләп тикшергәннән соң, ак маскировка халатлары киеп, йомшак, тирән кар өстеннән алга шуышалар. Разведчиклар, дошманга сиздермичә, дзотларга егерме биш метрлап ара калганга кадәр үрмәлиләр, аннан аларга амбразуралар гына түгел, анда урнаштырылган пулемет көпшәләре дә ап-ачык күренә башлый. Сугышчылар, дзотларны яртылаш камап алып, ныгытмаларның һәр детален «капшыйлар».

Агачларда утырган «күкеләр», разведчикларны күреп, аларга ата башлыйлар. Чигенергә соң һәм куркыныч, ә бер урында яту тагын да куркынычрак була: дзотлардан атсалар, бөтен взводның тулысымча кырылып бетәчәгенә аз гына да шик калмый.

- Гранаталар хәзерләргә! — дип боера Нигъмәтуллин цепьта яткан сугышчыларына.

Сызгырып бирелгән сигнал буенча сугышчылар кардан күтәреләләр. Дзотларга уннарча гранаталар оча. Берничә минутка тирә-юньне ут һәм төтен, балчык кисәкләре һәм граната кыйпылчыклары каплый. Бербер артлы сафтан чыгарылган дзотларга кереп, сугышчылар аларда дошманның йөзгә якын солдат һәм офицерларын, уннарча пулеметын, танкка каршы ата торган орудиесен һәм бик күп сугыш кирәк-яракларын юк итәләр.

Кире кайтканда, Гафият бәхетсезлеккә очрый. Ул сукмактан читкә чыгып минага баса һәм контузия ала. Нигъмәтуллин штабта полк командирының аны кыю карар кабул иткәне өчен мактавын тыңлаганда гына аңына .килә, полк командиры аңа тылга дәваланырга китәргә куша. Штабтан чыккач, Гафият ротасына кайта һәм анда аңа политрук Заречновның һәлак булуы турында әйтәләр. Гафият, бер минут та икеләнеп тормыйча:

— Минем арттан, алга! Мин — политрук!—дип команда бирә.

Башы чатнап авыртуга карамастан, аның дошман урнашкан җиргә кадәр барып җитәргә һәм аның белән сугышырга көче җитә. Рота, яңа политрук җитәкчелегендә, батальон белән бергә авылга бәреп ,керә. Анда Нигъмәтуллин яңадан контузия ала, ләкин барыбер сафта кала.

Дивизия частьлары, һөҗүмле дәвам итеп, Скиппаридан соң, шул районда дошман оборонасының төп рубежын — Вилайоки авылын штурмлыйлар. Нигъмәтуллин ротасына алга барырга юлны суыкта да катмаган кечкенә генә елга киртәли. Дошманның каршы як ярдан каты ут ачуы сугышчыларны ятарга, .карга күмелергә мәҗбүр итә. Кул-аяк туңа, салкын җелекләргә үтеп керә, ләкин атакага ташланырга баш калкытулар уңыш китерми.

Аптырагач, Нигъмәтуллин тагын бер тапкыр тәвәккәллек ясарга карар бирә. Ул, дүрт сугышчысын ияртеп, яшеренеп елгага төшә һәм урыны-урыны белән боз өстеннән шуышып, кайбер җирләрдә суны ерып — бәхеткә каршы елга тирән булмый — икенче ярга чыга. Бу шома гына үтми. Кызылармеецларның берсе үтерелә, икенчесе яралана.

Елганы кичкәч күп тә үтми, өч батыр, яр буеннан кузгалып, авылның финнар ротаны утка тоткан җиренә барып җитәләр. Алар, сиздермичә генә тылдан дошман позицияләренә үтеп кереп, карга яшеренәләр һәм озакламый Гафият ишарәсе белән пулемет ояларына ут ачалар. Шуннан соң дошман пулеметлары атудан тукталалар.

Бурыч үтәлгәч, Нигъмәтуллин дошман тылына тирәнрәк үтеп керергә .карар бирә. Разведчиклар, кыска-кыска йөгерешләр ясап, шуыша-шуыша авылдан һаман саен читкәрәк китәләр. Шулай байтак ара үткәч, алар ял итәргә тукталалар, һәм ял иткәндә сугышчы Миңлегалиез фин чаңгычылары отрядын күрә. Тирән кар яңадан ярдәмгә килә. Разведчиклар, юл чатыннан бер читтә карга яшеренеп, дошманны якын ук җибәрәләр...

Дошман чаңгычылары юл чатына җиткәч (алар ике дистәдән артык булалар), тукталып бер төркемгә җыелалар. Гафият ут ачарга команда бирә. Ак финнарның яртысы кырылып бетә, калганнары чигенеп, кечкенә генә .калкулыкта ныгып алалар. Озакламый аларга тагын бер чаңгычылар отряды килеп кушыла. Өч батыр позицияләрен тиз генә алыштыралар. Алар яңа, уңайлы яшерен урыннан калкулыкта нәрсә эшләнгәнне җентекләп күзәтәләр. Төн якынлашкач, күзәтү шартлары начарлана, ләкин сугышчылар, финнарның иртәнгә кадәр берни дә эшләмәячәкләренә шикләнмиләр.

Өч батыр үтерелгән финнарның капчыкларыннан табылган сохари белән тамак ялгагач, түземсезлек белән кышкы озын төннең үтүен көтәләр. Алар таң белән юлга кузгалып берничә километр ара үткәч, калкулыкны тылдан камыйлар. Дошман һөҗүмне көтмәгән була. Фин чаңгычыларының бик азы гына качып котыла. Безнең егетләрнең тик берсе— командир гына яралана, аның аягына пуля тия.

Полкта геройларны шатланып каршылыйлар. Гаҗәпләнүеннән көчкә аңына килгән батальон комиссары Доценко аларга полк пр-иказын күрсәтә. Анда: «Политрук урынбасары Нигъмәтуллин, кызылармеецлар-дан Макаревич һәм Миңлегалиен егерме биш ак финга каршы тигезсез сугышта батырларча һәлак булдылар...» — дип язылган була.

— Сез исән икән! Котлыйм! — ди шатланып комиссар һәм батырларның һәркайсын аталарча коча. Яраланган Нигъмәтуллинга ул тылга китәргә боера. Ләкин Гафият дәваланудан кискен рәвештә баш тарта һәм ротада кала.

Икенче көнне дивизия частьлары Вила-йоки авылы гарнизоны калдыкларының каршылык күрсәтүен тәмам җ,имерәләр. Полкның бу соңгы сугышы һәм соңгы атулары була. 1940 елның 13 мартында Финляндия капитуляция ясый...

Госпитальдә дәваланганнан соң, Нигъмәтуллин, дивизиянең сугышларда аеруча батырлык күрсәткән башка сугышчылары белән бергә, Кремльдә кабул итүдә була. Анда аларга Михаил Иванович Калинин Ленин орденнары һәм Советлар Союзы Герое Алтын йолдызларын тапшыра.

Гафият Нигъмәтуллин армиядә калырга карар бирә һәм укырга керә. Ул хәрби-политик академиядә укыганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш башлану белән, Гафият фронтка омтыла, ләкин аның барлык үтенечләрен кире кагалар. 1942 елда укуын тәмамлап, өлкән политрук исеме алгач кына, ул частька җибәрелә.

Танкка каршы сугышучы артиллерия дивизионы комиссары постында Советлар Союзы Герое Нигъмәтуллин Калинин фронтында сугыша, яралана, кабат сафка кайта. 1945 елда ул немец пулясыннан һәлак була.