Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

НИКОЛАЕВ ВЛАДИМИР НИКОЛАЕВИЧ

Бөек Ватан сугышы башланганда, Владимир Николаев танк чилищесында укый иде. 1939 елның сентябрендә үк инде ул Казан мех фабрикасының элекке слесаре, үзе теләп армиягә китте Һәм менә хәзег мандир-танкист булырга әзерләнә иде. Училищены тәмамлаганнан соң, Владимирга тылда эшкә калырга тәкъдим иттеләр. Ләкин ул:

- Юк, бары тик фронтка гына! — дип җавап бирде.

Лейтенант Николаев өчен 1942 елның җәендә көньяктагы сугыш үзенең ихтыяр көчен, батырлыгын һәм хәрби осталыгын сынау сугышлары булды. Ул взвод командиры булып хезмәт иткән танк ттолкы чигенергә мәҗбүр иде. Немецлар, полкның елганы кичү юлын кисәргә омтылып, алгы якка һава десанты төшерделәр. Шул чакны Николаев аларның көчләренә разведка ясарга приказ алды.

Танкларга автоматчылар отрядын утыртып, взвод төнлә белән, сиздермичә генә, дошман биләгән авылга килде. Танклар авылга якын урында калдырылды, ә лейтенант үзе бер төркем сугышчы белән авылга җәяү китте.

Разведчиклар яшелчә һәм алма бакчалары буйлап беренче урамга килеп чыктылар һәм шуннан авылда ниләр барын күзәтергә тотындылар. Озак та үтми, каядыр якында гына авыз гармоненда уйнап җибәрделәр. Командир биш солдат белән шул тавыш ягына шуышып барды. Алар кәеф-сафа коручы гитлерчылар төркеме янына килеп җиттеләр һәм күзәтүне дәвам иттерделәр. Шулай итеп, дошманның кай тирәгә урнашканын ачыклагач, куаклыкларда калдырылган танклар янына кайттылар.

Җәйге төн кыска була бит, һәм Николаев, полкның килеп җиткәнен көтмәстән, караңгылыкны кинәт һөҗүм итү өчен файдаланырга уйлады. Часть командирына үзенең ниятен һәм дошман турындагы мәгълүматларны хәбәр иткәч, ул отрядны авылга таба алып китте. Ике танк һәм автоматчылар урамга бәреп керделәр, ә командир машинасы бакчаларга таба юнәлде. Немецларның орудиеләре, минометлары бар иде, шуңа күрә каты сугыш яктырганга хәтле, безнең подразделениелар килеп җитеп оккупантларны тар-мар итүне төгәлләгәнгә кадәр барды. Нәтиҗәдә, елганы кичү урынында юл ачылды. Озак та үтмәде, безнең ул часть, фашистлар гаскәрләренең басымына каршы торып, Миллерово янында оборонага күчте.

- Командованиенең приказы: бөтен көчне куеп, шәһәрне дошманга бирмәскә. Бер адым да чигенмәскә! — дип боерды полк командиры танкистларга.

Миллерово өчен каты бәрелеш өч көн дәвам итте. Орудиеләр гөрселдәве, моторлар гүләве тынып тормады. Николаевның танклары күп тапкырлар контратака ясадылар, ә аның исеме сугышчан листокларда урын алды.

Өченче тәүлек азагында немецлар яңа, иң куәтле атака башладылар. Алар инде шәһәргә якынлашып килгән моментта моңа кадәр яшеренеп торган Николаев взводы көтмәгәндә һөҗүмгә ташланды. Һәм бу кыю хәрәкәт сугышның нәтиҗәсен хәл итте. Танкистлар үрнәгенә ияреп, пехота да контратакага күтәрелде. Фашистлар тагын чигенергә мәҗбүр булдылар.

Ләкин җиңү шатлыгын кайгы шәүләсе томалады: сугыштан бер танк кайтмады. Снаряд ваткан бу машина дошман позицияләренә якын гына утырып калды, аның' Экипажына исә үлем яки әсирлек яный иде.

Танкистлар бәлагә эләккән дусларын ярдәмсез калдырмыйлар. Төнге караңгылык төшү белән үк, Николаев, рота командиры рөхсәте белән, үзенең танкысын иптәшләрен коткарырга алып китте. Мотор тавышын ишетү белән, немецлар ут ачтылар, ләкин Владимир ватылган танк янына килеп җитеп аны буксирга алды. Тик иң соңгы минутта гына, буксир тросын беркетеп, үз танкысына утырганда, лейтенант бәхетсезлеккә дучар булды: снаряд кыйпылчыгы аның аягын җәрәхәтләде. Ләкин шулай да ул ике машинаны да полк урнашкан районга алып кайтты.

Дәваланганнан соң яңадан сафка баскач, Николаев Кубаньда сугышты, анда дошманның берничә танкысын ваттырды, әмма үзе дә яңадан яраланды һәм яна башлаган танктан көчкә чыгып котыла алды. Госпитальдән Владимир үзенең иң якын дустына — әнисенә болай дип язды: «Син минем өчен хафаланма, әгәр үтерә калсалар, елама, ә горур,-лан: синең улың патриот буларак Ватанны намус белән саклады». Әнисе, Казан трамвай паркының карт эшчесе, болай дип җавап язды: «Мин синең белән горурланам, газизем. Син хәзер коммунист һәм бүтәнчә эш итү сиңа хас булмас иде». Оккупантларны совет җиреннән куалау вакыты җиткәч, Николаев гвардияче танк бригадасы белән көнчыгыш өлкәләреннән алып Польшага кадәр бөтен Украинаны үтте. Алда баручы отрядлар белән ул Днепрны кичте, Киевны азат итү сугышларында Ленин ордены белән бүләкләнде, ә Фастов янында аның танкысы тагы янды.

1944 елның җәендә инде капитан Николаев авыр танклар батальонының командир урынбасары иде. Дошман оборонасын өзгәннән соң һәм Львовны алгач, ул әнисенә болай дип язды: «Соңгы айда утыз тапкыр атакага бардым һәм бик күп гитлерчыларны тукмадым. Өйгә кайту юлы Берлин аша сузылган. Бу юл җиңел түгел, әмма без аны үтәрбез. Сездән мин һәркөн саен ераклаша барам, ләкин аның каравы җиңү якынлаша».

Ул көннәрдә Николаев командалыгындагы танклар отряды немец частьларының эре группировкасы флангысына чыкты. Әйләнеп үтеп чолгап алудан куркып, дошман аларга каршыга «фердинанд» дигән үзйөрешле биш орудие булышлыгында хәрәкәт итүче егерме «тигр» һәм «пантера» җибәрде. Дошманнарны бер биеклек аерып тора иде, уңайлы позицияне кулга төшерергә ниятләп, һәр ике як төрле тарафтан бик тиз шул биеклеккә ташланды. Бәхет совет танкистлары ягында булып чыкты. Биеклекне кулга төшереп, алар шундук ут ачтылар һәм беренче атуларында ук немецларның иң алдан килә торган ике танкысын сафтан чыгардылар.

Фашистлар туктадылар, тагын бер машиналарын югалтып, кире киттеләр һәм сафларын яңадан үзгәртеп кордылар. Иң алга аларньщ «фердинанд»лары чыкты. Ә танклар группасы биеклекне иңкү җирдән әйләнеп үтәргә маташты. Бу куркынычны күреп алып, Николаев алар-ның юлын кисәргә үзенең өч танкысын җибәрде һәм килеп туган хәл турында радио аша бригада командирына хәбәр итте.

Озак та үтмәде, бригада резервыннан ярдәмгә үзйөрешле ике батарея орудие килде. Батареяларның берсе танклар янына ук килеп туктады, икенчесе иңкүлек буйлап юл алды. Биеклек итәгендә яна торган «фердинанд»ларьш калдырып, немецлар күршедәге калкулыклар артына чигенделәр һәм шуннан торып ут ачтылар. Хәзер инде үз чиратында Николаев машиналарны иңкү җирдән алып барды һәм дошманны флангтан атакалады. Дошманның тагын дүрт танкысы һәм бер үзйөрешле орудиесе сугыш кырында хәрәкәтсез катып калды, ә аның бу отрядының калдыклары, артык каршылык күрсәтү турында уйламастан, тәртипсез рәвештә кире чигенделәр.

Генерал Рыбалко армиясе танкистлары һәм мотоукчылары тыелгысыз ташкын булып Львовтан В иел ага ыргылдылар. Дошманның артиллерия һәм бомбалар уты астында алар елга аша чыктылар һәм көнбатыш ярда плацдарм биләделәр. Бу сугышларда капитан Николаевның кулы яраланды, әмма ул тылдагы госпитальгә китәргә теләмәде, медсанбатта калды һәм аның белән бергә үз бригадасы артыннан китте.

Немецлар командованиесе Висла елгасы аръягында сугыша торган совет гаскәрләрен бер удар белән юк итәргә карар бирде. Әлегә үзләре кулында булган районнардан гитлерчылар Кола-Баранув участогын контратакаладылар, анда безнең частьлар елга аша чыгалар иде. Немецлар елганы кичү урынына бәреп кергәндә һәм аңа дүрт йөз метрга кадәр якын килгәндә, сугыш припаслары, ягулык һәм башка йөк төягән мең ярым чамасы автомашина яр буенда иде. Чиктән тыш авыр хәл туды. Плацдармны биләгән частьларның азык-төлексез һәм резервларсыз калуы ихтимал иде. Николаев барган медсанбат автомашиналары да бу вакытта яр буенда иде. Беренче атулар булу белән, яралы офицер кичү урынын саклаучыларның сирәк сафларына килеп кушылды, һәм рядовой солдат сыйфатында сугышты. Елга янына килгән фронт командующие урынбасары аны әнә шунда күрде дә. Капитан Николаевны генерал үткәндәге сугышлар буенча белә иде һәм оборонаны оештыруны аңа тапшырды.

- Теләсә ничек дошманны туктатырга һәм кичү урынын бирмәскә кирәк, меңләгән кешенең тормышы шуңа бәйләнгән,— диде ул, сугышчан бурыч куйганда.
- Приказ үтәләчәк, иптәш генерал! —дип җавап бирде аңа Владимир.

Бу кичү урынында ике көн, 3 һәм 4 августта, сугыш барды. Якын-тирәдә булган танкларны, үзйөрешле орудиеләрне һәм пехотаны туплап, Николаев дошманның котырынкы һөҗүмен кире кайтарды.

Фашистлар үтә алмадылар. Файдасыз атакаларында алар җиде танкларын, йөзгә якын солдат, офицерларын югалттылар һәм хәлсезләнделәр. Ә Николаев үзенең подразделениеләрен һөҗүмгә алып барды. Немецлар елгадан берничә километрга алып ташланды. Висла аша яңадан понтоннарда һәм күперләр буйлап машиналар, повозкалар, гаскәрләр чыга башлады...

Күп тә үтмәде, Владимир да. яңадан үзенең иптәшләре белән бергә Висла аръягында булды. Сентябрь ахырында ул әнисенә шатланып: «Бүгеннән башлап син — Советлар Союзы Герое анасы. Күргәнеңчә, синең улың Ватанны намус белән саклый. Әмма алда әле озын юл сузылган, һәм мин аны да шулай ук кыю үтәргә тырышачакмын», — дип язды.

Бу аның соңгы хаты иде. 1944 елның 2 Октябрена каршы төндә герой сугышта һәлак булды. ...Львовта «Шөһрәт Та!вы»нда шул яклардагы сугышларда үлгән күп кенә сугышчылар күмелгән. Анда ак каеннар күләгәсендә, чәчәкләр арасында һәйкәл тора, аңарга:

«Советлар Союзы Герое капитан Николаев Владимир Николаевич» дип язып куелган.