Исемлек
РУДАКОВ АЛЕКСАНДР ПАВЛОВИЧ
1941 елның июнендә Бөгелмә хәрби комиссариаты, Александр Рудаковны, моторист булуын исәпкә алып, танк училищесына җибәрде. Бер елдан соң кече лейтенант Рудаков Воронеж янында танк экипажы командиры иде инде.
1943 елда Курск сугышыннан соң Александр хезмәт иткән танк бригадасы Үзәк фронт гаскәрләре составында һөҗүмдә катнашты.
...Алтмыш километрлы ашыгыч марштан соң, танкистлар Лоев шәһәре турысында Днепрга килеп чыктылар һәм, төнлә белән аны кичеп, көнбатыш ярда инде плацдарм яулап алган пехота янына чыктылар. Бригаданың алгы подразделениеләре, кичекмәстән сугышка керешеп, шәһәргә бәреп керделәр.
Танкистлар барып кергәндә, Лоев шәһәрендә биналар урынында хәрабәләр һәм көл генә өелеп калган иде. Урамнарда беркем юк: чигенгәндә илбасарлар шәһәр халкының күбесен үзләре белән куып алып киткәннәр иде. Ләкин алар үзләренең кара эшләрен төгәлләргә өлгерә алмадылар. Танкистлар, алар арасында Рудаков та, шәһәр аша үтеп һәм дошманны эзәрлекләп, чигенүче гитлерчылар колоннасын һәм аларга көчләп ияртелгән лоевлыларны куып җиттеләр. Совет танкларын күргәч, лоевлыларны саклап барган немецлар куркып табан ялтыраттылар, һәм әсирләр азат ителде.
Икенче көнне, 20 Октябрьда иртә белән, батальон командиры офицерларны җыеп сугышчан бурыч белән таныштырды. Бригада немецлар-н-ың оборонасын өзәргә, 25—30 километр тылга үтеп керергә һәм анда Стародубка авылын алырга тиеш иде.
Немец позицияләренә авиация налетыннан һәм куәтле артиллерия хәзерлегеннән соң, нәкъ көндезге 12 сәгатьтә, сигнал ракетасы күтәрелде, һәм танклар атакага ыргылдылар. Рудаков, оста маневрлар ясап, дошман оборонасының алгы линиясенә барып керде. Аның танкысының орудие һәм пулемет уты гитлерчыларга яуды, ә гусеницалары ут .нокталарын изде.
Каты сугыш барышында танкларның зур булмаган группасы, шулар «арасында кече лейтенант Рудаков машинасы да, частьның сугышчан тәртибеннән аерылды. Бу группа, дошман ныгытмалары линиясен узып, аның каты каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә тоткарланган бригаданың төп көчләреннән киселгән булып чыкты. Танкистларга, үз көчләренә генә ышанып, мөстәкыйль хәрәкәт итәргә туры килде, ләкин рота командиры, барлык офицерларның һәм экипажларның хуплавына таянып, су-хышчан заданиене үтәүне дәвам итәргә һәм Стародубка авылына якынлашырга карар бирде.
Кечкенә генә урманга якынлашып килгәндә, иптәшләреннән бераз ..арттарак калган Рудаков урман кырыенда яшеренгән дошман орудие-ләрен һәм тягачларын күреп алды.
- Алга, изик фрицларны! — дип команда бирде ул экипажына.
һич көтмәгәндә килеп чыккан совет танкысын күреп, дошман орудиеләренең расчетлары качты, тягачлар үзләренә тигән снарядлардан яндылар, ә орудиеләр танк гусеницасы астында калып изелделәр. Дошман тупларын юк иткәч, Рудаков танкны отряд артыннан алып китте.
Фашистлар гаскәре штабы алга ерып кергән танкларны эзләргә самолетлар җибәрде. Ләкин дошман разведчиклары бөтен район өстендә бер сәгатькә якын очып йөрсәләр дә, куаклыклар арасына яшеренгән совет танкларын күрмәделәр. Шуннан соң танкистлар яңадан походка кузгалдылар.
Ун километрга якын тылга үтеп кереп, отряд кечкенә генә бер .авылга килеп җитеп, аны алды. Шуның алдыннан гына ул дошманның юлда очраган пехота колоннасын тар-мар иткән иде. Танкистлар авылда тукталмадылар, ләкин аны чыккач, дошман засадасы утына эләктеләр. Машиналар миналанган күперне читләтеп үткәч, алар өстенә «снарядлар ява башлады. Беренче булып рота командиры машинасы ватылды, аның артыннан икенче танк янды. Рудаков, бары тик тизлек һәм ныклык кына авыр хәлдән коткарачагын аңлап, механикка танкның тизлеген мөмкин кадәр арттырырга кушты. Башка экипажлар да аңың үрнәгенә иярделәр. Шул рәвешчә, алар куркынычлы зонаны үтеп киттеләр.
Билгеләнгән максатка — Стародубка авылына Рудаков өч машина белән килеп җитте. Алдан баручы машинада ул беренче булып авылга килеп керде һәм дошман гарнизонында каушау тудырды. Немец солдатлары һәм офицерлары, ныгытмаларын һәм коралларын ташлап, паникага бирелеп качтылар. Аларны пулемет уты, снарядлар һәм танкистлар тарафыннан кулга төшерелгән дошман минометы уты куып җитә торды.
Берникадәр вакыт үткәч, фашистлар, аңнарына килеп, югалткан позицияләрен кире кайтарырга маташтылар.
Атакага ташланган гитлерчыларны күргәч, кече лейтенант сугышчан дусларына:
- Хәзер иң авыры башланачак... яуланган позициябездән китмәячәкбез! — диде.
Чигенү турында сүз дә булуы мөмкин түгеллеген танкистлар болай да беләләр иде, әлбәттә.
Немецларның беренче басымы чагыштырмача җиңел кире кагылды. Урыннарын еш кына алыштырып, танкистлар күчмә оборона оештырдылар һәм уңышка ирешергә исәп тоткан дошманны һәрбер участокта төз атылган ут белән каршыладылар.
Яңа атакаларда немец пехотасына авиация һәм артиллерия булышлык күрсәтте. Башта авыл өстенә бомбалар һәм снарядлар яуды, аннары җирдән автоматчылар калыктылар. Совет танклары я биналар арасында яшеренделәр, я тиз генә ачык позициягә чыгып дошманны утка тоттылар. Сугыш бер тәүлеккә якын шулай дәвам итте. Танкистлар, бригаданың башка подразделениеләре килеп җитеп дошманны чигенергә мәҗбүр иткәнгә кадәр, гитлерчыларның шундый өч контратакасын кире кайтардылар һәм аларны зур югалтуларга дучар иттеләр.
Командование батыр офицерның сугышчан хезмәтенә бәя биреп: «Плацдармны киңәйтү буенча алып барылган сугышларда үз алдына куелган бурычны иптәш Рудаков бик яхшы үтәде, һәм ул Советлар Союзы Герое исеме алырга лаек»,— дип язды.