Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

РЫЖОВ МИХАИЛ ИВАНОВИЧ

1944 елда Оренбург авиация училищесы курсантлары Совет информбюросының безнең гаскәрләрнең җиңүләре, фашист илбасарларны яңадан-яңа шәһәрләрдән һәм авыллардан куып чыгарулары турында һәр көнне хәбәр ителә торган сводкаларын йотлыгып тыңлыйлар һәм укыйлар, совет җирен тулысынча азат итү сәгате якынлашуын аңлыйлар иде.

Училищега авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумыннан килгән, Татарстанның Балык Бистәсе районы Уракчы авылында туып үскән Михаил Рыжов та алар арасында иде. Иптәшләре белән бергә ул фронттагы вакыйгаларны игътибар белән күзәтеп барды һәм, укуны тизрәк бетереп, сугышка китү дәрте белән янды.

Аның бу теләге 1944 елның июнендә тормышка ашты. Ниһаять, кече лейтенант Рыжов фронтка килде. Ул хезмәт итәчәк штурм авиаполкы коры җир гаскәрләренең Белоруссиядә һәм Польшада киң фронт белән һөҗүменә булышлык күрсәтә иде. Училищедан килгән яшь очучылар да кичекмәстән эшкә керештеләр.

Старо-Дупянки, Чаплино, Янохи янындагы беренче очышларда ук Михаил «илюшин»нарның зур группалары сафларында дошман частьларын штурмлады һәм бомбага тотты. Полк немецларның Цеханув аэродромына җимергеч удар ясады. Заданиене үтәүдә 12 «ил» катнашты. Дошман ударны көтми иде. Аэродромны саклаучы зенит орудиеләре штурмовикларны көчле ут белән каршылаган булсалар да, аэродромдагы самолетларның берсе дә һавага күтәрелергә өлгерә алмады. «Ил»лар /группасы, орудие һәм пулеметлардан ут ачып, дошманның зенит батареяларын атудан туктаттылар, ә башка звенолар очу кыры өстендә ут уйнатып уздылар. Штурмовиклар аэродром өстеннән ике тапкыр очып үткәч үк, немец самолетлары, ягулык китерүче машиналар һәм каралтылар яна башлады. Аэродром өстеннән актык тапкыр очканда, Рыжов очу кыры читендә сугыш припас-лары урнашкан җирдә ике зур шартлау күрде.

1945 елның январенда совет гаскәрләре Көнчыгыш Пруссиягә бәреп керделәр, һөҗүм итүче частьлар һәр адымда куәтле оборона корылмалары очраттылар. Анда безнең артиллериягә күп көч куярга туры килде. Ут эстафетасы «сугыш алласы»ннан авиациягә күчте, һавада йөзләрчә самолетлар күренде. Бомбардировщиклар дошманның ныгытмаларын, складларын, техникасы тупланган урыннарны тар-мар иттеләр, ә штурмовиклар траншеяларына, юлларына ут чәчтеләр, танкларын һәм машиналарын җимерделәр.

- Бер участокта немецлар, контратакага хәзерләнеп, ашыгыч рәвештә өстәмә көчләр китерделәр. Безнең коры җир гаскәрләренә авиация ярдәме кирәк булды. Командование штурмовикларны чакырды.

Күп тә үтмәде, Рыжов җитәкчелегендә дүрт штурмовик шоссе юлында дошманның пехота төялгән автомашиналар колоннасы өстенә килеп чыкты. Самолетлар колонна өстеннән беренче кат очып узгач ук, алгы машиналар яна башлады. Колонна тукталды һәм паника купты. Шуннан файдаланып, штурмовиклар колонна өстенә яңадан бомбалар һәм снарядлар яудырдылар.

Рыжов хезмәт иткән полк очучылары һәр көнне тимер юл узелларын һәм магистральләрен штурмладылар. 21 февральдә Рыжов группасы бер зур станциягә уңышлы удар ясады һәм аны сафтан чыгарды.
Данциг өчен барган сугышларда очучылар зур роль уйнадылар. Алар аны коры җир гаскәрләре килеп җиткәнче үк штурмлый башладылар һәм дошманның хәрәкәтен параличладылар.

Шундый киеренке көннәрнең берсендә Рыжов ике тапкыр заданиене үтәргә очты һәм, һавада куе болытлар булуга да карамастан, «ил»ла-рын чит шәһәр урамнарында һәм бистәләрендә билгеләнгән цельләргә төгәл алып барды. Өченче очуда ул өлкән лейтенант Корсунский командалыгындагы штурмовиклар группасы составында иде. һавага күтәрелеп бераз очкач, командир машинасының радио аппаратурасы эшләми башлады. Озакламый җирдән: очу юлын үзгәртергә һәм немец артиллериясен юк итәргә, дигән боерык алынды. Корсунский приказга җавап бирмәгәч, Михаил аның рациясе бозылганлыгын сизеп алды һәм ныклы бер карарга килде. Шунда ук ул самолетларның очышына җитәкчелек итү пунктына:

«Сезне аңладым! Сезне аңладым! Цель өстенә барабыз», — дип җавап бирде. Аннан соң ул, командир урынын алып, иптәшләренә: «Минем арттан иярегез!» — дип, группаны үз артыннан алып китте. Дошман артиллериясе позициясенә барып җиткәч, штурмовиклар аның өстеннән өч тапкыр очып уздылар һәм ике батареяны юк иттеләр.

20 апрельдә Рыжов, безнең гаскәрләргә Берлинга юл салу максаты белән, һавага биш тапкыр күтәрелде. Шатлыклы җиңү көннәрендә авиация армиясе командованиесе соңгы сугышларда үзләрен аеруча күрсәткән очучыларны Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим итте. Бу исемлектә Михаил Иванович Рыжов та бар иде.