Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ВӘЛИЕВ ӘГЪЗАМ ҖИҺАНША УЛЫ

Очучы-истребитель Әгъзам Вәлиев сугыш елларында биш йөз дә бер очыш ясады. Совет күгенең тынычлыгын бозган фашист һава ерткычлары белән аңа беренче тапкыр Ленинград янында очрашырга туры килде. Ә соңгы биш йөз дә беренче очышын авиация полкының ветераны майор Вәлиев Җиңү көне алдыннан Чехословакиядә ясады. Бу вакытта ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән иде инде.

Әгъзам сугыш башланыр алдыннан гына хәрби очучы булды. Туган авылы Каргалыда укыганда һәм Чистайда елгачылар ФЗӨ мәктәбендә слесарьлык һөнәрен үзләштергәндә үк, ул аэроклубта укучы һәм очучылар мәктәпләренә китүче яшьтәшләреннән һәм үзеннән бераз өлкәнрәк иптәшләреннән көнләшә иде. Ул үзе һавага беренче тапкыр 1937 елны Ташкент аэроклубы аэродромыннан күтәрелде һәм шунда чакта хәрби училищега керде.

...Илбасарлар өере илебезгә ыргылганда, кече лейтенант Вәлиев хезмәт иткән авиаполк очучыларына зур киеренкелек белән эшләргә туры килде. Әгъзам үз звеносы белән Новгород һәм Псков янында дошманның танк колонналарына разведка ясады һәм штурмларда катнашты, Волга станциясен һәм Калинин шәһәрен немец авиациясе ударларыннан саклады, Волокаламск һәм Можайск тирәләрендәге юлларда дошманның һөҗүм итүче частьларын кырды.

1941 елның унынчы августында аның самолеты зарарланды. Ул аэродромга зур кыенлык белән генә кайтып җитте. Җиргә төшкәндә, самолетның асты-өскә килеп, Әгъзамның башы каты яраланды.

1942 елның башында, Вәлиев сәламәтләнеп госпитальдән фронтка кире килгәндә, полк Көнбатыш фронтта сугыша иде. Волхов, Брянск, Орел, Белев шәһәрләре янында дәһшәтле һава сугышлары дәвам итә иде. Бу сугышларда Әгъзам, иптәшләре белән бергә, дошманның өч самолетын бәреп төшерде.

Шул ук елның язында һәм җәендә армия командованиесе Вәлиевкә һәм аның очучыларына дошманның Мценск янындагы оборона сызыгына разведкалар ясаган өчен берничә тапкыр рәхмәт белдерде. Алар алып кайткан мәгълүматлар командованиегә фашистларның нәрсә эшләгәнен, артиллерия батареяларының, танк частьларының һәм резервларының кайда урнашканлыгын һәрвакыт белеп торырга мөмкинлек бирде.

Зубково районына очкан вакытта звено зур бер сугыш кирәк-яраклары складын һәм аның янында тезелеп торган шактый күп машиналарны һәм олауларны күрде. Командир сигналы буенча, аларга атака ясалды. Бер-бер артлы кабатланган өч атака нәтиҗәсендә, склад урынында соңыннан озак вакыт янгын котырынды һәм тирә-юньгә шартлау тавышлары ишетелеп торды...

Икенче тапкыр Белев янында Вәлиев җитәкчелегендәге биш самолет гитлерчыларның резервтан килгән яңа частена һөҗүм ясады. Совет самолетларының берничә минутка гына сузылган штурмы нәтиҗәсендә немецлар ике йөзгә якын солдат һәм офицерларын югалттылар. Шул ук районда, Белевтан бераз көнбатыштарак, 8 июльдә «мес-сершмитт»ларның зур бер отряды совет самолетларын атакалады. Вә-лиевкә берьюлы дүрт фашист истребителе ташланды. Әгъзам алар белән тигезсез сугышка кереште. Озакламый аның самолетын күп җирдән пулялар, тишеп узды, үзенең уң кулы яраланды. Әгъзам, кулының каты авыртуына түзеп, маневрлар ясый-ясый машинасын кайтыр юлга борды. Ләкин дошманнар аны кулдан ычкындырырга теләмәделәр. Пулеметтан атылган яңа очередь кабинаны тишкәләде, пулялар Әгъзамның аягын яраладылар, самолетта кабынган ялкыннан аның бите пеште...

«Беттем!» дип уйлады Вәлиев, ләкин күңелеңдәге өмет чаткысы аңа машинасын идарә итәргә булышты: ф.ронт сызыгы якын иде инде... Ул, берни дә күрмичә диярлек, актык көчен җыеп, кабинадан сикерде. Парашют аны җиргә һушыннан язган хәлдә төшерде. Шул урында оборона да торган совет сугышчылары аны кичекмәстән госпитальгә озаттылар.

1944 елны Украинаның яңгырлы җылы кышы һәм сүрән язы авиациянең хәрәкәтен кыенлаштырды. Летчикларга дошман белән генә түгел, һава кыенлыклары белән дә көрәшергә туры килде. Заданиеләргә бу чорда иң тәҗрибәле летчиклар гына җибәрелде.

Күк йөзен куе болытлар каплаган көннәрнең берсендә Вәлиев дошманның ерактагы базаларын разведкаларга очты. Дошман базаларына тылдан, болытларга яшеренеп очып кереп, командованиене кызыксындырган объектларны разведкалагач, ул кайтырга чыкты. Ләкин һич көтмәгәндә аңа дошманның ике истребителе һөҗүмгә ташланды, һәм тигезсез сугыш башланып китте. Вәлиев оста сугышты, немец аслары үзләренең өстенлекләренә юкка гына ышандылар: аларның берсе ялкынга чорналган «мессеры» белән җиргә кадалды, ә икенчесе куркып кире борылды. Вәлиев үзенең зарарланган самолетында сау-сәламәт килеш үз частена кайтып җитте...

Ул чакта командиры майор Вәлиев булган эскадрилья полкта хаклы рәвештә беренче урында санала иде. Эскадрилья летчиклары штурмовикларны озатуларда, Тернополь, Львов шәһәрләре янындагы каты сугышларда һәм аннары туган илебез чикләре тышында дошман гаскәрләренә ясаган кыю налетларда җирдәге гаскәрләрнең зур таянычы булдылар. Бу сугышларда алар дошманның 28 самолетын бәреп төшерделәр.

Әмма Вәлиев һава разведчигы хезмәтен барыннан да ныграк ярата иде. Ул ясаган сугышчан очышларның яртысы диярлек, төгәлрәге — 221 е, разведка очышлары булды.

Дошманның башын әйләндерерлек ялган курслар белән ул, бер ялгызы яки (иптәшләре белән бергә, зенит артиллериясе тидерә алмаслык биеклектән фронт сызыгы аша очып үтә һәм. болытларга яшеренеп һәм һава патрульләреннән качып, кирәкле объект өстенә көтмәгәндә барып чыга иде. Фотография һәм радио элемтәсе остасы буларак, ул коры җир гаскәрләре штабларына һәм штурмовикларга дошман турында кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта иде.

Львов янында андый очышлар аеруча уңышлы булды. Разведчик шәһәр өстенә, дошман оборонасының иң әһәмиятле участокларына берничә тапкыр үтеп керде.

Гитлерчылар, Украина җирләренең соңгы километрларын югалта барып, аның һәр карышына нык ябышып яттылар. Шундый обстановка-да корпус штабы һава разведчикларына дошманның контрһөҗүм өчен кайда һәм нинди көчләр туплаганлыгын белергә кушты.

...Вәлиев,, фронт сызыгын үтеп, дошман тылында очканда, альтиметр 6000 санын күрсәтә иде. Болытлар арасыннан һич көтмәгәндә совет самолеты килеп чыкканда, немец аэродромы өстендә «мессершмитт»лар очалар иде. Ләкин фашистлар, аңнарына килеп, биеклеккә күтәрелеп өлгергәнче, Вәлиев аэродром районын фоторәсемгә төшереп өлгергән иде инде. Немецлар разведчикка ташландылар, әмма аның куәтле утына очрагач, читкә борылдылар. Вәлиев, дошманның каушап калуыннан файдаланып, машинасын куе болытлар арасына алып кереп, очыш юнәлешен үзгәртте һәм эзәрлекләүчеләрне саташтырды. Алынган мәгълүматларны ул кичекмәстән радио аша штабка тапшырды һәм берничә минуттан шактый зур бер авыл өстенә барып чыкты. Җирдән самолетка дошманның зенит артиллериясе ата башлады, ләкин летчик, моңа игътибар бирмичә, эшен дәвам иттерде. Ул аэродромга кайтып җиткәндә, аннан 'бом|бардир0'вщиклар, штурмовиклар күтәрелеп, майор Вәлиев күрсәткән цельләргә таба очалар иде инде...

Фашист истребительләре Вәлиевне күп тапкырлар эзәрлекләделәр, зенит орудиеләре аңа меңнәрчә снаряд атты, әмма аның беркайчан да заданиене үтәми калган чагы булмады.

Үзенең һава разведчигы данын майор Вәлиев Будапешт, Вена, Брно өчен барган соңгы сугышларда тагын да ныгыта төште.