Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ВОРОБЬЕВ ПЕТР ЕГОРОВИЧ

Ун елдан артык, коллективлаштыруның беренче көннәреннән алып 1941 елның июненә кадәр, Петр Егорович Воробьев элекке Тәкәнеш районының «Красный крестьянин» колхозына җитәкчелек итте. Колхозда эшләр әйбәт бара иде, аның байлыгы артты, кешеләрнең тормыш хәле яхшырганнан-яхшырды. Колхозчылар белән бергә председатель артель хуҗалыгын тагын да үстерүнең зур планнарын төзеде. Әмма шул чак сугыш башланып китте.

Авылдашларына армый-талмый эшләргә наказ биреп, Воробьев хәрәкәттәге армиягә китте һәм август аенда фронтта иде инде. Вязьма янындагы кан коюлы рәхимсез сугышларда, ул дошман атакаларын батырларча кире кайтарды; снаряд кыйпылчыгы аягын җәрәхәтләп, иптәшләре ут астыннан алып чыккач кына, ул сугыш кырыннан вакытлыча китеп торды.

Бер айдан ук Воробьев яңадан сафка басты. Аннан соң да ул күл тапкырлар яраланды, ләкин үзе дә дошманны рәхимсез тукмады. Көннәрнең берендә ул командалык иткән отделение дошманның көчле танк атакасын кире кантарлы, берничә машинасын юк итте. Командир үзе ике танкны яндырды, ә немецларның авиация һөҗүме вакытында, броня тишкеч мылтыктан атып, пикировать итүче бер бомбардировщикны бәреп төшерде.

Чираттагы яраланудан соң, ул госпитальдән укчы полкка эләкте һәм фронт юлының күп өлешен шунда үткәрде. Монда Петр Егоровичка күп тапкырлар разведка заданиеләре үтәргә туры килде.

Бервакыт, фронтның полк биләгән участогында дошман сизелерлек дәрәҗәдә җанлана башлагач, Воробьев отделениесенә моның сәбәбен ачыкларга куштылар. Монда немецларның яңа танклар часте килгәнлеге билгеле иде. Менә разведчиклар шул частьның көчен белергә, ә мөмкин булса, берәрсен пленга эләктерергә — «тел» алып кайтырга тиешләр иде.

Төнлә Воробьев отделениесе белән бергә (баручы саперлар немецларның чәнечкеле тимер чыбык киртәләрен бик оста һәм бернинди тавышсыз гына кистеләр. Алгы сызыкны хәвеф-хәтәрсез үтеп, разведчиклар гитлерчылар урнашкан җиргә үк үтеп керделәр һәм зур авылга якынлаштылар. Аларны беркем күрмәде; авыл кырыена килеп җиткәч, җиргә ятып күзәтергә керештеләр. Иң якындагы йорт янында моторлары сүндерелмәгән ике танк тора, шунда ике сакчы йөри. Тәрәзәләр аша өй яктысында кеше шәүләләре күренгәли, -исерек тавышлар ишетелә.

— Часовойларны юк итәбез дә йорт эченә гранаталар тондырабыз. Кем булса да танкны йөртә алырмы? — диде Воробьев солдатларга, шыпырт кына.

— Алабыз, тик часовойларны шундук дөмектерергә кирәк булыр, — диделәр аңа солдатлар.

Воробьев ике солдат белән шуышып часовойларны дөмектерергә китте. Танк моторлары тавышы астында алар янына якын килү читен түгел иде. Воробьевка якынрак торган часовой җиргә утырды да аяк киемен салып яңадан кияргә кереште. Шул минутта ул разведчик пычагына юлыкты. Тавыш-тынсыз гына икенчесе дә ауды. Шунда ук тәрәзәгә гранаталар бәйләме очты. Инде эшне төгәлләргә ике-өч минут вакыт җитә иде. Разведчиклар тиз генә өйгә керделәр, бер офицерның сумкасын һәм үлгән танкистларның документларын алдылар да, уянып кабалана башлаган фашистларның уты астында танкларга утырып, авылдан чыгып тайдылар.

Кыю разведчикларның иртәнге якта трофей танкларда частька әйләнеп кайтуларын күргәч, полкташлары бик нык гаҗәпләнделәр. Полк командиры аларның барысына да рәхмәт белдерде.

1944 елның июнь азагында Белоруссиядә совет армияләре һөҗүмгә күчтеләр. Барлык төр гаскәрләрнең куәтле удары белән беренче көнне үк Проня елгасында дошманның оборонасы өзелде.

Воробьев үзенең отделениесе белән саперларның елганы кичү чараларын эшләгәннәрен көтеп тормады, чөнки тар гына Проня алар өчен тоткарлык түгел иде. Алар, өзлексез ут астында көнбатыш ярга үтеп -:ь»глл. дошман траншеясына беренче булып бәреп керделәр. Елга янына килеп җиткән безнең батальонның дошман пулеметы утыннан җиргә ятканлыгын күреп, Воробьев траншея буйлап немец пулеметчиклары позициясенә таба китте. Озак та үтмәде, сержант максатына иреште. Пулемет юк ителде, һәм батальон елганы кичте.

Ике көн үткәч, 28 июньдә, безнең һөҗүм итүче частьлар дошман оборонасының яңа рубежына—Бася елгасы буена —килеп чыктылар. Батальон командиры Воробьев отделениесенә немецларның елга плотинасы янындагы сакчыларын юк итәргә, елганы кичү урынын алырга һәм аны сакларга задание бирде. Бурычны аңлатып, батальон командиры:

— Иң мөһиме—фашистларга плотинаны шартлатырга ирек бирмәскә, — диде.

Куе томан төшүдән файдаланып, сизмәсеннәр өчен бернинди тавыш-тын чыгармыйча, сугышчылар шуыша-шуыша күпер алды ныгытмаларына барып җиттеләр, часовойларны, тревога сигналы биреп өлгергәнче, юк иттеләр. Шулай ук тавыш-тынсыз хәрәкәт итеп һәм сакчы постларны юк итә барып, алар сакчыларның төп көчләре урнашкан урынга якын ук килеп җиттеләр дә ныгытмаларга бер-бер артлы гранаталар яудырдылар.

Немецлар плотинага ут ачтылар, ләкин соң иде инде: елганы кичү урыны Воробьев сугышчылары кулында иде. Алар артыннан ук теге як ярга полкның бүтән подразделениеләре чыкты.

һәм менә, ниһа(ять, совет частьлары алдында Днепр, ә аннары Минскига, чик буена бара торган юллар.

— Белоруссияне азат итәбез дә Германиягә барабыз. Озакламый Гитлер дөмегәчәк! — диделәр сугышчылар.
— Туган җирләребезгә кайткач, гвардеецларча эшләрбез, — дип хыялланды Воробьев.
— Колхозчылар председательне көтә торганнардыр. Хас язалармы, иптәш сержант?
— Көтәләр. Авылда да хәзер хәлләр авыр дип язалар...

Могилев янында Днепр түбән агымындагы кебек киң һәм куәтле түгел, әлбәттә, ләкин монда да ныгытмалар артына яшеренгән дошман уты астында елганы кичү җиңел булмады.

Днепр аша чыга башлагач ук, Воробьев ике отделениедән торган бер төркем сугышчы белән йөзеп кереп китте. Немецлар аларга минометлардан, пулеметлардан һәм автоматлардан ут яудырдылар, әмма кыю сугышчылар ныклык белән уң як ярга йөзә бирделәр. Судан чыккач, автоматларны сөртү өчен берничә минутка гына тукталып тордылар да шундук сөзәк ярдан өскә таба үрмәләделәр. Анда барысы да исән-сау менеп җитә алмады, ләкин менеп җиткәннәре, бердәм рәвештә, немец окобына ташландылар.

Воробьев отрядына ярдәмгә солдатларның тагын бер кечкенә төркеме килеп җитте, һәм алар бергәләп икенче траншеяны да алдылар. Анда кулга төшерелгән минометларны һәм пулеметларны шундук контратакага кузгалган фашистларга каршы бордылар. Ул траншеяларда бик күп дошман мәетләре ятып калды, ә ике офицерны пленга алдылар. Ләкин отрядның да көчләре азайды. Немецларның яңа контратакасын алар инде бары бишәү, калгач кире кайтардылар, аннары алар икәү генә исән калды, һәм, ниһаять, командир берүзе калды.

Воробьев пулеметтан бер адым да китмәде; шул чакны ул артта, окопта, шикле хәрәкәт сизде. Бу — беренче бәрелештә тукмалган һәм пленга төшкән офицерларның аңга килеп, батыраеп, ялгыз совет сугышчысына һөҗүм итәргә хәзерләнүләре иде. Петр автомат приклады белән гитлерчыларның якындагысын «тынычландырды», ә икенчесе, киемнәре телгәләнеп беткән һәм канга буялган сержантка карап, яңадан кулларын күтәрде.

Герой Воробьев котылу өметен югалткан иде инде, ләкин шул чакта яр буенда «Ура!» тавышы яңгырады: елга аша чыккан батальон иптәшләрен коткарырга килеп җитте.

Чигенүче оккупантларны эзәрлекли барып, полк икенче көнне Минск шоссеена килеп чыкты, һәм шунда 29 июнь көнне сержант Воробьев авыр яраланды. Аңа госпитальләрдә озак дәваланырга туры килде. 1945 елның 24 мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде, Ул 1946 елда гына туган авылына кайтты һәм анда озак еллар буена тагын колхозга җитәкчелек итте.