Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ПРИВАЛОВ ДМИТРИЙ КАРПОВИЧ

Старшина Привалов 1943 елның сентябрендә укчы полк составында Днепрга килеп чыкты; бу вакытта ул әле аның ветераны түгел иде. Бу частька ул моннан берничә ай гына элек авыр җәрәхәтеннән дәваланып госпитальдән килгән иде. Монда ул разведка отделениесе командиры итеп билгеләнде. Тәвәккәл разведчикларның ышанычына ул тиз генә ирешә алмады, ләкин сугышларда старшина моңа иреште, солдатлар үзләренең яңа командирларын ярата башладылар. Буйга тәбәнәгрәк һәм болай караганда әллә ни көчле түгел сыман булса да, ул походта ару-талуны белмәс, разведкада кыю һәм батыр кеше иде. Әңгәмәләрдән соң сугышчылар аның тормыш һәм фронт юлы турында беркадәр белә алдылар.

...Сугышка кадәр Дмитрий Карпович Привалов Татарстанның Ширәмәт районында яшәде, авыл активисты иде. Үз авылында ул беренчеләрдән булып колхозга керде. Аннары район оешмаларында эшләде, ә соңгы дүрт елда Ялантау авылында колхозга җитәкчелек итте.

Фронтка Привалов 1941 елның сентябрендә килде. Берничә көннән ул хезмәт иткән полк тар-мар ителде, ә ул үзе дошман тарафыннан чолгап алынган бер төркем сугышчы белән пленга эләкте.

Чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган, пычрак, салкын баракка ябылгач, Приваловны бер генә уй — «Качарга, качарга!» — дигән уй гына биләде. Бу ниятенә ул эшкә чыккан чакта ирешә алды. Бермәлне аэродром районында, немецлар плендагыларны очу мәйданын чистартырга алып чыккан җ-ирдә, Привалов, конвоирлар күрмәгәндә, куаклык эченә кереп качты. Качкын тиз генә көнчыгышка таба юл алды, әмма шатлык кыска вакытлы булып чыкты: ул полиция заставасына килеп эләкте. Аннан аны, прикладлар белән кыйнаудан адым саен егыла торган хәлдә яңадан лагерьга кайтардылар...

Тагын тоткынлыкта. Кыйнауларны, каторга хезмәтен һәм ачлыкны аңа бик күп татырга туры килде. Солдат йөрәгендә яшәгән иреккә чыгу өмете аңа барысына да түзәргә һәм гитлерчылар каршында тез чүкмәскә көч бирде.

Яңадан качты ул. Бу юлы Привалов фронт сызыгына кадәр килеп җитте. Фашистлар басып алган җирдә төнге юлларда һәм немец ныгытмалары аша ахыргы, иң авыр адымнарда аны меңнәрчә тапкыр үлем сагалады. Ләкин аның яшисе һәм дошман белән көрәшәсе килде, шуңа күрә ул нык торып барлык куркынычлар аша үтте, яңадан кулына корал алды.

Сталинград янында Привалов хезмәт иткән подразделениедә аңардан да батыррак разведчик булмады. Шул вакытларда ул ике тапкыр яраланды. Инде менә яңа часть сафларында һөҗүм итү юллары аша барып, Дмитрий үзенең разведчиклары белән Украина авылларына һәм шәһәрләренә беренче булып керде. Башыннан кичергән газаплары өчен старшина гитлерчылардан каты үч алды. Бер сугышта ул отделениене контратакага күтәрде һәм кул сугышында үзе бер немец офицерын һәм дүрт солдатны атты. һәм менә Днепр...

24 сентябрьгә каршы төндә Привалов кече лейтенант Поляков командалыгындагы разведчиклар группасы белән дошман уты астында елганың уң ягына чыкты. Җиргә аяк баскач, сугышчылар ике төркемгә бүленделәр һәм аерым-аерым эш итә башладылар. Биш солдат белән Привалов яр буйлап уң якка китте. Анда куаклар арасында немец пулеметчылары урнашкан һәм алар елга аша чыгучыларга аеруча комачаулык итәләр иде. Разведчиклар шыпырт кына пулемет янына килеп гранаталар ыргыттылар. Старшина куаклыкны карап чыгарга боерды, ә үзе алга таба китте. Ярыла торган пулялар чыжылдавы аны иелергә мәҗбүр итте. Тирә-ягына каранып, ул ике немецны күрде: берсе автоматтан сиптерә, икенчесе граната ыргытырга җыена иде. Привалов та тиз генә гранатасын тартып чыгарды да немецларга ташланды.

- Хенде хох!—дип кычкырды ул, һәм миңгерәп калган гитлерчылар кулларын күтәрделәр.

Поляков группасындагы сугышчылар кайгылы хәбәр белән кайттылар: командир үтерелгән. Привалов командирлыкны үз өстенә алды. Элек немец пулеметы торган кечкенә генә биеклеккә урнашып, разведчиклар үзләренә окоплар казып куйдылар.

- Иң мөһиме,—тамыр җәйгәндәй нык итеп җиргә кереп урнашырга, — диде старшина. — Ул чагында бернинди көч тә сине урыныңнан кузгата алмый. Немец өчен бу — чит, ят җир. Ул аны начар тота. Ә безнең өчен ул—туган анабыз. Аңа нык ябышыгыз, егетләр.

Гитлерчылар, шашынгандай, калкулыкны штурмлауга ташландылар. Бер немец гранатасы, шап итеп, Дмитрийның аяк астына ук килеп төште, ләкин ул кырыйга сикерде һәм ятып өлгерде. Икенче граната озын агач сабы белән авырттырып килеп бәрелде. Старшина каушап калмады, аны тиз генә эләктереп алды да кире үзләренә, тыкшынып килә торган фашистлар өере арасына ыргытты. Анда шартлау һәм яраланучылар акыруы ишетелде.

Бу кечкенә төркем совет сугышчылары, курку белмәс командирларының рухландыруы белән, барлык атакаларны кире кайтардылар, биеклекне ярдәм килгәнчегә кадәр бирмәделәр. Озакламый бу биеклек инде тылда калды. Привалов разведчикларына яңа бурыч йөкләнде. Караңгы төндә алар дошман тылына үтеп керделәр. Немец пулеметчылары үзләренең алгы линиясенә таба баралар иде. Аларны үткәреп җибәрделәр, ә аннары арттан удар ясадылар. Дүрт гитлерчы, алгы линиягә җитә алмыйча, юлда үлеп калды. Икенче очрашу җитдирәк булып чыкты. Немецлар күбәү, ә Привалов сугышчылары дүртәү генә иде. Беркадәр вакытка разведчиклар, кечкенә тау башы артына посып, каршы атып тордылар. Сугыш каты булды. Дошман безнең сугышчыларны кысрыклый башлады. Шул чакта старшина:

- Минем арттан! — дип команда бирде.

Батырларның атакасы уңышлы тәмамланды. Бу төнге сугышта алар берничә дистә оккупантны юк иттеләр. Кире кайтканда, мотоциклчы алты фашист очрады. Аларның бишесе үзләренең тишелеп беткән мотоцикллары янында ятып калды, ә алтынчысы тере килеш пленга алынды. Бу әсир кыйммәтле «тел» булып чыкты: ул кыр сумкасында топография карталары запасы булган фоторазведчик иде. Озакламый Ватаныбыз Днепрның уң ягына беренче булып чыгучыларны Советлар Союзы Героеның Алтын йолдызы белән бүләкләде. Бүләкләнгәннәр арасында старшина Привалов та бар иде. Әмма берничә көннән соң разведчикларның сөенече зур кайгы белән алышынды: 1 ноябрь көнне аларның яраткан командиры сугышта һәлак булды.