Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ПРОСВИРНИН МИХАИЛ АНДРЕЕВИЧ

Сугышка кадәр Михаил Просвирнин Иделнең түбән агымындагы шәһәрләргә Соколка рейдыннан Кама һәм Вятка тирәләрендәге урманнарның сокланырлык агачларыннан җыйналган йөзләрчә сал озатты. Бу агачларның бер өлеше Сталинградтагы яңа төзелешләрне һәм предприятиеләрне, яңа эшче поселокларын, мәктәпләрне, культура сарайларын салуга китте.

Идел буендагы тарихи сугышлар вакытында Просвирнин Сталинградны бөтенләй башка төстә күрде. Аның гигант заводлары һәм торак кварталлары җимерелгән, урамнары һәм мәйданнары траншеялар, блиндажлар белән чуарланган иде. Ул чакта саперлар отделениесе командиры хезмәтен үтәгән сержант Просвирнин үз кул астындагы сугышчылар белән шәһәргә килү юлларында ныгытмалар корды, фашистлар ордасы бөек елгага ыргылган юлларны армый-талмый миналады.

Герой-шәһәрне обороналауның авыр көннәрендә Просвирнин сапер< лары һәрвакыт алгы линиядә булдылар. Алар көн-төн оборона рубеж-ларын ныгыттылар, штурм группалары белән бергә дошман лагерена кыю һөҗүмнәр ясадылар, камалуда калган фашистларны дөмектерүче частьларга юллар чистарттылар. Идел буендагы сугышларда җиңгәннән соң, Просвирнин хезмәт иткән гвардияче механикалаштырылган корпус Воронеж фронтында сугышты, Украинада һөҗүм итте. Анда сержант һәм аның солдатлары бик күп яңа сугышларда катнаштылар.

һәр сугыш алдыннан штабларда һөҗүм планнары эшләнеп кенә яткан вакытларда да, тирә-юньдә тулы тынлык хөкем сөргәндә дә саперлар эшсез тормыйлар иде. Михаил иптәшләре белән бергә үзләрен һәр секунд саен үлем сагалап торган дошман -позицияләре урнашкан җирләргә беренче булып аяк баса иде. Тормышларын кыл өстенә куеп, алар һәр куаклыкны, һәр калкулыкны тикшерәләр, немецлар яшереп куйган һәртөрле шартлаткычларны эзлиләр һәм табалар иде. Дошманның барлык серләрен шулай алдан ук өйрәнеп, һөҗүм башланырга тиешле көнгә каршы төнне пехотага һәм техникага алга бару өчен юл ачалар иде. Гвардиячеләрнең алгы отрядлары белән бергә Просвирнин отделениесе үз участокларында беренчеләрдән булып Днепрның уң як ярына чыкты, шунда аның отделениесенә дошманның бик каты контратакаларын кире кайтаруда катнашырга туры килде. Сержант командирдан:

— Подразделениелар урнашкан урыннан алгар ак чыгып әйләнә-тирәне, бигрәк тә танклар килү ихтималы булган җирләрне миналарга, -дигән приказ алды. Берничә минуттан саперлар окоплардан чыгып алга киткәннәр иде инде. Алар, миналар күтәреп, билгеләнгән районга саклык белән генә шуыштылар. Бөтен әйләнә-тирәдә снарядлар шартласа да, алар алга бара бирделәр.

Минерлар дошманга китергән «күчтәнәчләрен» тиз һәм җитез урнаштырдылар. Бер участокта эшне төгәлләгәч, икенчесенә күчтеләр. Шул вакыт еракта аларга таба килүче 25 фашист танкысы күренде. Сержант эш темпын кызулатырга приказ бирде, һәм сугышчылар, куркыныч турында онытып, миналарны тизрәк сала башладылар, аларга заряд куеп, маскировкалый бардылар. Алар бу минутларда юлны тизрәк бикләү турында гына уйладылар. Танклар сугышчан строй белән безнең окопларга якынлаштылар. Аларның орудиеләре тавышына батареялары тавышы да кушылды. Ләкин бу саперларны куркытмады. Алар калган миналарны алып дошман танклары ташкынына таба шуыштылар һәм үлем «күчтәнәчләрен» бербер артлы урнаштыра бардылар. Саперларның эшен күзәтеп торган укчылар алар окопларга югалтуларсыз әйләнеп кайткач кына җиңел сулап куйдылар һәм дошманның атакасын бердәм рәвештә кире кагарга әзерләнделәр.

Дошманның алдан килгән ике танкысы миналанган кырга кереп шартлады. Тагын берничә танк бер яктан икенче якка ташланып карады, ләкин алар да шундый ук язмышка дучар булдылар. Берничә минут эчендә дошманның биш машинасы сафтан чыгып хәрәкәтсез калды.

Шуңа да карамастан, немец танкларының бер өлеше һәм алар артыннан килүче дошман автоматчылары плацдармлы саклаучылар позициясенә үтеп керделәр. Совет сугышчылары аларны танкка каршы ата торган мылтыклар, гранаталар, пулемет һәм автоматлар уты белән каршыладылар. Бу сугышта Просвирнин, дошман үкчә ялтыратканга кадәр, укчылар белән бер сафта көрәште.

Днепр өчен барган сугыш батырларының—пехотачыларның, артиллеристларның, танкистларның хезмәтен бәяләгәндә, хөкүмәт саперлар отделениесе командиры сержант Просвирнинның батырлыгын да онытмады: аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде.