Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ФЕДИН МИХАИЛ АЛЕКСАНДРОВИЧ

Илебезнең көнбатыш өлкәләрендә Бөек Ватан сугышы башланып, каты көрәш «абынганда, Михаил Федин совет.җиренең икенче читендә—Ерак Көнчыгышта торпеда катерлары бригадасында хезмәт итә иде. Сугыш башлану турында хәбәр килү белән, бригада штабына офицерлардан һәм матрослардан фронтка озатуны үтенеп язган гаризалар ява башлады. Федин шундый гаризаны беренчеләрдән булып бирде, ләкин аның үтенечен канәгатьләндермәделәр.

Вакыт уза торды. Немец-фашист гаскәрләре илнең эченә таба үрмәләделәр. Михаилга өеннән атасының сугышка китүе, сеңелесенең зенитчы булуы турында яздылар... Федин яңадан берничә тапкыр фронтка китәргә омтылып карады, булмады. Дошман гаскәрләре Идел ярларына килеп җиткәч, аның түземсезлеге тагын да артты. Моның башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Чөнки ул Идел буенда, Куйбышев районының бөек елгага якында гына урнашкан бер авылында туып, Казанда үскән һәм хезмәт юлын Иделдә башлаган кеше иде.

1943 елның башында ул теләгенә иреште һәм иренлеләр группасы белән фронтка китте. Юлга чыгар алдыннан, ул диңгезче намусына тап төшермәскә һәм дошманга каршы комсомолецларча көрәшергә ант итте.

Гвардияче полкка пулеметчылар отделениесе командиры итеп билгеләнгән сержант Федин беренче сугышчан операцияләрдә ук үзен батыр һәм тапкыр сугышчы итеп күрсәтте. Аңа һәм ул җитәкчелек иткән комсомолецлар отделениесенә гадәттә иң авыр, иң мактаулы заданиеләр йөкләнә иде.

Кырык өченче елның җәендә Курск дугасындагы сугышта полк Поныри станциясе янында хәрәкәт итте. Анда гвардиячеләр немец пехотасы һәм танклары басымын берничә көн буена кире кактылар. Федин отделениесе үзебезнекеләрдән аерылып калды һәм чолганышка эләкте. Сугыш тәүлеккә якын дәвам итте. Михаил бер генә минутка да пулеметы яныннан китмәде һәм, төз атып, кабахәт илбасарларны бик күп кырды. Батыр сугышчылар, дошманны зур югалтуларга дучар итеп, чолганыштан чыктылар.

Михаилга күп тапкырлар разведкада булырга туры килде. Бервакыт взвод командиры аңа дошман оборонасының ут нокталарын разведкаларга кушты. Дошман позицияләрен ачык үзәнлек һәм үзәннән ага торган -кечкенә генә инеш аерып тора иде. Үзәнлекне гитлерчылар бертуктаусыз көчле миномет уты астында тоттылар. Минут саен миналар шартлавына карамастан, Михаил Федин, снарядлар казыган чокырларга яшеренә-яшеренә барып, инешкә килеп чыкты, аның аръягына чыккач, түше белән шуышып, немецларның ныгытмаларына барып җитте. Үзенә йөкләнгән бурычны үтәгәч, ул исән-сау килеш частька кайтты. Ул алып кайткан мәгълүматлар төгәл булып чыкты. Кич белән полк һөҗүмгә күчте һәм фашистларны окопларыннан куып чыгарды. Бу операциянең уңышын тәэмин иткән өчен, командование Фединны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләде.

Михаил отделениесе пулеметчылары Днепрның уңъяк ярына чыккан алгы отряд составына керделәр. Алар үзләренең пулемет уты белән, полкның төп көчләре елганы кичкәнче, авангардны юк итәргә омтылучы гитлерчыларның биш атакасын кире кагарга ярдәм иттеләр. Бер төркем ,кыю егетләргә каршы артиллерия булышлыгында дошманның автоматчылар батальоны хәрәкәт итте, ләкин ул аларны сындыра алмады. Гвардиячеләр яулап алынган рубежны саклап кына калмадылар, бәлки киңәйттеләр дә һәм шуның белән барлык подразделениеләрнең елга аша кичүен тәэмин иттеләр. Биләнгән плацдармнан һөҗүм итеп, полк һәм башка частьлар шактый зур уңышка ирештеләр. Дошман да үз чиратында күп кенә көчле контратакалар ясады. 8 Октябрьда ул Медвин авылы янында безнең позицияне өзүгә иреште.

Гвардиячеләргә дошманның ярсулы ударларына каршы торырга туры килде. Полкның пулеметчылар урнашкан сул флангысына гитлерчыларның басымы аерата көчле булды. Беренче атакаларда пулемет взводы командиры һәлак булгач, сержант Федин .командирлыкны уз өстенә алды.

- Исегездә тотыгыз! Бөтен Ватан безне күзәтеп тора, дошман үтмәскә тиеш!—диде ул сугышчыларга.

Сугыш башланыр алдыннан Михаил парторгка гариза биргән иде. Анда ул: «Әгәр һәлак булсам, мине коммунист дип исәпләгез», — дип язган иде. Немецлар атакага зур танк һәм пехота отрядлары ташладылар, аларга һавадан самолетлар булышлык күрсәтте. Миналар, снарядлар, бомбалар шартлавы һәм пулялар сызгыруы барысы бергә буталды, һава гөрелте белән тулды, җирнең һәр карышына кызган металл яуды. Ләкин безнең сугышчылар, җимерелмәс стена кебек, урыннарында калдылар. Артиллеристлар немец солдатларын броняланган машиналардан аердылар, укчылар һәм бронебойщиклар кулларына гранаталар алып дошман танкларына каршы тигезсез сугышка күтәрелделәр, ә пулеметчылар алга үрмәләгән немец автоматчыларын юк итә тордылар.

Шулай сигез атака кире кайтарылды. Дошман зур югалтуларга дучар булды. Оборонадагы полкның да сафлары сирәгәйде. Тугызынчы атака башланганда, Федин взводында бары тик аның иске дусты— сугышчылар белән йөзләрчә километрлар җир үткән, илбасарларны Төньяк-көнбатыш фронтта һәм Курск юнәлешендә кырган, Днепрны кичкән бер генә пулемет ата иде инде. Гитлерчылар җирдән берничә тапкыр -күтәрелеп карадылар, ләкин бу ветеран аларны яңадан җиргә ятарга мәҗбүр итте. Сержантның йөзеннән тир акты, иңбашы һәм куллары канга манчылды, ләкин «максим» элеккечә үк атуын дәвам иттерде. Ленталар беткәч кенә, пулемет тынып калды. Ләкин фашистлар шуннан соң да тантана итә алмадылар. Федин, окобыннан күтәрелеп, дошманнарга ике граната ыргытты һәм: «Гвардиячеләр, сөекле Ватан өчен — алга!» — дип кычкырып, алар өстенә ташланды. Укчылар һәм пулеметчылар сержантка иярделәр. Фашистларның көче сындырылды. Взвод үз рубежын кичкә кадәр саклап калды, һәм төнлә сугышчылар, сержант җитәкчелегендә кыю атака ясап, немецларны тагы берничә йөз метрга кысрыкладылар.

Гвардиячеләр, бу сугышта җиңеп, фронтның өзелү куркынычь юкка чыгардылар. Полк командиры Фединны югары бүләккә — Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим итте. Пулемет взводына җитәкчелек итеп, Михаил фашизмны тулысынча җиңгәнгә кадәр шулай батырларча сугышты.