Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ФРОЛОВ ПАВЕЛ ГРИГОРЬЕВИЧ

1944 елның августында Висла елгасының аръягында Сандомир плацдармын яулап алган 1 нче Украина фронты гаскәрләре яңа һөҗүм сәгатен озак көттеләр. Алар елганы кичкәннән соң ярты еллап ва.кыт үтте. Дивизияләр һәм армияләр, урнашкан позицияләреннән кузгалмыйча, Германия чикләренә кискен сикереш ясарга хәзерләнделәр.

Башка гаскәрләр белән бергә генерал Рыбалконың гвардияче танк армиясе дә һөҗүмгә хәзерләнде. Частьлар машиналар, орудиеләр алдылар, гвардиячеләр сафларына йөзләрчә яңа офицерлар һәм сугышчылар килде. Нәкъ шул чакта лейтенант Фролов та мотоукчы бригадага килеп төште һәм анда ул артиллерия дивизионында взвод командиры итеп билгеләнде.

Фролов фронтта ике ел сугышкан иде инде, ләкин 1945 елның 12 январенда Висла ярларыннан алга ыргылган корыч лавинаны моңарш әле аңа беркайда да күрергә туры килмәгән иде. Танкистлар мотоукчылар, дошман фронтын өзеп, тизләтелгән марш белән Польша җиреннән алга хәрәкәт иттеләр. һөҗүм баштан ук шулкадәр кызу темп алды ки, әле кичә генә тирән тыл булган районнар бер көн үтүгә сугыш мәйданына әверелә бардылар. Немецларның юлда очраган ныгытмалары гвардиячеләрне озак тоткарлый алмады: танклар һәм мотопехота аларны җимереп яки, фашистларны кыйнап бетерүне башка частьларга калдырып, ныгытылган участокларны читләтеп үттеләр.

Фролов взводы, бригаданың башка подразделениеләре белән бергә, алгы отрядта барды. Гитлерчыларның заслоннарын юк итәргә туры килгән һәр рубежда, артиллеристлар барган шлеш үк орудиеләрен дошманга якыннан терәп аттылар.

Юлдагы һәм кечкенә генә поляк шәһәрләре янындагы бәрелешләрдә Фролов взводы сугышчылары командирның үтә тәвәккәл булуын күрделәр. Лейтенантның яшүсмер чактан алып унбиш ел буена иң тыныч хезмәт башкарганын белгән сугышчылар аның батырлыгына сокланып бетә алмадылар (Фролов сугышка кадәр Татарстанның төрле шәһәрләрендә киномеханик һәм кинотеатрлар директоры булып эшләгән иде).

һөҗүмнең дүртенче көнендә танк армиясенең авангард частьлары эре промышленность үзәге — Ченстохов шәһәренә якынлаштылар. Танкистлар һәм мотоукчылар шәһәрдән уннарча километр читтә корылган немец ныгытмалары линиясен тукталып тормыйча үттеләр һәм Варта елгасын кичтеләр. 16 январьда иртә белән артиллерия канонадасы шәһәргә якынлашты. Атакага сигнал көткәндә артиллерия дивизионы командиры капитан Шпилько:

- Немецларны аңнарына килергә ирек бирмичә штурмларбыз. Алар, мөгаен, төп көчләр килеп җиткәнче һөҗүмне башламаслар дип уйлыйлар булыр, ләкин алар ялгышырлар, — диде офицерларга.

Шәһәргә беренче булып танкистлар бәреп керде, ләкин дошман аларга көчле каршылык күрсәтте. Пехотачылар һәм артиллеристлар танкистларга ярдәмгә ашыкты. Фролов взводы, аз санлы укчылары белән мөстәкыйль хәрәкәт итеп, еш кына башка подразделениеләрдән аерым хәлдә, квартал артынна квартал алып алга барды.

Аның снарядлары тар, иске урамнар буйлап очты, немец автоматчылары һәм пулеметчылары яшеренеп аткан йорт капкаларына, тәрәзәләренә тиде. 19 январьда алар Германия чикләренә барып җиттеләр һәм тагын өч көннән Одер ярына аяк бастылар.

Немец җиренә кергәч, ун көнлек походта һәм өзлексез сугышларда талчыккан гаскәрләр үзләренә яңа көч өстәлгән кебек тойдылар. Командование гвардиячеләргә: «Днепр һәм Висла геройлары, сезнең алда дошманның соңгы рубежы — Одер елгасы! Тагын бер омтылыш ясасак, дошман җиңеләчәк!» — дип мөрәҗәгать итте. 23 январьда Одерның көнбатыш ярында барган сугышта мотоукчы бригадада күп кенә яңа геройлар килеп чыкты. Алар арасында лейтенант Фролов та бар иде. Аның взводы дошманның көчле бомба һәм артиллерия уты астында дивизионда беренче булып ярым туңган Одер елгасын кичте һәм немец ныгытмаларын атакалаучы пехотага зур бу-лышлык күрсәтте.

Немецлар, совет гаскәрләрен туктатырга, алар алдында Берлинга бару юлларын ябарга тырышып, Одердагы позицияләрен саклап калу өчен соңгы көчләрен куеп сугыштылар. Аларның батареялары совет артиллериясе утына бертуктаусыз җавап кайтардылар, һөҗүм итүче пехотага аттылар, самолетлары елганы кичү урынын һәм плацдармны бомбага тоттылар.

Фролов взводының ике орудиесе дә укчы подразделениелар тезмәләре белән һәрвакыт бергә хәрәкәт итеп фашист пулеметларына һәм минометларына снарядлар яудырдылар һәм дошманның миномет ба-тареясын, өч пулеметын юк иттеләр.

Немецлар үзйөрешле орудиеләр һәм танклар булышлыгында күп тапкырлар контратакага ташландылар. Фролов взводы фашистларны ачык позициядә торып каршылады. Аның снарядлары бер үзйөрешле орудиене, 'бер бронетранспортерны яндырды һәм иллеләп гитлерчыны юк итте. Гвардиячеләр үз позицияләреннән бер генә адымга да чигенмәделәр.

Одердан соң да сугышлар көн саен дәвам итте. Бу сугышларның берсендә лейтенант Фролов каты яраланды һәм Берлинга кадәр барып җитә алмады.