Исемлек
БАШКИРОВ ИВАН СЕРГЕЕВИЧ
Иван Башкиров фронтка 1944 елның июнендә, безнең гаскәрләр Белоруссиядә киң колач белән һөҗүм сугышлары башлап җибәрер алдыннан килде.
Ул, өч ел буена диярлек тирән тылда яшәгәндә, фашист илбасарларга каршы сугыш, оккупантлар изүенә эләккән өлкәләрдәге совет кешеләренең газап чигүе турында газеталардан укып кына белә иде. Сугышлар барган җиргә ул бөтен йөрәге белән омтыла, ләкин хәрби комиссариатка барган саен: «Син яшь әле, җиңү өчен көрәшкә моннан торып ярдәм ит», — дигән җавапны ишетә иде. Фронттан ерактагы Саба районының Олы Нырты авылында яшәп фронтка нәрсә белән ярдәм итәргә мөмкин иде соң? Әлбәттә, хезмәтең белән генә. Шуңа күрә Иван колхозда бөтен көчен куеп эшләде...
Ниһаять, армиягә алынгач, Башкиров запастагы полкта пулеметчы осталыгын үзләштерде һәм ярты елдан соң фронтның алгы линиясендә иде инде.
Яшь солдат әйбәт сугышты. Кдвель янындагы, Көнбатыш Буг ярларындагы һөҗүм операцияләрендә, Польша җирләрендәге омтылышлы маршта ул укчыларга юллар әрчеде һәм гитлерчыларның контратакаларын куркусыз кире кайтарды. Аның «максим»ы урнашкан җирдән немецлар беркайчан да үтә алмадылар.
Полк командиры приказларында пулеметчы Башкировның исеме күп тапкырлар телгә алынды. Аңа батырлыгы һәм тапкырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены һәм сержант исеме бирелде.
Часть коммунистлары сугышчы-комсомолецны үз сафларына алдылар. Иван Башкировның тормышында бу бик мөһим вакыйга 1945 елның январенда, Варшава янындагы сугышлар алдыннан, булды; андагы сугышларда ул партия оешмасының ышанычын намус белән аклады.
...Бу сугышларга совет гаскәрләре аеруча җентекләп хәзерләнделәр. Аларны Варшавадан дошманның .куәтле ныгытмалары һәм Висла елгасы аерып тора иде. Шул заслонны уңышлы үтеп кенә, бөтен Польшаны һәм аның башкаласын фашистларның ерткыч тырнагыннан тартып алырга мөмкин иде.
11 нче январьда пехота отряды дошман позицияләренә разведка ясарга җибәрелде, аның составында Башкировның станоклы пулемет расчеты да бар иде. Немецлар, куәтле подразделение килүен сизеп, ыгы-зыгы кубардылар. Пулеметлар ата, миналар оча башлады. Чын сугыш башланып китте.
Яннан искәрмәстән килеп чыккан фашистларны Башкиров беренче булып .күрде һәм, шунда ук флангка шуышып үтеп, аларга кинжал уты ачты. Ул кыска-кыска очередьлар белән, ләкин төз атты. Гитлерчыларның күбесе кабат тормаска егылды. Ләкин берничә минуттан аларның цепьләре тагын алга шуышты. Тирә-юньдә миналар шартлый башлады. Кыска гына вакытка Башкировның пулеметы тынып калды, һәм моңа шатланган фашистлар аңа таба ыргылдылар. Ләкин сержант яңадан гашеткага басты һәм, отрядның чигенүен каплап, дошманны якыннан атып кыра бирде. Приказ булганнан соң гына, расчет үз позициясен калдырды. Разведка алдына куелган бурыч тулысынча үтәлде.
15 нче январь безнең артиллериянең көчле күкрәве белән башланып китте. Артиллерия җимереп бетермәгән корылмаларны пехотачылар төгәлләделәр. Совет сугышчылары, немец оборонасына бәреп кереп, бер рубеж артыннан икенчесен алдылар.
Дошман үзенең бөтен утын елгага күчергәндә, полк подразделение-ләре Висла ярына чыктылар. Снарядлар, миналар елга өстендәге бозны теткәләделәр, һавага су фонтаннары күтәрелде.
Төнлә беренче булып боз өстенә дүрт укчы-комсомолец белән полк комсоргы лейтенант Тебеньков төште. Аларның максаты Висла уртасындагы кечкенә утрауга үтү иде. Анда, үз Обороналары линиясенең алгы постына, немецлар ут ноктасы урнаштырганнар иде. Комсомолецлар аны юк иттеләр, һәм утрау тынып калды. Безнең һөҗүм итүче гаскәрләр, бу урынны үткәч, көчле ут астына эләгеп, бозга ятарга мәҗбүр булдылар. Алга үтәргә дошманның елга буенда ук торган орудиесе аеруча комачаулады. Агачлар һәм бетон артына яшеренгән немец артиллеристлары үзләре алдан ук атып сынаган зонага снаряд артыннан снаряд җибәреп тордылар.
Боз өстендә яткан сугышчыларга минуты сәгать булып тоелды, һәм шунда аларга Башкиров ярдәмгә килде. Ул, пулеметын сөйрәп, туп-ту-ры дошман орудиесе урнашкан җиргә таба шуышты. Тирә-юньдә снарядлар ясаган бәкеләр һәм чәрдәкләнгән боз адым саен куркыныч тудырды. Шулай булса да, Башкиров каршы як ярга барып җитте. Ул анда җәһәт кенә күтәрелеп граната ыргытты һәм шуның артыннан ук пулеметыннан ут ачты. Дошман тубы тынып калды.
Аннары Иван, яр өстенә менеп, атака алдыннан рота командиры биргән кызыл байракны агачка беркетте. Мактаулы бурычлы аңа йөкләп, офиңер ялгышмады. Иртәнге җилдә җилфердәгән кечкенә генә ал байрак безнең сугышчыларга, әйтерсең лә: «Яр безнеке!»—дип тора иде.
Башкиров, суга манчылып суыкта бозлана башлаган шинелен көчкә күтәреп, укчылар белән бергә алга, немец ныгытмаларына таба хәрәкәт итте. Башта беренче, аннары икенче траншея алынды. Терәк пунктына әверелдерелгән кечкенә генә авыл да совет сугышчыларын тоткарлый алмады. Анда бер төркем укчылар сугыша калды, ә алгы роталар Варшава — Модлин шоссеена таба үттеләр. Башкиров монда да алгы сафта барды. Яндыргыч пулялар белән атып, ул качучы фашистлар төялгән өч машинаны сафтан чыгарды. Шул машиналарның берсеннән сугышчылар немец полковнигының мәетен өстерәп чыгардылар.
Алар, пулеметчыны яңа уңышы белән тәбрикләп:
— Шәп кош булса да, синең пулялардан котыла алмаган! — дип көлештеләр.
Висла елгасы ярларындагы сугыш геройларын бүләккә тәкъдим итү турындагы кәгазьләр штабларда әле әзерләнеп кенә яталар, ә геройлар үзләре дошман җиренә — Помераниягә аяк басканнар иде инде. Крепостъ-шәһәр Дойчкронда алар камалуда калган гарнизонны юк иттеләр. Башкиров, үзенең пулеметы белән бер җимерелгән йортка урнашы, чолганышны өзәргә маташкан гитлерчыларны стенадагы тишек аша кырды. Пулемет кинәт тынып калды: лентадагы патроннар бетте.
— Икенче лентаны бир! — дип кычкырды .сержант үзенең ярдәмчесенә.
Ләкин соңгы лента атылып беткән иде. Немецлар, пулеметчыны патроннары беткәнне сизеп алгач, йортны камый башладылар һәм:
— Зольдат, бирел! — дип кычкырдылар.
— Коммунистлар бирелмиләр! — дип җавап бирде аларга Башкиров һәм, кулына граната алып, тормышын арзан бирмәскә әзерләнде.
...Пулемет ротасы сугышчылары һәлак булган иптәшләренең истәлеге итеп аның ышанычлы «максим»ын саклап калдылар. Снаряд кыйпыл-чыклары ваткан механизмнарын төзәткәч, «ҖЧ № 733» номерлы пулемет өлкән сержант Цибульскийга тапшырылды. Шуннан соңгы беренче сугышта ук мактаулы коралның яңа хуҗасы аның белән кырык фашистны юк итте.
Дошманны җиңгәннән соң да, пулемет ротада кыйммәтле истәлек булып калды. Полк ветераннары, аны яшь солдатларга күрсәтеп, Советлар Союзы Герое коммунист Башкировның батырлыгы турында сөйлиләр. Моны ишеткән һәр яшь сугышчы аның кебек булырга ант итә.