Исемлек
БЕЛОУСОВ ВАСИЛИЙ ИГНАТЬЕВИЧ
1943 елның көзендә совет армияләренең Днепр елгасындагы җиңүләре барлык төр гаскәрләрнең батырлыгы һәм геройлыгы нәтиҗәсендә булды. Алар арасында понтон частьлары да мактаулы роль уйнадылар. Күп кенә аеруча данлыклы понтончылар, шулар арасында элек Бондюг эшчесе булган Василий Белоусов та, күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исемен алды.
Днепр елгасын кичкәндә, лейтенант Белоусов аерым понтон-күпер батальонында взвод белән командалык итә иде. Аңа кадәр ул үзенең сугышчылары белән гаскәрләрне күп кенә су юллары аша кичерде, шуңа күрә ул биредә елганың киңлеген дә, дошман оборонасы өчен уңайлы булган текә, тирә-яктан калкып торган көнбатыш яр буйларын да шундук бик дөрес бәяләде.
— Әйе, Днепр турында тикмәгә генә: ул киң дә, мәһабәт тә, дип җырламыйлар шул. Монда бик җиңелдән булмаячак, —дип сөйләнделәр понтончылар үзара...
Командованиедан, дошманны эзәрлекләп баручы частьлардан калышмаска, дигән приказ алгач, понтон батальоны елга янына авангард артыннан ук килеп җитте. Яр буе инде фашистлардан арындырылган, алдынгы подразделениелар елганы кичәргә әзерләнәләр иде. Укчылар һәм артиллеристлар, яр буендагы куаклыклар арасына яшеренеп, саллар ясадылар, табылган көймәләрне тәртипкә китерделәр. Понтончылар да үз җайланмаларын һәм кирәк әйберләрен әзерли башладылар: понтоннарны су буена тартып китерделәр, алардан паромнар әмәлләделәр, юлларны чистарттылар.
Яр буенда эшләгәндә, дошман Днепрның теге ягыннан һаман атып торды. Немецлар аз гына хәрәкәт сизелгән бөтен җиргә, шулай ук туплану һәм яшеренү өчен уңайлы булган участокларга (анда кешеләр барлыгы беленү-беленмәүгә карамастан) өзлексез ут яудырдылар.
— Елга аша кичүне бүген башлыйбыз, — диде 25 сентябрьдә батальон командиры капитан Князев офицерларга.
Караңгы төшү белән, Белоусов понтоннардан җыелган паромны беренче рейска алып китте. Аның белән бергә теге як ярга укчыларның зур отряды -кузгалды, бу отряд көнбатыш яр буен алу өчен дошман белән сугышка керергә тиеш иде.
Елга җанланып китте, һәм лейтенант якында гына көймәләрнең һәм дүртпочмаклы салларның беленер-беленмәс шәүләләрен күрде. Каршы як яр буеның гүя су астыннан калкып чыккан биек кара стенасы якы-найганнан-якыная бара, ләкин ул паром .командасы һәм караңгы суга куркынып караган сугышчы-десантчылар теләгәнчә тиз түгел, ә акрын, ничектер шомлы якынлаша иде.
Ике як ярдан да гөрселдәгән ату тавышлары, дулкыннар шаулавы бөтен тавышны басты. Немецлар безнең гаскәрләрнең елганы кичә башлаганнарын шәйләмәделәр, ләкин күп кенә билгеләр буенча моның шулай булу ихтималын сизенделәр һәм кичтән үк тәртипсез рәвештә елганы яктыртып тордылар. Әле анда, әле монда ракеталар, һавада яп-якты дуга ясап, су өстенә төшеп сүнәләр иде. Кинәт аларның берсе караңгылыкта паромны аермачык итеп яктырта алды. Немец пулеметчылары һәм артиллеристлары аны шундук прицелга алдылар.
Понтоннар күп җирдән тишелде, тишекләр аша шаулап су керә башлады. Кешеләрне һәм йөкне коткарып калу өчен санаулы минутлар гына калды. Белоусов:
— Хәзер үк тишекләрне томаларга! — дип команда бирде.
Солдатлар салкын суга ташландылар һәм агач бөкеләр белән тишекләрне томаларга керештеләр, ә лейтенант, палубага пулеметны уңайлап куеп, җавап уты ачты. Озак та үтмәде, су керү туктатылды. Атышлар көчәя баруга карамастан, понтончылар паромны яр кырыена чыгардылар. Тиз генә укчыларны төшереп һәм сугыш кирәк-яракларын бушатып, җиңеләеп калган паром белән алар яңадан шундый ук куркынычлы рейска — сул як ярга таба чыгып киттеләр.
Әнә шулай әле бер ярга, әле икенчесенә кешеләр, кораллар, патрон-гранаталар ташып, Белоусов иртә беләнтә кадәр Днепр киңлекләрен иңләде.
Менә елга кичүе өстенә немец самолетлары килеп чыкты. Днепр дулкыннарына, гаять зур фонтаннар күтәреп, бомбалар ява башлады. Берничә понтон һәм көймә су төбенә китте. Оста маневрлар ясап, Белоусов үзенең судносын ату һәм бомбага тоту зоналарыннан чыгара алды. Беренче рейсларда аның взводында югалтулар булмады.
Днепрның аргы ягында ут белән көйдерелгән, снаряд-бомба шартлауларыннан һәм кеше кулы белән чокыр-чакырга әверелдерелгән җирнең һәр метры өчен күп көннәр буена аяусыз көрәш барды. Яңадан-яңа частьлар елга аша чыкты һәм плацдармда сугыш өермәсенә кушылды.
Гитлерчылар елганы кичүчеләрне бомбага тотуларын һәм атуларын һаман туктатмадылар. Немец самолетлары паромнарны һәм көймәләрне өзлексез эзәрлекләделәр. Әмма үз авиациясе һәм артиллериясе канаты астында понтончылар эшләрен дәвам иттерделәр.
Лейтенант Белоусоз паромнан бер дә төшмәде диярлек. Яңгыр астында һәм үзәккә үтәрлек көзге җилдә, сәгатьләр буе суда булып, ул үзенең командасы белән, ару-талуны белмичә, әле бер ярга, әле икенчесенә чыгып торды.
Ике атна — 10 Октябрьга кадәр, яр буеннан дошман еракка алып ташланганчыга кадәр, офицер Белоусов һәм аның сугышчылары кичүдә бер алмашсыз хезмәт иттеләр. Шушы вакыт эчендә алар плацдармга өч мең чамасы кешене, күп кенә кораллар һәм бик күп сугыш припаслары чыгардылар.
Немецлар чигенгәннән соң, елга аркылы күпер сугылды, һәм һөҗүм итүче гаскәрләр артыннан калышмыйча барырга әзер торган понтончылар батальоны үзенең кирәкле җиһазларын җыештырды. Бары тик яр буе юлларына әйбәтләп язып куелган «Кичү урыны» дигән билгеләр генә понтончылар батырлык күрсәткән бу җирне хәтерләтеп торалар иде инде.