Исемлек
БУЛАТОВ ВАСИЛИЙ ГАЛЛӘМ УЛЫ
Татарстанның Балтач районы егете Василий Булатов армиягә 1942 елда алынды. Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итте, шунда укыды һәм 1944 елның язында үзе хезмәт «ткән полк белән 1 нче Белоруссия фронтына килде.
1944 елның июнендә, Белоруссияне азат итү өчен сугышлар башланганда, Амур укчылар полкы Рогачев шәһәре районында һөҗүм операцияләре алып бара иде; кече лейтенант Булатов әнә шул полкта пулемет взводына командалык итте.
Дошман оборонасын өзү өчен барган сугышларда Василий, еш ,кына үзе пулемет артына ятып, безнең пехотага алга барырга комачаулаучы ут нокталарын юкка чыгарды.
Дошманның дүртенче траншеясына якынлашып килгәндә, снаряд кыйпылчыгы аның «максимка»сын ватты. Шул ук вакытта немецларның уты безнең пехотачыларны җиргә елыштырды. Каушап калмыйча, Булатов сикереп торды да, пулялар сызгырып торуга карамастан, траншеяга ташланды, йөгереп килеп җитүгә, ул траншеяга ике граната тондырды, аннары шунда ук үзе дә сикереп төште.
Командирның кыюлыгы белән рухланган укчылар һәм пулеметчылар •бердәм атакага күтәрелделәр. Югалтуларга карамастан, алар окопларга бәреп керделәр һәм, гитлерчыларны аяусыз кырып, бөтен рубежны яулап алдылар. Дошман үзенең позицияләрен кире кайтарырга омтылды, өч тапкыр контратакага ташланып карады, ләкин һәр юлы кире чигенергә мәжбүр булды.
Немецларның оборонасы өзелде. Инде торак пункт өчен сугышасы бар иде. Булатовның пулеметчыларына укчы ротага булышлык итәргә приказ бирелде.
һөҗүм башланыр алдыннан Булатов разведкага китте. Тәбәнәк кенә куаклыклар эченнән ул, ике солдат белән бергә, биек ком дамбага таба шуышты, аннан фашистларның позицияләрен күзәтергә ниятләнде. Сызгырып очкан пулялардан дамба өстендә ком фонтаннары күтәрелә; колак тондыргыч тавыш белән миналар шартлый. Ниятләгән урынга якынлашкач, разведчиклар бик тиз йөгереп соңгы ун-унбнш метр араны үттеләр дә чокыр казып яшеренделәр.
Бу биеклектән авыл яхшы күренә иде. Бинокльдән карап, Булатов елга янындагы, өй түбәләрендәге һәм сарайлар янындагы пулеметларны жүреп алды. Ә авыл артыннан снарядлар оча: анда кай төштәдер батареялар урнашкан иде.
Булатовны бигрәк тә авылга якын килү юллары кызыксындырды. Ләкин ул күңелне тынычландырырлык бернәрсә дә күрә алмады. Фронт ягыннан бару юллары әллә каян күренеп тора, ә якында гына аккан елга аша салынган күпер шартлатылган иде. «Туп-турыга һөҗүм итү үзеңне җайлы урнашкан дошман ударына кую дигән сүз», — дип уйлады Василий һәм күзәтүен дәвам иттерде.
Ниһаять, Булатов бинокле белән әйләнә-тирәне капшый-капшый сул 'яктагы -куаклыкларга тукталды. Бинокльнең түгәрәк панорамасында күренгән куаклык елгага барып тоташа һәм, алынган мәгълүматларга караганда, шунда ук елганы кичү урыны бар. Димәк, хәрәкәт итү өчен ,иң җайлы урын шул.
Булатов, подразделениегә кайтып, өлкән сержант Заплаткинга:
— Үзегез белән берничә сугышчы алыгыз да әнә шул җирдән пулеметлар белән чыгып булу-булмауны аныклагыз,— дип приказ бирде.
Заплаткин бу боерыкны яхшы үтәде һәм төгәл мәгълүматлар алып кайттъг. елганың тирәнлеге бер метр, сазлык буйлап сиздермичә генә барып була икәнлеге, ул районда каршы як яр буенда ут нокталары юклыгы, тик арыш арасына яшеренгән автоматчылар гына барлыгы беленде.
Булатов үзенең шуннан һөҗүм итәргә уйлавын рота командирына хәбәр итеп ризалык алды да взводы белән елга буена юнәлде. Пулеметчылар тавыш-тынсыз гына яр буена барып җиттеләр, елганың теге ягына чыктылар һәм арыш басуына ут яудыра башладылар. Немец автоматчылары авылга чигенде.
Взвод әлеге урында туктап тормыйча, кырыйдан әйләнеп, авыл янына таба китте һәм көтмәгәндә флангтан дошманга ут ачты. Кырый йортлар янында башланып киткән бәрелешләрдә берничә дистә фашист юк: ителде. Шул ук вакытта алгы яктан безнең пехота атакага күтәрелде, Күпернең исән калган бүрәнәләре буйлап һәм кайбер урында йөзеп,, рота сугышчылары елганы кичтеләр дә авылны алдылар.
Шуннан соң озак та үтми, Амур укчы полкы бүтән торак пунктка ныгып урнашкан илбасарларны штурмлый башлады. Булатовның тапкырлыгы һәм инициативасы бу юлы да җиңү яулауда ярдәм итте.
Авыл өчен көрәшнең хәлиткеч минутында пулеметчылар тирән канау буйлап бакчага чыктылар, анда гитлерчылар яшеренгән иде. Биредә Булатов пулеметларын шундый тәртиптә урнаштырды ки, дошман ике яктан яуган ут астында калды.
Ләкин берәр минут каушап торгач, немецлар взводка ташландылар. Алар аз дигәндә өч йөзләп кеше иде һәм, сан ягыннан өстен булуларыннан файдаланып, төрле яктан һөҗүм итә башладылар. Пулеметчылар арасында яраланучылар да, үлүчеләр дә бар иде инде.
— Актык патронга хәтле атарга! Яралылар да пулеметын ташламасын! — дип приказ бирде командир.
Немецлар якынайганнан-якыная бардылар. «Әгәр пулеметлар ватылса, ул чагында — беттең дигән сүз», — дип уйладылар сугышчылар, һәм чыннан да, кинәт бер «максим»ның тавышы тынды. Василий, шундук аның янына шуышып барып, тиз генә төзәтте дә дошманга пуля яудыра башлады.
Немецлар арттан канау буйлап Булатовның позициясенә бик якьш килделәр. Моны сизеп өлгергәндә, соң иде инде. Булатов пулеметны, борып өлгерә алмады, — аның янында ук гранаталар шартлый башлады. Граната кыйпылчыгы тиюдән аның күз аллары караңгыланып китте, чигәсе буйлап кан сузылды, әмма, көчен җыеп, куаклыклар һәм төтен артына яшеренеп, ул «максим»ны бер кырыйга өстерәп алып китте. Немецлар канаудан сикереп чыктылар да әле генә пулемет торган урынга ташландылар, ләкин хәзер инде бүтән яктан яудырылган пуляларга очрап, кире чигенделәр.
...Июль аенда Белоруссиядә барган сугышларда Советлар Союзы Герое исеме алган Василий Булатов аннан соң да туган илебезнең башка җирләрендә дә, Польшада һәм Германиядә дә дошманны аяусыз кыра бирде.