Исемлек
-
МАЙСКИЙ Сәхип Нурлыгаян улы
МАКСИМОВ Иван Тихонович
МАЛЫШЕВ Алексей Петрович
МАННАНОВ Илдар Маннан улы
МАРИНИН Виктор Иванович
МАТВЕЕВ Иван Степанович
МЕДНОНОГОВ Вячеслав Александрович
МИРОНОВ Павет Андреевич
МИХАЙЛОВ Василий Николаевич
МОНАКОВ Петр Захарович
МОСКВИН Михаил Кириллович
МОРЗАХАНОВ Галләм Гыймади улы
МУРЗИН Ибрай Хөсәен улы
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
МАКСИМОВ ИВАН ТИХОНОВИЧ
1944 елның маенда лейтенант Максимов партиягә член итеп алынды. Җыелышта аңардан биографиясен сөйләвен үтенделәр.
Офицерның сүзе кыска булды:
- Мин 1924 елда Татарстанда, Албай авылында крестьян семьясында туганмын. Урта мәктәпнең сигез классын тәмамлагач, кырык икенче елны армиягә киттем. Хәрби училищеда ярты ел укыганнан соң, офицер булдым һәм танк бригадасында автоматчылар взводы командиры идем, ә кырык дүртенче елның февраленнән башлап Ленинград фронтында шушы укчы полкта хезмәт итәм,— диде ул.
Аңа артык сораулар бирүче булмады: кандидатлык стажы чорында бергә хезмәт иткән полкташларына ул яхшы таныш иде. Алар яшь коммунистның сугышта ышанычны аклаячагына шикләнмәделәр.
Максимовның тормышындагы бу истәлекле вакыйгадан соң бер ай да үтмәде, Ленинград фронты гаскәрләре Карелия муенында дошман ныгытмаларын штурмлый башладылар. Максимов, үз кул астындагы сугышчылар белән бергә, дошманның берничә рубежын алуда катнашты һәм, һөҗүм башлануга ун көн үткәч, каты яраланды.
Госпитальдә ятып чыкканнан соң, Иван Польшада сугышты һәм октябрь аенда Нарев елгасындагы сугышта, полк .командиры подполковник Недбаевның әйтүенчә, елганың көнбатыш ярында плацдармны киңәйтү өчен сугышларда үзен кыю, инициативалы һәм зур ихтыярлы офицер итеп күрсәтте.
19 Октябрьдан башлап Максимов командалык иткән дүртенче рота, фашистларны атакалап, өзлексез алга барды. Шул вакыт эчендә ул йөздән артык гитлерчыны кж итте.
24 Октябрьда Шадки авылы янында каты сугышлар башланып китте.
Максимов ротасына авылга терәлеп торган урманны дошманнан чистартырга боерык бирелде. Иван автоматчыларның кечкенә генә группасы белән урман буена урнашкан гитлерчыларны флангтан атакалады. Бәрелеш вакытында ул унбер немец солдатын юк итте һәм бер пулемет кулга төшерде. Шуннан соң рота бөтен урманны «тарап» чыгып, анда ут позицияләренә урнашкан артиллеристларга дошманның һөҗүм итү куркынычын бетерде.
Кььрьгк бишенче елның январенда совет гаскәрләре Польшада һө-жүмгә күчкәч, Максимов (бу вакытта ул инде өлкән лейтенант иде) дошманның куәтле оборонасын өзүдә күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Анда ул икенче тапкыр каты яраланды.
Госпитальдә дәваланганнан соң, Иван үз ротасына март аенда, немецлар тарафыннан крепостька әверелдерелгән Данциг портын штурмлаганда, кайтты һәм шунда ул Советлар Союзы Герое исемен алды.
...25 мартта иртә белән куәтле артиллерия хәзерлегеннән соң, Максимов үз сугышчыларын атакага күтәрде. Полкта аның ротасы немецларның траншеяларына беренче булып бәреп керде. Безнең артиллерия хәзерлегеннән соң аңнарына килергә өлгермәгән фашистлар обороналарының түренәрәк чигенделәр.
Өлкән лейтенант, дошманның каушап калуыннан файдаланып, сугышчыларын кичекмәстән алга алып китте. Аның ротасы дошман ныгытмаларының җимерелгән урыныннан алга үтеп, аның икенче траншеяларына да көтмәгәндә удар ясады. Кул сугышларында йөздән артык фашист юк ителде. Командир үзе һәрвакыт сугышның үзәгендә булды. Ул автоматтан атып һәм гранаталар белән 22 гитлерчыны дөмектерде, дошманның станоклы ике пулеметын сафтан чыгарды.
Траншеядагы немецларның бик азы гына качып котыла алды. Җиңүчеләр 70 кешене пленга алдылар, 26 станоклы һәм җиңел пулемет кулга төшерделәр.
Дошман ныгытмаларының беренче полосасын өзгәч, полк Данцигка бару юлындагы Лауэнталь шәһәрчегенә юл ачты.
Икенче көнне Максимов ротасы, батальон составында хәрәкәт итеп, Лауэнтальны тылдан әйләнеп узды һәм аның урамнарына бәреп керде. Немецлар шәһәрчекне озак каршылык күрсәтмичә калдырып чыктылар, әмма өстәмә көчләр алгач, контратакага ташландылар.
Максимов, дошман калдырган окопларны файдаланып, ныклы оборона оештырды, аның ротасы гитлерчыларның контратакасын нык торып кире кайтарды. Немецлар яңадан ике тапкыр контратакага ташланып карадылар, ләкин зур югалтулар белән элеккечә үк кире чигенделәр. Ниһаять, дошман отрядының көче кимүне күргәч, өлкән лейтенант аңа җавап удары ясарга карар бирде. Немецлар шәһәрчек тирәсеннән яңадан китәргә мәҗбүр булдылар, ә Максимов, пленга .алынган илледән артык гитлерчыны тылга озаткач, дошманны эзәрлекләвен дәвам иттерде.
Данцигны обороналау планында немец командованиесе Висла елгасына зур ышаныч баглаган Данцигта гитлерчылар озак вакытка калырга уйлаганнар иде.
Подполковник Недбаев полкы Вислага 28 мартта чыкты. Бу турыдагы беренче хәбәрне подполковник дүртенче ротадан алды. Анда Максимов: «Рота Вислага чыкты, аны кичү өчен кул астында 'булган әйберләрне җыюны оештырам»,— дип хәбәр итте. Подполковник аңа эшне кичектермәскә һәм каршы як ярда плацдарм яулап алырга боерды.
Сугышчылар ашык-пошык бәйләнгән салларда һәм бүрәнәләргә ябышып, миномет һәм лулемет уты астында, группалап һәм берәм-берәм елга аша чыктылар. Елга аша чыкканда, берничә кеше суга батты, исән калганнары яр буенда окоплар казып урнаштылар. Дүртенче рота артыннан башка подразделениеләр дә чыктылар.
Гитлерчылар, совет артиллериясенең елга аркылы чыгып өлгермәвеннән файдаланып, пехотачыларны котырынып атакаладылар. Алар елга ярында ук урнашкан подразделениеләрне унике танк һәм үзйөрешле орудие 'булышлыгында изеп ташларга уйладылар.
Максимов, үзенең сугышка әзер торган солдатлары тезмәсенә карап, ротасының бик нык кимегәнен күрде. Ләкин командир аларның һәркайсының ике кеше, өч кеше өчен, көчләрен һәм тормышларын кызганмыйча сугышачакларына шикләнми иде.
Менә беренче контратака кире кайтарылды, аннары икенче контратака, өченчесе, бишенчесе... немец танклары һәм автоматчылары яр буена җитәргә ун метр ара калганга кадәр килделәр, ләкин совет сугышчылары аларны кире чигенергә мәҗбүр иттеләр. Бронебойкалардан атып һәм гранаталар ташлап туктатылган берничә танк Максимов ротасы һәм аның күршеләре окоплары алдында янды. Ул танкларның берсен өлкән лейтенант гранаталар бәйләме белән үзе ватты. Ялкын чорнаган һәм ватылган танклар янында фашистларның йөздән артык мәете ятып калды.
Рота сугышчылары дошманның уналты контратакасын кире кайтардылар һәм командирлары: «Ватан өчен! Ура!» — дип кычкырып, фашистлар артыннан ташлангач, аңа ияреп атакага күтәрелделәр. Яр буенда яулап алынган участокка яңа көчләр килгәч кенә, батыр егетләр бераз ял итә алдылар.