Исемлек
-
МАЙСКИЙ Сәхип Нурлыгаян улы
МАКСИМОВ Иван Тихонович
МАЛЫШЕВ Алексей Петрович
МАННАНОВ Илдар Маннан улы
МАРИНИН Виктор Иванович
МАТВЕЕВ Иван Степанович
МЕДНОНОГОВ Вячеслав Александрович
МИРОНОВ Павет Андреевич
МИХАЙЛОВ Василий Николаевич
МОНАКОВ Петр Захарович
МОСКВИН Михаил Кириллович
МОРЗАХАНОВ Галләм Гыймади улы
МУРЗИН Ибрай Хөсәен улы
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
МАТВЕЕВ ИВАН СТЕПАНОВИЧ
Егерменче еллардагы Лаеш комсомолецлары Егорьево ячейкасы члены Иван Матвеевны яхшы беләләр иде. 1924 елны, унҗиде яшьлек чагында, ул, комсомолга кереп, бөтен яшьлек дәртен авыл комсомолы эшенә багышлады.
Комсомолецлар партия таләп иткәнчә укыдылар, эшләделәр. Иван иптәшләре белән бергә беренче авыл уку йортларының, китапханәләрнең эшен җайга салды, кулакларга каршы көрәштә һәм крестьяннар тормышын күмәк нигездә үзгәртеп коруда актив катнашты.
1927 елны Чистай совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул үзенең туган авылы Егорьевода авыл Советында, 1929 елны районда беренче төзелгән Карл Маркс исемендәге коммунада эшләде. Ярты елдан соң ул армиягә алынды.
Матвеевка армия хезмәте ошады. Ул, тиешле срокны рядовой булып хезмәт иткәннән соң, партия члены буларак, политруклар мәктәбен тәмамлады һәм төрле частьларда берничә ел политработник булып эшләде. Ватан сугышының беренче көннәреннән башлап Иван Степанович Көнбатыш һәм Көньяк фронтлардагы сугышларда катнашты, 1942 елның ахырында командирлар хәзерләү курсларына укырга җибәрелде.
Курсларны тәмамлагач, Матвеев укчы полк командиры итеп билгеләнде. Ул сугыш ахырына кадәр шушы полк командиры булды һәм Советлар Союзы Герое исемен дә шунда алды.
Брянскины азат иткән гаскәрләр авангардында барган Матвеев полкы, Десна елгасын кичкәч, беренче булып шәһәр урамнарына бәреп керде. Аннан соң бу полк сугышчылары Белоруссиядә Друть елгасының көнбатыш ярындагы плацдармда гитлерчыларның котырынкы контратакаларын кире кайтардылар һәм Минск юнәлешенә таба һөҗүм иттеләр.
Көнчыгыш Пруссиягә капка ачып, полк, иң авыр шартларда сугышып, Нарев елгасын Белостоктан көнбатыштарак кичте. Совет һәм немец гаскәрләре позицияләрен аерып торган бу елганың яр буйлары сазлыклы һәм үтә алмаслык иде. Шоссе юлы буенда елга аша кичәргә мөмкин булган бердән-бер урынны немецлар бөтен чаралар белән сакладылар. Бу участокның һәр квадрат метрын дошман алдан үлчәп атарга әзерләп куйган, елганың аръяк ярында мина кырлары һәм ныгытмалар линиясе эшләнгән иде.
Немецлар ударны шоссе ягыннан көттеләр. Ләкин сугыш алар көткән урында башланып китмәде.
Һөҗүм алдыннан Матвеев:
— Көчебез җитмәгән җирдә хәйлә белән алдырырбыз,—диде.
Алдан турыдан-туры ялган атака ясау, ләкин читләтеп үтү маневрын күздә тоткан һөҗүм планы эшләнде. Полкның төп көчләре төнлә, яшерен рәвештә, үз позицияләреннән бераз түбәндәрәк елга аша кичеп сазлыкка чыктылар. Командир бу ашкынулы һөҗүмнең һәм дошманга булган нәфрәтнең солдатларның көчен унлата арттырачагына ышанды, һәм ул ялгышмады. Подразделениеләр, сазлыкта урыны-урыны белән муен тиңентен батып, төне буе бардылар. Сазлык аша берничә километр үтү коры җирдән уннарча километр ара үтүдән кыенрак булды, ләкин полк өчен бу авырлык артта калды, һәм ул билгеләнгән вакытта дошманга удар ясау өчен тупланды.
Полк үз урынына барып җиткәч, артиллерия атака алдыннан хәзерлек үткәргән булып шоссега ут ачты. Немецлар бөтен көчләрен юл буена тупладылар, әнә шул моментта полк аларга сул флангтан удар ясады. Гитлерчылар, бик күп солдат һәм офицерларын югалтып, орудиеләрен һәм минометларын ташлап, чигенергә мәҗбүр булдылар. Дошман оборонасы өзелгән урынга дивизиянең башка частьлары да бәреп керде.
1945 елның январенда башланган генеральный һөҗүм алдыннан Матвеев полкы Беренче Белоруссия фронты белән Беренче Украина фронты арасындагы участокта позицияләргә урнашкан иде. Полкның артында — Висла елгасы, алдында дошманның бик көчле ныгытылган һәм тирән эшелонлы оборона линиясе иде.
Командование полк алдына: «армиянең һәм фронтның сул флангы-сыннан сулдарак һөҗүм итеп, дошман контратакаларын булдырмауны тәэмин итү, флангтан ясалган ударларга каршы тору» бурычын .куйды.
Көннәр ныклы хәзерлек белән үтте. һөҗүм итү полосасының төгәл күчермәсе төсендә ясалган макетта булачак сугышның төрле вариантлары сынап каралды. Полкта гомуми өйрәнү үткәрелде.
14 январь таңында подразделениелар урнашкан җирдә тынычлык хөкем сөрде. Солдатлар һәм офицерлар һәркайсы үз урыннарында иде. Алар яныннан барлык траншеялар һәм үтү юллары буйлап, подполковник Матвеев җитәкчелегендәге почет эскорты озатуында, 'байрак йөртүчеләр полк байрагын күтәреп уздылар.
Артиллерия хәзерлеге 7 сәгать 25 минутта «Катюша»лар залпы белән башланып китте. Алар артыннан барлык орудиеләр һәм минометлар телгә килде.
Артиллерия уты кыска гына тукталышлар белән атака башлаганга, ягъни иртәнге 8 сәгатькә кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Ләкин Матвеев атаканы алданрак башларга карар бирде. Чөнки моңа кадәр булган сугышлар тәҗрибәсе немецларның совет гаскәрләренең артиллерия хәзерлеге тәртибен өйрәнгәнлекләреи, аңа җайлашканлыкларын һәм, ут куәтенә дә карамастан, совет гаскәрләренең атакасын үз вакытында каршыларга өйрәнгәнлекләрен күрсәтте. Шуңа күрә полк командиры бер батальонны беренче залплардан соң ук алга җибәрергә карар бирде. Полк сугышчыларының үз снарядларыбызның уты астына эләгү куркынычы зур иде, ләкин Матвеев артиллеристлар белән алдан сөйләшеп куйганча, яшел ракета күренү белән, алар утны дошман оборонасының эченәрәк күчерергә тиешләр иде.
Батальонның атакага ташлануын Матвеев дулкынланып күзәтте. Берничә минут үтте. һавага яшел ракета күтәрелде һәм артиллерия уты дошман оборонасының эченәрәк күчте. Роталар барган шәпкә немец траншеяларының беренче линиясенә бәреп керделәр һәм, анда тукталып тормыйча, икенче линиягә ташландылар. Хәзер инде оборонаның өзелгән урынын киңәйтеп, сугышка яңа көчләр кертергә дә мөмкин иде.
Корпус штабыннан обстановканың торышы турында радиодан хәбәр итүне сораганда, полк дошманның .каршылыгын җимереп бер сәгатькә якын алга барган иде инде. Матвеев үзе ясаган маневр һәм аның нәрсә бирүе турында әйтте. Аннары аппарат янына корпус командиры үзе килде.
Матвеев генералның:
- Я, улым, хәлегез ничек, сөйләп бир, — дигән гадәттәге сүзләрен ишетте (ул барлык часть командирларын да улым дип атый иде).
Полк дошман оборкасының беренче полосасын алганлыгын белгәч, генерал хуплап:
— Дөрес хәрәкәт итәсең, улым! — диде.
Ирешелгән уңыш нигезендә, командование яңа бурыч куйды. Сул флангны саклаучы ролен башкарудан полк .корпусның удар йодрыгына әверелде һәм гомуми операциядә аның һөҗүменә хәлиткеч әһәмият бирелде. Командование полктан, дошманның оборонасын өзүне дәвам иттереп, дошманның тылы белән бәйли торган шоссены кисүне таләп итте.
Көн уртасында полк, үзенә ярдәмгә бирелгән артиллерия булышлыгында, немец оборонасының өченче позициясе траншеяларын һәм Цепе-люв местечкосын алды. Полк элеккечә үк сугыш барган алгы сызыктан ундүрт километр эчкә үтте. Шулай итеп, төп максатка ирешелде.
Өч сәгатьтән соң, разведка полк өстенә фашистларның бик зур мотопехотасы һәм танклары килүен хәбәр итте. Дошманны каршыларга хәзерләнергә кирәк булды.
Подразделениеләр команда буенча местечкодан чыгып юл буенда яшеренделәр. Цепеювның тын урамнары гитлерчыларны шиккә төшермәде. Местечкога ,килү юлларында да тыныч, ату тавышы, хәрәкәт тә юк иде.
Озакламый полк алдында дошманның шоссе буйлап килүче ике километрга сузылган колоннасы күренде. Гитлерчылар, үзләре килгән юл читеннән аларга орудиеләр һәм автоматлар төбәлгән булуын башларына да китермичә, алгы сызыкка таба тыныч кына бара бирәләр иде.
Колоннаның башы Цепелювка барып керү белән, һавага ракета күтәрелде, һәм тынлык бозылды. Полкның барлык ут кораллары телгә килде. Немецлар, көтелмәгән хәлдән каушап, буталышып беттеләр, бик күп көчләрен югалттылар.
Дошман аңына килеп үз сафларында тәртип урнаштырганчы, байтак вакыт үтте. Ахырда немец частьлары, сугышчан тәртипкә ,килеп, берсе артыннан икенчесе сугышка керделәр. Безнең полк солдатларына монда зур сынау үтәргә, көч ягыннан күп тапкыр өстен булган дошманга нык каршы торырга туры килде.
15 январьда иртән немецлар полкны камап алдылар. Шулай да полк каушап калмады, төнлә белән ныгып урнашып, дошманның атакасын кире кайтарды. Камалуда калган совет сугышчылары үзләре һәлак булырга, әмма фашистларның резервларын фронтка җибәрмәскә әзер иделәр.
Полк, дошманның зур көчләрен үзенә тартып, тәүлектән артык сугышты. Тик 16 январьда иртә белән генә аңа ярдәм килеп җитте һәм ул, үз дивизиясенә кушылып, немецларны көнбатышка — Одерга таба куып китте.