Исемлек
-
ПАВЛОВ Григорий Родионович
ПЕТУХОВ Игнатий Павлович
ПИСКУНОВ Василий Григорьевич
ПРИВАЛОВ Дмитрий Карпович
ПРОСВИРИН Михаил Андреевич
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
ПАВЛОВ ГРИГОРИЙ РОДИОНОВИЧ
1943 елның июнендә гвардия өлкән лейтенанты Павловка Советлар Союзы Герое исеме бирергә тәкъдим ителгәндә, ул инде 378 сугышчан очыш ясаган, 60 тан артык һава сугышында катнашкан, ялгызы 11 самолет бәреп төшергән һәм иптәшләре белән бергәләп 5 самолетны юк иткән иде. Аның очу кенәгәсендә батырлыгын чагылдыра торган башка мәгълүматларны да: аэродромнарда дошманның 4 самолетын, сугышларда 5 танкысын, уннарча автомашинасын яндырганын һәм йөзләрчә илбасарны юк иткәнен дә күрергә мөмкин иде.
Сугышка кадәр яшь пилот Павлов бер елга якын самолет йөрткән иде инде. Илебез җирендә дошманның беренче бомбалары шартлагач та, ул сугышка керде. Дошман самолетларының сан ягыннан гаять зур өстенлеге вакытында совет истребительләренә могҗизалар күрсәтергә һәм ял итүнең нәрсә икәнен онытырга туры килде. Операциядән кайткан машиналарны техниклар карап һәм яңадан хәзерләп өлгерүгә, аэродромда ракета күтәрелә һәм: «Самолетларга!» — дигән команда яңгырый иде.
Берничә айдан соң, дошман белән бәрелешләрдә беренче җиңүләргә ирешкәч, Павлов үзен батыр очучы итеп кенә түгел, бәлки һава операцияләрендә оста җитәкче булуын да күрсәтте.
Немецлар гаять зур югалтуларга да карамастан, 1942 елның җәендә һөҗүмне дәвам иттерделәр. Украина һәм Дон далаларында шахтер поселокларын һәм казак хуторларын яндырып, илбасарлар Иделгә, Кавказга якынлаштылар. Шундый авыр шартларда совет истребительләре, үз гаскәрләребезне дошман авиациясе ударларыннан саклау белән бергә, дошманның аэродромнарын һәм юл буйлап хәрәкәт иткән меха-никалаштырылган частьларын штурмладылар.
Донбасста истребительләр, штурмовиклар белән бергә, дошманның гаять әһәмиятле бер аэродромына уңышлы һөҗүтм ясадылар. Анда фашистларның 62 самолеты юк ителде, фронт командующие моның өчең операциядә катнашучыларның барысын да бүләкләүгә тәкъдим итте. Павлов ул чагында Казан тирәсендәге бер колхозда эшләүче туганнарына Кызыл Байрак ордены алуы турында язды.
Төньяк Кавказда барган каты сугышларда оккупантлар җирдә дә, күктә тә тар-мар ителделәр; истребительләр полкына гвардияче исеме бирелде. Ә 1943 елның язында Кубаньның түбән агымы һәм Кара диңгез ярлары өстендә һава сугышлары яңа көч белән кабынып китте. Фашистлар анда, инициативаны яңадан үз кулларына алырга теләп, авиацияләрен йөзләрчә самолетлар белән көчәйттеләр.
һава сугышлары ул чакта да әле дошманның сан ягыннан өстенлеге белән барды.
20 апрельдә «ИЛ-2» штурмовикларының хәрәкәтенә булышлык күрсәтеп очкан Павлов командалыгындагы дүрт истребительне ун «мессер-шмитт» атакалады. Совет очучылары фашистлар белән тигезсез сугышка керештеләр.
Павлов һәм аның иптәшләре, оста маневрлар ясап, үзләрен төрле яктан атакалаган дошманның удар ясавына мөмкинлек бирмәделәр. Штурм төгәлләнгәч, совет самолетлары һичбер югалтуларсыз аэродромга кайттылар. Бу сугышта немецларның бер «мессершмитт»ы бәреп төшерелде. Григорий Павловның шәхси счетына исә: «20. 4. 1943 ел. Бер «Ме-109» бәреп төшерелде, ул Глебовка станциясенең төньяк-көнбаты-шына төште» дигән язу өстәлде. Ә икенче көнне Павлов анда тагын: «21. 4. 1943 ел. «Ме-109» бәреп төшерелде, самолет Новороссийскының көньягында култыкка төште» дип язды.
Бервакыт, май урталарында, Павлов дүрт самолетка командалык итеп -алгы линиядә патруль хезмәтен үтәгәндә, «юнкерс»ларның зур отрядын күреп алды.
Җирдәге посттан ул шунда ук радио аша:
- Игътибар итегез! Истребительләр озатуында «Ю-87» бомбардировщиклары фронт линиясенә якынлашалар,— дигән кисәтү сүзләре ишетте.
- Күрәм, хәзер аларны ауларга барабыз! —дип җавап бирде Павлов җирдәге постка һәм, сирәк болытлар арасына кереп, дошманга каршы китте.
Иллеләп «юнкерс», кызыл йолдызлы истребительләрне искәрмичә, үзләренең бомбаларын совет гаскәрләре позицияләренә ташларга әзерләнделәр. Ә искәргәндә соң иде инде. Павлов беренче булып атакага ташланып, орудиедән атып, флагман «юнкерс»ын бәреп төшерде. Командир артыннан дошман машиналары строена кече лейтенант Гля-даев һәм башкалар бәреп керделәр. Дошман бомбардировщикларының сугышчан тәртибе бозылды, һәм алар бомбаларын кайда туры килсә, шунда һәм үз траншеяларына да ташлап качарга мәҗбүр булдылар.
«Юнкерс»ларны озатып килгән дүрт «мессершмитт» совет истребительләренә ташланды. Сугыш яңадан башланып китте, һәм Павлов «мессершмитт»ларның берсен бәреп төшергәнгә кадәр туктамады.
Бер атнадан соң Павлов бер көн эчендә тагын ике дошман самолетын бәреп төшерде.
Илбасарларны Төньяк Кавказдан тулысынча куып чыгарганга кадәр, гвардияче истребительләр Тамань һәм Новороссийск өстендә сугыштылар. Павлов анда күрсәткән батырлыклары өчен Герой Алтын Йолдызы алгач, иптәшләре белән бергә шуннан соңгы сугышларда да катнашты.