Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ПЕТУХОВ ИГНАТИЙ ПАВЛОВИЧ

Днепрга килеп җитү белән, капитан Петуховның понтон-күпер батальоны кичекмәстән эшкә кереште. Эш тиз барды. Тирә-юньдә шартлаган йөзләрчә бомбалар да, снарядлар да .сугышчыларга комачаулый алмады. Понтонерлар артыннан елга буена мотоукчы подразделениелар, танклар килә башлады. Алар, шул тирәдәге куаклыкларда һәм бакчаларда яшеренеп, кичү өлгергәнне көтеп тордылар.

— Десантчылар өчен кичүне ундүрт сәгатькә әзерләп бетерергә, караңгы төшкәч, унтугыз сәгатьтә танкларны чыгара башларга кирәк,— диде понтонерларга танклар берләшмәсе командующие һәм: — Өлгертә алырсызмы? — дип сорады.
— Өлгертербез! — диде Петухов.

Батальон пехотаны елга аша унике сәгатьтә үк чыгара башлады. Яр буена килгән командующий десантчыларның беренче группалары көнбатыш ярга якынлашканын, ә понтоннарның одадан-яңа отрядларны ташуларын күрде. Анда..еугыш кабынып китте. ' Караңгы төшкәч, су буена танклар килде. Аларны понтон-паромнарга кертү өчен, батальон солдатлары ышанычлы «пристань»нар эшләгәннәр иде. Елганың уң як яранда плацдармда да шундый ук «пристаньнар» ясалды. Беренче танк нәкъ билгеләнгән вакытта паромга урнаштырылды. Катер, паромны (буксирга алып, каршы ярга таба юнәлде. Беренче паром артыннан икенчесе, өченчесе, дүртенчесе кузгалып китте. Танклар елга аша чыгып беткәч:

— Понтонерларның сынатмаячагына шикләнмәгән идем, — диде танклар берләшмәсе командующие.

Генерал капитан Петуховның инженерлык гаскәрләрендә хезмәт юлын баскычтан баскычка — кызылармеецтан башлап часть командиры дәрәҗәсенә кадәр үткәнлеген белгән булса, бәлки тагын да җылырак сүзләр әйткән булыр иде. Елгаларны кичү осталыгын капитан Петухов Ерак Көнчыгышта үзләштерде, ә сугышчан чыныгуны ул Идел ярларында алды.

Хезмәт юлын Балык бистәсе районының Масловка авылында көтүче булып башлаган Игнатий Петухов 1930 елны яңа гына оештырылган колхозга керде һәм авыл Советы секретаре булып эшләде. 1935 елда аны армиягә алдылар. Башта ул Ерак Көнчыгышта понтон-күпер батальонында гади сугышчы булып хезмәт итте, аннары курслар тәмамлагач, подразделение командиры булды. Илнең көнчыгыш чикләреннән Петухов фронтка сугышның икенче елында килде һәм Иделдәге бөек сугыштан соң батальонга җитәкчелек итә башлады.

...Днепр өстендә иртәнге томан таралгач, яңадан дошман самолетлары килеп чыктылар. Алар килгәндә, паромнар инде сүтелеп беткәннәр иде. Катерлар понтоннарны берәм-берәм кичү урыныннан бер читкә яшерделәр. Дошман самолетлары китеп торган арада, алар, яшеренгән урыннарыннан чыгып, сугыш припаслары, пехота һәм җиңел орудиеләр төяп яңадан елгага чыктылар. Эш шома гына бармады. Петухов немец самолетларының понтоннарны елга уртасына яки уң як яр буена барып җитәрәк бомбага тотуларын, пулеметлардан атуларын зур борчылу белән күзәтте. Берничә понтон аның күз алдында су төбенә китте. Совет сугышчылары, куркынычка һәм үлемгә нәфрәт белән карап, салкын суга төшеп понтоннардагы тишекләрне ямадылар. Комсомолен Березин, каты яралануына карамастан, катер штурвалы янында калды. Паромнарның өзлексез хәрәкәтен бернәрсә дә туктата алмады. Понтонерларга совет истребительләре, зенит артиллериясе ярдәмгә килде. Батальонның зенит пулемет установкалары да тик тормадылар. Алар дошманның бер бомбардировщигын бәреп төшерделәр.

Куәтле аккан елга аша аръякка гаскәрләрне уңышлы күчерүне тәэмин итү өчен, понтонерлар күп көннәрен һәм төннәрен йокысыз үткәрделәр. Капитан Петухов төяү һәм бушату, понтоннарны җыю, яңа парклар кабул итү, машиналарны озату эшләрен тизләтергә кирәк булган һәр җирдә үзе булырга өлгерде. Гаскәрләр елга аша күбрәк чыккан саен, немец снарядлары елгага сирәгрәк төштеләр һәм елга аркылы агач күпер салына торган участокта эшләве куркынычсызрак була барды. Ниһаять, снарядлардан курыкмыйча йөрергә мөмкинлек туды. Дошман артиллериясе плацдармнан ераграк кысрыклангач, сул як ярда тынлык урлашты. Күпер төзелеп бетте. Шуннан соң армия командующие Петуховка:

- Елга аркылы сез салган күпер урта Днепрда иң яхшы күпер булды. Батальоныгыз үз алдында торган бурычны үтәүдә көчен кызганмый эшләде. Мин сезне Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим итәм,— диде.