Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ПИСКУНОВ ВАСИЛИЙ ГРИГОРЬЕВИЧ

Очучы булганга кадәр Василий Пискунов бер-берсенә һич тә охшаш булмаган тимерче һәм хисапчы профессияләрен сынап карады. Туып үскән Тихие Горы авылында мәктәптә укыганда ук, ә аннан соң Боңдюгта чакта ул һаман тимерчеләргә ярдәм итә һәм аларның эше белән кызыксына иде. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, ул хисапчылар курсына укырга керде. Әмма Василий хисапчы булып озак эшләмәде, тагын тимерче хезмәтенә тотынды. 1940 елда ул армиягә алынды һәм очучылар мәктәбен тәмамлагач, самолет штурвалы артына утырды.

Яшь очучы немец-фашист илбасарларга каршы сугышта 1942 елның мартында катнаша башлады һәм үзен бик тиз кыю, инициативалы сугышчы итеп күрсәтте. Штурм авиациясе полкындагы иптәшләре белән бергә ул борынгы Новгород җирләрендә гитлерчыларга беренче ударларын ясады. Гәрчә җиңүне һәрвакыт зур тырышлык куеп яулап алырга туры килсә дә, аның оккупантларның көчләрен штурмлауга яки разведкалауга һәр очышы уңыш белән төгәлләнә иде.

Бервакыт немецларның артиллерия позицияләрен атакалаганда, Пискунов дошманның ике истребителе утына эләкте. Штурмовикка немецлар пулеметтан атып тидерделәр. Ләкин очучы, зарарланган машинасы белән дә бомбаларын цельгә ташлап, үзен эзәрлеклән килгән «мессерлар» белән сугыша-сугыша, фронт линиясенә кайтып җитте. Әмма немецлар аннан калмадылар. Шуннан соң Пискунов, уңайлы вакыт сайлап, самолетның тизлеген кинәт киметте, һәм фашист асларының берсе, бу маневрны искәрмичә, алга үтеп китте һәм штурмовикның ут сферасына барып керде. Пискунов, орудиесеннән атып, истребительне бәреп төшерде һәм шуннан соң хәвеф-хәтәрсез якындагы аэродромга кайтып җитте.

Берничә көннән соң Василий үзенең батыр һәм тапкыр очучы булуы данын тагын да ныгытты. Бу юлы ул, цельгә якынлашып килгәндә, яңадан немец истребителе белән очрашты. Ләкин маневрлар ясап һәм дошманга ут ачып үзенә якын җибәрмичә, очуын дәвам итте һәм сугышчан заданиене төгәл үтәде. Дошманның беренче истребителенә ярдәмгә тагын ике истребитель килде. Бу да аларга берни бирмәде. Пискунов, фашистларның атакаларын оста кире кагып, ватык самолетын үз территориябезгә кайтарып җиткерде.

Ләкин очучы өчен авыр сынаулар моның белән генә тәмамланмады әле. Машинаның идарә итү приборлары бөтенләй эштән туктады, ә җиргә төшәргә вакыт иде инде. Аста самолетны төшерерлек мәйдан юк, бөтен тирә-якта урман, урман эченнән исә Ловать елгасы агып ята иде. «Урман өстенә төшү — үлем дигән сүз», — дип уйлады Василий һәм елгага борылды. Самолетның һәр минутта буйсынмый башлавы мөмкин иде, ләкин очучы аны киң елга өстенә китереп җиткерде һәм аның яр буендагы сай урынына бик оста утыртты.

Штурм полкын Сталинград янына күчергәндә, Пискунов тәҗрибәле очучы иде инде. Ләкин мондагы кебек киеренкелекне һәм кыенлыкларны очучыларның әле һич күргәннәре юк иде. Аларга биредә теләсә нинди обстановкада, теләсә нинди һава шартларында һавага күтәрелергә туры килде. Пискунов самолеты да катнашкан «Ильюшин»нар группасы немецларның зур аэродромын тар-мар иткәндә уңышлы хәрәкәт итте. Зениткалар уты стенасын үтеп, штурмовиклар унбиш минут эчендә очу кырының зур өлешенә бомбалар ташладылар. Бу бомбалар дошман самолетларын юк иттеләр һәм ягулык складын шартлаттылар. Бу операциядә катнашкан экипажларның барысы да бүләккә тәкъдим ителде.

Гаять зур совет фронтының көньяк участогында һөҗүм итеп барган армияләр белән бергә штурм полкы Азов буе далаларына килеп керде. Өстәл өсте кебек тигез дала киңлекләрендә гитлерчыларга һава разведчикларыннан һәм көтмәгәндә штурмлаулардан яшеренү кыенлашты. Немец гаскәрләре тупланган урыннарны тапкач, Пискунов артиллеристларга радио аша:

— Күзәтегез, мин танкларга пикировать итәм, минем бомбалар төшкән җиргә атыгыз! — дия иде.

Август башында Пискунов, алты самолетка җитәкчелек итеп очканда, балкада яшеренгән танк колоннасын күрде. Немец зенитчиклары, урнашкан урыннарын белдерүдән куркып, «ил»лар килеп чыккач та атмый тордылар. Ләкин бу хәйлә аларга ярдәм итмәде: самолетлар беренче очып узганда ук бом|баларын колонна өстенә төшерделәр. Зениткаларның соңга калып ачылган уты да штурмовикларны туктата алмады. Бу сугышта очучылар фашистларның 10 танкысын һәм 17 автомашинасын яндырдылар.

Икенче тапкыр Пискунов штурмовиклары, дүрт истребитель озатуында дошман кулындагы территория өстеннән очканда, гаскәрләр һәм артиллерия төялгән зур тимер юл составын очраттылар. Пискунов орудиесеннән атып паровозны сафтан чыгарды, аннан соң группа берничә минут эчендә бөтен эшелонны тар-мар итте.

Миус елгасы һәм Мелитополь янындагы немец оборонасы районына ясалган очулар да нәтиҗәле булды. Шундый очышларның берсендә Пискунов истребительләр озатуында штурмовикларның алтышар самолеттан торган өч группасына җитәкчелек итте. Күрсәтелгән урынга җиткәч, түгәрәк ясап, самолетлар берсе артыннан икенчесе биеклектән пика ясап гитлерчылар өстенә очып төштеләр һәм аларны тар-мар иттеләр. Немецлар дүрт үзйөрешле орудиеләрен, ике миномет һәм ике зенит батареяларын, өч сугыш кирәк-яраклары складын, бик күп солдатларын һәм офицерларын югалттылар. Очу нәтиҗәләренә бәя биреп, армия командующие: «Дошманның оборона полосасын өзүдә коры җир гаскәрләренең уңышын шактый дәрәҗәдә штурмовикларның хәрәкәтләре тәэмин итте», — диде. Шуннан соң озакламый бер көн эчендә өч очыш ясап, Пискунов үз группасы белән дошманның 12 үзйөрешле орудиесен, 4 складын, 10 минометын челпәрәмә китерде.

4 нче Украина фронты гаскәрләре, оккупантларның каршылык күрсәтүен җимереп, Мелитопольне азат иттеләр һәм, Перекопка чыгып, Кырым юлларына килеп җиттеләр. Командование иң батыр сугышчыларны хөкүмәт бүләкләренә, шул исәптән өлкән лейтенант Пискуновны Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим итте. Ул чакта аның хисабында юк ителгән 58 танк, 12 самолет, 17 артиллерия батареясы, күп кенә башка техника һәм йөзләрчә гитлерчылар бар иде. Бу хисап сугыш ахырына кадәр үскәннән-үсә барды.