Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ГРАФОВ ВЛАДИМИР СЕРГЕЕВИЧ

В. С. Графовның сугышка кадәрге бөтен тормышы Бөгелмәдә үтте диярлек. Анда ул җиде еллык һәм профессиональ-техник мәктәпләрдә укыды, машина-трактор ремонт мастерскоенда югары квалификацияле слесарь булып эшләде. Хәрби хезмәт вакытыңда гына туган шәһәреннән аерылып торды. Башта ул действительныйда хезмәт итте, аннары Халхин-Гол елгасы янында япон агрессорларына каршы сугышларда катнашты. 1941 елның башында Графовны Бөгелмә машина-трактоо мастерское директоры итеп .билгеләделәр. Яшь хуҗалыкчы эшне үзләштереп кенә өлгергән иде, сугыш башланып китте.

Кече лейтенант Графов фронт тормышын танк бригадасының разведка взводы командиры булып башлады. Сугыштан-сугышка осталыгы, тәжрнбәсе артты. Элеккеге спорт чыныгулары да фронтта Владимирга ярап куйды. Ул машиналарда гына түгел, җәяү дә, чаңгыда да теләсә нинди заданиене үтәргә барырга һәрвакыт әзер иде. Ел ярымнан ук Владимир капитан булды һәм үзенең хәрби профессиянең бөтен нечкәлекләренә өйрәнде. Күрсәткән батырлыклары һәм дошнанның серләрен оста чишә белгәне өчен, командование аны берничә орден һәм медальләр белән бүләкләде.

Графов разведчиклары бик күп операцияләрдә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.

Бервакыт алар фашистлар урнашкан авылга һич сиздермичә барып җиттеләр. Оккупантлар ул чакта ашьжмыйча гына чигенергә хәзерләнәләр иде. Разведчиклар, машиналарын урманда яшереп, авылга якынлаштылар һәм күзәтә башладылар.

Бер йорт янында өсте «ябылган зур автомобиль тора иде, аның янына ара-тирә кәгазь төргәкләре күтәргән солдатлар һәм офицерларның килеп-китеп йөрүләре күренде. Разведчиклар аның штаб машинасы икәнен аңладылар.

Графов ул машинаны кулга төшерергә карар бирде. Менә разведчикларның кечкенә генә отряды ата-ата авылга бәреп керде. Немецлар,, совет сугышчыларының кинәт килеп чыгуыннан каушап калып, кача башладылар. Бу налет вакытында Графов разведчиклары пленныйлар алдылар һәм дошманның әһәмиятле документларын кулга төшерделәр.

Совет гаскәрләре хәлиткеч һөҗүмгә күчкәч, танк берләшмәләре фашист илбасарларның каршылык күрсәтүен җимерүче удар көч булдылар. Графов хезмәт иткән корпус һөҗүм итүче армияләрнең һәрвакыт алдында барды, ә разведчиклар аның ышанычлы авангарды булдылар һәм азат ителә торган совет җиренә беренче булып аяк бастылар.

Курск янындагы җиңүнең шатлыклы көннәрендә Графов үзенең гвардияче часть сугышчылары м;итингысында ясаган чыгышында:

— Кызыл Армиянең җиңүе безне яңа батырлыкларга, дошманга каршы аяусыз көрәшкә рухландыра. Илбасарларны Ватаныбыз чикләреннән куып чыгарырга безнең көчебез дә, ихтыярыбыз да һәм коралларыбыз да җитәрлек. Үч алу сәгате җитте. Дошманны аяусыз кыйныйк! — диде.

Разведчиклар, дошманны эзәрлекли барып, һич көтмәгәндә аның; ерак тылына үтеп керәләр иде. Алар үзләренең килеп чыгулары белән генә дә оккупантларны тетрәтәләр, совет кешеләрен таланудан, коллыкка куылудан коткаралар иде.

Шундый бер кыю рейд вакытында Графов группасы зур тимер юл станциясенә барып җитте. Җирле халыклар разведчикларга: станциядә немецларның булмавын, ә якындагы заводта аларның көчле отряды урнашуын һәм предприятиене шартлатырга хәзерләнүләрен әйттеләр. Шуннан соң Графов теләсә нәрсә бәрабәренә фашистларның кабахәт планнарын өзәргә карар бирде.

Караңгы төндә гвардиячеләр танкларга, бронетранспортерларга төялеп, сиздермичә генә заводка якынлаштылар һәм, ут ачып, аның территориясенә бәреп керделәр. Анда алар кара эш белән шөгыльләнүче йөзгә якын гитлерчыны очраттылар. Фашистларның кайберләре бина астына чокырлар казый, икенчеләре ящиклар белән шартлаткыч ташый, өченчеләре миналарга чыбык үткәрә иде. Разведчиклар бандитларны һич аямыйча ярты сәгать эчендә кырып салдылар. Завод ишек алды дошман мәетләре 'белән түшәлде. Бер генә оккупант та качып котыла алмады.

Ату тавышлары күрше авылдагы немец частьларына ишетелгән икән, һәм аннан заводка 12 танк һәм гаскәрләр килде. Ләкин совет су-тышчылары дошманны заводка якын җибәрмәделәр. Бу сугышта алар өч танкны, пехота төялгән берничә автомашинаны юк итеп, җиңеп чыктылар.

Безнең гаскәрләр Германия территориясенә барып кергәндә, гвардия майоры Графов инде аерым мотоцикл батальоны командиры иде. .Анда, гитлерчылар оборонасының соңгы рубежларында, ул үз сугышчылары белән элеккечә үк корпус частьларының алдында барды. Танкистларга Берлинга бару юлын ачкан чиктән тыш кыю һәм уңышлы операцияләрдә разведчиклар командиры Графов Советлар Союзы Герое исемен алуга лаек булды.

...Бу хәл Германия башкаласы бистәләренең берсендә булды. Гитлер тарафыннан, янәсе, фашистлар рейхын коткарырга сәләтле «могҗиза» вәгъдә ителүгә ышанган немец дивизияләренең калдыклары һәм фольксштурмчылар отрядлары Берлин янында чиктән тыш нык каршылык күрсәттеләр.

19 апрельдә танклар һәм артиллерия булышлыгыңда немецларның бер полк чамасы пехотасы, безнең танклар һәм мотоукчылар һөҗүм итеп килгән шоссе юлын өзәргә омтылып, корпус частьлары позициясен флангтан атакалады.

Графов, резерв килеп җиткәнгә кадәр дошманны тоткарлау бурычын алгач, өч танк, ике үзйөрешле орудие һәм йөзләп автоматчыдан торган кечкенә генә отряд белән шоссены сакларга китте. Танклар һәм үзйөрешле орудиеләр атакага ташланган немецларга көчле ут ачтылар, автоматчылар да дошман өстенә пуля яңгыры яудырдылар. Отряд сан :ягыннан өстен булган дошманның өч атакасын кире кайтарды. Сугыш дүрт сәгать дәвам итте. Хәл читенләште. Тагын ун минут та түзеп булмас дип уйлады Графов. Ләкин нәкъ шул моментта, вәгъдә ителгән ярдәм килеп җитте. Ярдәмгә килгән танк Тбршгадасының яңа көчләре белән немецлар тар-мар ителделәр.

Икенче көнне Владимир Сергеевичка яңадан бер катлаулы бурычны хәл итәргә туры килде. Унлап танк һәм үзйөрешле орудиеләр ярдәмендә ул үзенең сугышчылары белән Эркнер шәһәрендә немецлаэннн ныгытмаларын штурмларга тиеш булды. Биредә инде танкистлар дошман оборонасын өзәргә һәм шәһәр артындагы каналга чыгаргаберничә тапкыр омтылып караганнар, ләкин бу атакалар уңышлы чыкмаган иде. Графов алдына бурыч куйганда .командир аңа:

— Сез уңышка ирешерсез дип ышанам; Исегездә тотыгыз, иң әһә-миятлесе — канал һәм аның аркылы салынган. күперләр,— диде.

Чыннан да, Графов отряды башка частьларга караганда бәхетлерәк булып чыкты. Немец заслоннарын юк итә 1барып, ул, ярты көн эчендә унсигез километр алга үтеп, Зркнерга бәряп керде.

Танкистлар һәм автоматчылар урам артыннан урамны дошманнан чистарттылар. Майор дошман оборонасының йомшаграк урыннарын һәм каналга җиңелрәк чыгу мөмкинлеген белергә тырышты, ләкин алынган хәбәрләрдән һәм шәһәр эченә керә барган саен немецларның каршылык күрсәтүе көчәйгәнлеген күрде. Әсирләрдән сорашу да берни бирмәде. Алар «Гитлер капут!» дигән сүзләрне кат-кат кабатлаудан узмадылар. Ахырда тик шул мәгълүм булды: дршман кулында булган һәм әле миналанмаган (шәһәрне әйләнеп үтә торган) юлдан башка юл юк икән. «Әгәр немецлар кулындагы юлга аларның позицияләре аша танклар белән бәреп керсәк?» — дип уйлады командир. Шулай эшләделәр дә.

Майор бу операциягә автоматчылар десанты төяп өч танк белән китте. Батыр егетләр иң югары тизлек белән канал янына барып чыктылар. Юлда бер танк ватылган һәм десантчылар саны кимегән булса да, алар максатка ирештеләр. Гвардиячеләр, күз ачып йомганчы дошман охранасын юк итеп, күпердәге миналарны зарарсызландырдылар һәм күпернең тулы хуҗасына әверелделәр. Корпус командиры, каналга барып җитү турындагы хәбәргә җавап итеп, радио аша:

— Күперне саклагыз! Ярдәмгә барабыз, нык торыгыз! — диде.

Үтә әһәмиятле коммуникацияләрен югалткан гитлерчылар котырынып күпергә ташландылар. Алар берничә тапкыр ярсынып контратака ясап карадылар. Әмма Графов сугышчылары бу атакаларны кире кайтардылар һәм төп көчләр ярдәмгә килеп җиткәнче күперне сакладылар. Нәтиҗәдә корпус частьлары килгән шәпкә үк күпердән канал аша чыгып Берлин тирәләренә барып керделәр.