Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ГРИГОРЬЕВ ВИКТОР АНТОНОВИЧ

1942 елның язында танк бригадасы сугышчылары старшина Григорьевның әти-әнисенә Казанга мондый хат яздылар:

«Кадерле Вера Евграфовна йәм Антон Дмитриевич! Немец илбасарларга каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне, батырлык һәм геройлык күрсәткәне өчен хөкүмәт Сезнең улыгыз Викторга Советлар Союзы Герое исеме бирде... Без, Сезнең улыгыз геройларча көрәшкән часть сугышчылары, командирлары һәм полнтработниклары, Викторның батырлыкларына сокланабыз, алар барлык танкистлар өчен үрнәк булып хезмәт итә. Виктор танкысы үткән җирдә фашист этләрнең уннарча изелгән үләксәләре һәм җимерелгән танклары кала. Бөек Ватаныбызның данлы һәм батыр йөрәкле патриотын, Ватан сугышы героен тәрбияләп үстерг өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез. Без, танкистлар, улыгызның батыр эшләрен арттырырга сүз бирәбез».

Викторның батырлыгы һәм аны бүләкләү турындагы хзбәр туганнарын гына шатландыру белән чикләнмәде, бу шатлыкны герой укыган 81 нче урта мәктәп укытучылары һәм укучылары да уртаклашты. Анда Григорьев ун ел буена бик яхшы укыган, комсомол эшендә актив катнашкан иде. 1939 елны өлгергәнлек аттестаты алгач, Виктор Казан авыл хуҗалыгы институтының беренче -курсына керде. Ләкин анда аңа бер генә семестр укырга туры килде. Кырыгынчы елның январенда ул армиягә алынды һәм танк частена җибәрелде. Шулай итеп, кичәге студент танк йөртүче булып китте.

...1941 елның декабренда Григорьев хезмәт иткән танк бригадасы Тула янында иде. Сугышлар өзлексез барды. Шул сугышларның берсендә Викторның авыр «КВ» танкысы ватылып, частьтан аерылып калды. Танкист үзенең машинасын кар каплаган урман буена кадәр зур кыенлык белән илтеп җиткерде һәм аңа ремонт ясарга кереште.

Механик төне буе эшләде, һава бик салкын, суыктан агачлар шартлый, металлга кул тисә, кул ябыша, бит өши иде. Шулай да иртә белән Виктор танкны бригада урнашкан җиргә төзек килеш алып кайтты. Командир, аның суыкта өшегән бит алмаларын, яраланган кулларын күргәч, хәзер үк санчастька барырга, ә машинаны башка механикка тапшырырга приказ бирде.

Ул көнне танкистлар дошман кулындагы бер авылны атакаларга хәзерләнәләр иде. Григорьев иптәшләреннән каласы килмичә, комиссарга мөрәҗәгать итте:

— Иптәш комиссар, мин үз машинамны яратам;, аны башка кешегә тапшыра алмыйм. Әгәр мин өшегәнмен икән, миңа таксида йөрисе түгел бит... Сугышка барырга рөхсәт итүегезне үтенәм һәм бер адым да чигенмәскә ант итәм,— диде.

— Яхшы, мин сезгә ышанам,— диде аңа комиссар.

Часть сугышка керешкәч, Виктор танкысы үз подразделениесеннән алга узып, эсэсчыларның зур отряды урнашкан авылга барып керде. Авылда гитлерчылар тулган иде: анда танклар, артиллерия, пехота төялгән автомашиналар тора иде. Сугыш «КВ»ның уңышлы атуы белән башланып китте: снаряд немецларның беренче машинасын яндырды. Совет танкысының да бронясын пулялар һәм снарядлар чукый башлады. Ату тавышлары өзлексез яңгырап торды. Григорьев дошман өстенә бара бирде һәм аларда курку тудырды. Әмма бераздан немец снаряды «КВ»ның башнясына тиеп, орудиене сафтан чыгарды һәм танк көчле дошман алдында коралсыз калды. Виктор үзенең күзәтү ярыгыннан гитлерчыларның бер танкысы орудие көпшәсен «КВ»га төзәвен күреп алды. Немецларның танкка каршы ата торган ике пушкасы да «КВ»га ут ачарга хәзерләнәләр иде. Григорьевның башында: «Хәзер аталар», дигән уй чагылып узды. Сугыш оттырылган кебек иде инде. Чигенергә, машинаның тиз йөрүеннән файдаланып котылып калырга мөмкин иде, әлбәттә. Ләкин алай эшләү дошманга юл ачу булачак иде. «Юк, чигенүгә караганда үлем яхшырак,— дип уйлады Григорьев. Соңгы чара — таран ясау гына кала».

— Иптәш политрук, таран ясыйм! — дип кычкырды Виктор рота политругы Шабунинга, танкны алга юнәлтеп.

— Әйдә, Ватан өчен, Мәскәү өчен!

Машина тулы көченә алга ыргылды. Броняга снаряд тиеп, сызгырып читкә очты. «КВ» бөтен көченә немец танкысына килеп бәрелде һәм аны әйләндереп ташлады. Виктор тизлекне киметмичә машинасын танкка каршы ата торган орудие өстенә юнәлтте һәм аны да изеп ташлады. Шул ук юл белән ул икенче орудиене дә таптатты. Фашистларны таптатып һәм корылмаларны җимереп, танк бөтен урам буйлап узды һәм авыл кырыендагы каен урманына килеп чыкты, немецлар төркем-төркем булып шунда йөгерәләр иде. Урманнан ул юлга борылды һәм дошманның автоколоннасын очратты. Ике ягында тирән кар көртләре каплаган юлдан машиналарга беркая да китәр урын юк иде. Авыр танк автоколонна эченә барып керде. Гитлерчылар аңа атудан туктамадылар, ләкин калын броня егетләрне хәвеф-хәтәрдән саклады. «КВ», дәһшәтле төстә алга барып, машиналар колоннасын тетеп бетерде...

Дошман «КВ» басымына түзәлмичә чигенде. Карлы юлда һәм кырда ватылган танк, таптатылган ике орудие, егерме автомашинаның ватыклары һәм җитмешләп фашист гәүдәсе калды.

Григорьевның үз частена кире кайтуы уңышсызрак булып чыкты, ул сугыш барган урында карга батып калган бер машинаны буксирга алырга булды һәм шул вакытта яраланды.

Григорьевның шул каты сугышлар барган декабрь аенда әнисенә язган хатында мондый сүзләр бар: «Син, әнием, минем өчен юкка гына борчыласың. Әгәр син мине күрсәң, минем өчен куркуыңнан рәхәтләнеп көләр генә идең...»

Ләкин ул әти-әниләрен алдый да, тынычландыра да алмады. Танк йөртүче Григорьевка Советлар Союзы Герое исеме бирү турында СССР Верховный Советы Президиумының 1942 елның апрелендә газеталарда игълан ителгән Указы аны «фаш итте».

13 июньдә старшина Григорьевны Мәскәүгә, Кремльгә ча,кырдылар. Батыр сугышчыга Ленин ордены һәм Алтын йолдыз тапшырып, Михаил Иванович Калинин аны югары бүләк белән тәбрикләде һәм дошманны җиңүдә яңа уңышлар теләде. Виктор исә аңа илбасарларны элеккечә үк аяусыз кырырга сүз бирде.

Сугышта соңгы ату тавышы яңгыраганга кадәр герой фронтта булды. Җиңү көнен өлкән лейтенант Григорьев Германиядә Щецин янында бәйрәм итте.