Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ГУРЬЯНОВ ПАВЕЛ ЯКОВЛЕВИЧ

Элемтәче сержант Гурьянов, Десна һәм Днепр елгалары аша кичкәндә, телефон линияләре сузуда ике тапкыр фидакарьлек үрнәге күрсәтте. Дивизия штабының полклар белән өзлексез элемтәсен тәэмин итүдә каһарманлык һәм осталык күрсәткән өчен аңа иң югары бүләк— Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Аркага телефон аппаратлары һәм тимер чыбыклар асып, караңгы төндә елга аркылы йөзү һәм дошман уты астында тимер чыбык сузу җиңел эш түгел, анда сине секунд саен үлем сагалый, һәм менә батырлыкка, .корычтай нык ихтыярга елга буенда туып үскән кешенең тәҗрибәсе дә килеп кушыла. Гурьянов үзенең туган Иделен һәрвакыт исенә төшерә иде. Әнә шунда ул, балачагында — Спас затонында, аннары яшүсмер чакта, пароходта матрос булганда һәм Казанда эшләгән вакытларында елга киңлекләренә нык ияләште. Тумыштан волгарь егетне елганың ашкынулы агымы да, шыксыз көзге төннәр дә өркетә алмады, һәм ул сулар аркылы чыккан вакытларда хәвефле заданиеләрне үтәүгә һич куркусыз керешә иде.

1943 елның сентябрендә немецлар, Десна елгасына таба чигенеп, үкчәләренә басып барган совет гаскәрләреннән ычкынырга, көнбатыш ярга чыгарга һәм анда алдан хәзерләнгән оборона рубежында ныгып урнашырга исәп тоттылар. Чигенгәндә алар 'барлык күперләрне шартлаттылар.

Ләкин дошман корган киртәләр безнең сугышчыларны туктата алмадылар. Понтоннарда һәм көймәләрдә, ә күбесенчә тирә-юньдә табылган әйберләрдән эшләнгән җайланмалар ярдәмендә укчы частьлар мул сулы елгаларны кичеп чыктылар. Шулар арасында беренчеләрнең берсе сержант Гурьянов отделение командиры булып хезмәт иткән дивизия иде.

14 сентябрьгә каршы төндә, (беренче десант отрядлары Десна аша йөзеп чыкканда, Павел укчы подразделениеләрне элемтә белән тәэмин итәргә приказ алды. Элемтәчеләрнең көймәләре юк иде, ләкин алдан ук елганы кичәргә әзерләнеп, сержант яр буенда табылган бүрәнә һәм такталардан сал ясарга боерык бирде. Кичкә таба сал әзер иде инде, шуңа күрә бу приказ элемтәчеләрне аптырашта калдырмады.

Ничек кирәк алай ясалган сал, ишкәкләр ишүенә авыр буйсынып, елга аша акрын гына хәрәкәт итте. Хәер, элемтәчеләргә зур тизлек кирәкми дә иде. Аларга бары тик аяк астында ньжлы терәк һәм сүтелә торган катушкалардан кабельнең метрдан метрга арткы якка суга сузылып баруы гына кирәк иде. Җитез агым белән һәм салның тәбәнәк түшәмәсенә еш кына бәреп керүче дулкын белән көрәшеп, сугышчылар тиешле юнәлештән тайпылмаска тырыштылар. Дошманның өзлексез атып торуы да аларны туктата алмады.

Ниһаять, элемтәчеләр яр кырыена чыктылар, плацдармда сугыша торган полкның команда пунктына тиз генә чыбык суздылар. Командирлар һәм солдатлар шундук үзләрен ышанычлырак хис итә башладылар: алар хәзер ялгыз түгел, дивизия штабы аларны ишетеп тора һәм ярдәм итәчәк...

Иртә белән фашистлар плацдармда контратакаларын көчәйттеләр. Яр буена һәм елгага снарядлар, миналар явып торды. Аларның кыйпылчыклары телефон чыбыгын өзде һәм уңъяк ярда дивизия командирының тавышы ишетелми башлады.

— Хәзер үк элемтәне җайларга кирәк, сержант. Югыйсә, безгә бик кыен булачак,—диде полк командиры Гурьяновка.

— Элемтә булачак, иптәш подполковник! —дип җавап бирде Гурьяңов ышаныч белән.

Кабель кайдадыр елгада өзелгән, ә яр буенда бер генә көймә дә юк иде. Су буенда ук яткан бүрәнәне күреп, Гурьянов: «Әнә шуңа атланма йөзәргә туры килә»,— дигән карарга килде.

Көчле куллары белән ишеп, ул чыбңкның һәр метрын капшый-кагь җый линия буйлап йөзеп китте. Әнә шулай, әйләнүчән һәм ышанычсыз кыска гына бүрәнә кисәгенә тотынып, дошманның өзлексез уты астында Павел Десна елгасын йөзеп чыкты һәм өзек җирне табып төзәтте. Әмма кыю элемтәчегә бер сәгатьтән үк хәвефле рейска яңадаң чыгарга, аннары тагын һәм тагын, дошман елгадан еракка алып ташлаганчыга кадәр шулай дәвам иттерергә туры килде.

Деснаны кичкәннән соң ун көн үтте. Гаскәрләр алдында яңа тоткарлык ята иде инде. Бу — Днепр елгасы иде. Караңгы төндә укчыларның һәм артиллеристларның алгы отрядлары дошман биләгән ярга таба йөзделәр. Өермәдәй ябырылган көчле ут астында йөзделәр алар, салкын дулкыннарга чумдылар...

Бу юлы да десантчыларны элемтә белән тәэмин итү бурычы сержант Гурьянов отделениесенә йөкләнде. Тик монысында инде элемтәчеләрнең эшләре уңды: яр буендагы камышлар арасында алар балыкчы көймәсе таптылар.

Элемтә линиясен яр буена хәтле үк тарттырып, элемтәчеләр тулы хәзерлек белән су буена җыелдылар һәм юлга чыгарга команда көттеләр. Аннан-моннан гына ашык-пошык ремонтланган көймә әзер тора, аңа кабельле катушкалар, кыр телефоны тартмалары төялгән иде. Солдатлар елга киңлекләреннән күзләрен алмадылар, анда төнге караңгылыкны ярып утлы пулялар оча, снарядлар шартлый һәм ракеталарның күз чагылдыргыч утлары понтоннарны, көймәләрне яктырта иде. Менә хәзер, шушы минутта, элемтәчеләргә полкташлары белән бергә йөзеп барырга туры киләчәк иде.

Отделение янына элемтәчеләр ротасы командиры капитан Корниен-ко килде һәм әкрен тавыш белән:

— Вакыт җитте! Уңышлык телим,— дип команда бирде. Көймә, үз артыннан ике катлы кабель чыбыгы калдырып, су өстеннән шундук йөзеп китте. Сүтелә бара торган катушкаларны күзәтеп, Гурьянов чыбыкларның берсенә таш бәйләде, һәм аның авырлыгы белән кабель бик тиз су төбенә чумды. Икенче җеп су өстеннән сузылып барды.

Снарядлар һәм миналар шартлавыннан күбекләнеп беткән Днепр бу урында киң иде. Ишкәкчеләр бөтен көчләрен куеп иштеләр, әмма атыш утларыннан кызарып торган биек уң як яр бик акрын якынлашты. Көймә янында снарядлар шартлап еш кына биек су фонтаннары күтәрелде, солдатларны башларыннан аякларына кадәр коендырды, ышанычсыз көймәгә дулкын бәреп керде.

Плацдармга килеп төшкәч, сержант үзенең солдатларын подразде-лениеләрго җибәрде, ә үзе көймәдә калды. Дошман уты астында ул төне буе елганың әле бер ярына, әле икенче ярына чыгып йөрде — линиянең төзеклеген тикшерде. Кабельләрнең өзелгән җирләрен эзләп төзәткәндә, аңа Днепр суына чумарга да туры килде. Елганы кичеп чыккан частьлар белән дивизия штабы арасында элемтә өзлексез һәм ышанычлы эшләп торды.