Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

НИКИТИН ИВАН МОИСЕЕВИЧ

Рядовой Никитинны частьта күп кенә сугышчылар һәм офицерлар, хөрмәтләп, «атакай» дип йөртәләр иде. Бу алар арасында аның шактый өлкәнрәк яшьтә булуыннан гына да түгел иде. Яшьләр карт солдатны үткәндәге ике сугыш — беренче бөтендөнья сугышы һәм гражданнар сугышы ветераны дигән даны өчен, немец илбасарлары белән сугышлардагы кыюлыгы һәм батырлыгы өчен ихтирам итәләр иде.

1914 елда, аның бүгенге полкташларының күбесе әле тумаган да чакта, Никитин инде Галициядә немецлар һәм австриялеләр белән сугышты, дошманның иң көчле Перемышль крепостен алуда катнашты. Бу вакытта ул Себер укчы частьларында иде; аларның куркынычлы атакаларына дошман бик сирәк түзә ала иде. Аңа үзенең штыгын немецларның союзлыкларына — Трапезунд янында төрекләргә каршы да кулланырга туры килде.

Революция булгач, Иван Никитинга окоп тормышыннан бер елдан кимрәккә генә аерылып торырга туры килде. Аның куллары һәм иңбашлары винтовкадан, солдат капчыгыннан арынырга өлгермәде, совет республикасына интервентлар һәм акгвардиячеләр һөҗүм иттеләр. Дошманнар аның туган якларына — Волга буена килеп җиттеләр, һәм солдат тагын берничә елга үзенең семьясыннан аерылды.

Гражданнар сугышы беткәч кенә, Никитин туган җиренә — Татарстанның Бөгелмә районы Чемодурово авылына кайтты һәм шунда яши башлады/ Тыныч крестьян хезмәтендә еллар үтә бирде. Колхозда ул бригадир булып эшләде, аннары председатель итеп сайланды. Илебезгә фащист илбасарлар басып кергәндә, Иван Моисеевичка илле яшь якынлашып килә иде инде. Ул шушы яшендә яңадан походка чыгарга туры килер дип уйламаган иде, ә менә туры килде... 1943 елда мотоукчы бригаданың рядовой сугышчысы сыйфатында Никитин Курск янындагы сугыш кырларында немецларның атакаларын кире кайтарышты һәм Украина җирендә һөҗүм сугышларында катнашты. Аның батырлыгы һәм сугышта оста эш итүе иптәшләре һәм рота командиры тарафыннан билгеләп үтелде, ә алар, дөресен әйткәндә, әле генә килгән бу өлкән яшьтәге солдатка башта аз ышаналар иде.

1944 елның язгы һөҗүмнәре вакытында бригада, танк частьлары белән берлектә, Уманьга бәреп керергә омтылды. Немец оборонасы совет гаскәрләре ударларына түзмәде, өзелде, һәм шул өзек урыннардан танклар, мотоукчылар ташкыны ыргылды. Март кояшы бу вакытта кырларда карны эретте, бөтен җирне су ташкыннары белән тутырды. Юлларда үтеп булмаслык пычрак иде. Шундый җирләрдән чигенгәндә, фашистлар техникаларын ташлап калдырырга мәҗбүр булдылар.

- Талаучыларның хәле мөшкел! — диделәр безнең сугышчылар, хәрәкәтсез катып калган автомашиналар, «тигр»лар, «пантера»лар һәм полк пушкаларыннан алып гаять зур гаубицаларга кадәр төрле калибрдагы орудиеләр тезмәсенә карап...

Умань янында немец дивизияләрен тар-мар иткәч, танкистлар һәм мотоукчылар дошманга тукталып торырга ирек бирмәделәр. Алар армый-талмый алга бардылар. Зур елгага ашкынып ага торган язгы җитез елгалар артыннан ук кешеләр ташкыны да Көньяк Буг елгасына ыргылды.

Юлсызлык немецларга гына түгел, безнең гаскәрләргә дә комачау ясады. Ләкин язгы юл өзеге дә, дошман контратакалары да һөҗүм итүчеләрне туктата алмады. Алар көне-төне елгага таба тәгәри торган фашистларның үкчәләренә басып бардылар.

— Пычрак ерып һәм машиналарны күп вакыт этеп бару, әлбәттә, авыр. Барыбыз да арыдык, ә шулай да түзәргә кирәк, — диде Иван Моисеевич, хәлдән тайган аерым сугышчыларның ял турындагы беренче сүзен ишетү белән.— Беләсеңме, беренче бөтендөнья сугышында без ничек итеп өч кешегә бер винтовка белән атакага бара идек? Яки моннан өч ел элек көнчыгышка чигенгәндә үз каннары белән юлларны сугарган иптәшләрдән сора. Аларга җиңел булды дисеңме? Әмма безнең солдат барысына да түзә ала. Менә теге як ярга чыгарбыз да шунда ял итәрбез.

Мондый әңгәмәләргә колак салалар иде. һәм бирелгән шелтә яки киңәш һәрвакыт максатына ирешә иде. Рота парторгы карт солдатның әңгәмәләрен бик хуп күрә:

- Үзе партиясез, ә менә дигән агитатор! — ди иде. Гитлерчылар көчләрен тупларга һәм Көньяк Бугның көнбатыш ярында тотынып калырга өмет иттеләр. Алар анда декабрьда ук инде ныгытмалар әзерләделәр: эшкә бөтен тирә-як авыллардагы халыкны куалап чыгардылар, траншеялар казыдылар, дзотлар һәм блиндажлар төзеделәр.

Совет гаскәрләренең хәрәкәттәге отрядлары, теге як ярга качучы соңгы немецлар белән бер үк вакытта диярлек елга янына килеп җитеп, инженерлык частьларын һәм понтончыларны көтеп тормадылар. Сугышчылар яр буена килеп җиткәнче үк инде елга аша кичүгә әзерләнделәр, такталар, мичкәләр җыйдылар һәм аларны үзләре белән алып килделәр.

13 март көнне бөтен бригада Березовка авылы янында Көньяк Буг елгасына килеп җитте. Гаскәрләр, һич тукталып тормастан, елга аша чыга да башладылар. Ротадан беренче булып елганың теге ягына өч солдат белән бергә Никитин чыкты. Әмма тиздән шундый хәл туды: дошманның бик нык көчәйтелгән уты подразделениеләрнең елга аша чыгуын тоткарлады, һәм дүрт солдат дошман урнашкан ярда берүзләре калды. Алар дошманның бер буш окобына урнаштылар. Иван Моисеевич иптәшләрен тынычландырды:

- Зарар юк, урыныбыз җайлы, патроннар җитәрлек — югалмабыз, ә безнекеләр озак тормаслар, килеп җитәрләр, — диде.

Дүрт солдат елганы кичү районын күкрәкләре белән каплап торырга һәм биләгән яр буе кисәген ничек кенә булса да ычкындырмаска әзер иде. Ә немецлар, бу кыю сугышчыларны шундук юк итәргә омтылып, атакага ташландылар. Алар взводтан да күбрәк иделәр һәм алга таба бик батыраеп бардылар: янәсе, дүрт совет солдаты аларга каршы тора аламы соң, бер минут та үтмәс — алар порошоктай изеп ташланыр... Гитлерчыларны алар автомат уты белән каршыладылар. Берничә немец егылды, әмма калганнары бик тиз окопка якынлаштылар. Ара илле метрдан да кимегәч, Никитин кулына гранаталар алды. Иптәшләре дә шулай иттеләр, һәм, «кесә артиллериясе» залпларыннан качып, фашистлар чигенделәр. Икенче атака да шулай кире кайтарылды.

Уңышсызлыктан ачулары кабарган немецлар минометлар алып килделәр. Ләкин минометларга теге як ярдан безнең орудиеләр җавап бирде. Фашистлар бу дүрт батыр сугышчы позициясенә үрмәләүләрен дәвам иттерделәр. Аларның икесе үлде. Никитин белән Сафронов гитлерчыларны һаман шулай пуля һәм гранаталар белән «сыйладылар». Төн буена, батальон елга аша чыккан минутка кадәр, геройлар үзләре биләгән плацдармны дошманга бирмичә тотып тордылар.

Көньяк Буг яр буйларыннан мотоукчы бригада подразделениеләре тиз омтылышлы марш белән Днестрга килеп җиттеләр. Анда апрель башларында сугышчан дуслары үзләренең кадерле «атакайлары» белән кайгылы шартларда аерылыштылар. Авыр яраланган Иван Моисеевич озак вакыт госпитальдә ятты, ә аннары, Кремльдә Ленин ордены һәм Советлар Союзы Героеның алтын йолдызын алып, туган якларына кайтты.