Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

НИКОНОРОВ ПЕТР МИХАЙЛОВИЧ

Очучы-истребитель Никоноров немец самолетларын Төньяк Кавказда бәреп төшерә башлады. Ул фронтка 1942 елның декабрь аенда хәрби мәктәптән килде, Моздок һәм Кубань өчен барган сугышларда катнашты.

Беренче дошман бомбардировщигы аның снарядларыннан янып тау итәгенә барып төшкәч, Петр самолетларның сугышчан хәрәкәтенә җитәкчелек итү пунктындагы радиостанциядән: «Берәү булды, тәбрик итәбез», — дигән котлау сүзләрен ишетте. Аннары мондый тәбрикләүләр күп тапкырлар кабатланды...

1943 елның җәендә Никоноров хезмәт иткән полк Курск янындагы тарихи сугышта катнашты. Гитлер командованиесе, анда совет фронтын өзәргә хәзерләнеп, зур көчләр туплаган иде. Дошман ул районга меңләгән самолет китерде. Ул аларны башка фронтлардан алып, ерак тылдагы аэродромнардан һәм Европадагы оккупацияләнгән илләрдән китереп, фронтның Курск участогына туплады. Немецлар үз авиацияләрен эшелонлап-эшелонлап сугышка керттеләр. Июльнең зәңгәр күге каты сугышлар мәйданына әверелде.

Лейтенант Никоноров үз полкташлары белән бергә дошман гаскәрләрен штурмлады, разведкага очты, еш кына үзебезнең бомбардировщикларны һәм штурмовикларны озата барды, коры җир гаскәрләрен һава һөҗүменнән саклады. Алты «Лавочкин-5» самолеты составында фронтның алгы линиясендә патруль хезмәтен үтәгән көнне Никоноров зур уңышка иреште. Безнең гаскәрләр урнашкан җирдән бераз алгарак үтеп, истребительләр сирәк кенә болытлар өстеннән очтылар. Әмма дошман ягыннан килә торган барлык юллар аларга бик яхшы күренә иде. Командир очучыларны:

- Минем сигнал буенча барыбыз да берьюлы атарбыз! — дип кисәтеп куйды.

Озакламый һавада немец бомбардировщиклары пәйда булды. Алар ике зур группа булып киләләр: беренчесендә— 15, икенчесендә 18 «юнкерс» иде. Безнең очучылар немец бомбардировщикларының, бернинди куркыныч сизмичә, гамьсез очуларын сизеп алдылар. Совет лачыннары шундук дошман самолетларына каршы омтылдылар. Немецларның көч ягыннан өстен булуы аларны куркытмады. Алты самолет, берничә секунд эчендә болытлар арасыннан килеп чыгып, алдан баручы «юнкерс»ларга ташланды. Шул вакыт Петр үзенең наушнигында немецларның күзәтү пунктыннан радиодан:

- Ахтунг! Ахтунг! «Лафюнф!»—дип, совет истребительләре килеп чыгуы турында кисәтүләрен ишетте.

Никоноров, дошман бомбардировщиклары арасына үтеп кереп, төгәл очередь белән бер «юнкерс»ның моторларына атты, һәм ул, төтенләп, таш төсле җиргә мәтәлде. Берничә минуттан аның артыннан икенче бомбардировщик та дөмекте. Инде бер тапкыр снаряд тигән өченче «юнкерожа чират җиткән иде, ләкин шул вакыт Никоноровның үзенә ике «месеершмитт» ябырылды. Үз артыннан килгән самолетка теге бомбардировщикны юк итәргә кушып, Петр истребительләр белән сугышка кереште. Бәрелеш кыска, әмма каты булды: ярдәмгә ашыккан совет самолетларын күргәч, «мессер»лар качарга керештеләр. Ниһаять, немецларның бөтен отряды кире борылды. Фашистлар тәртипсез рәвештә чигенделәр, алар бу һава сугышында унлап машиналарын югалттылар,

Никоноров Днепр аша салынган кичү юллары буенда һәм Киев өстендә дә уңышлы сугышты. Житомир янында «Фокке-вульф» белән бергә-бер бәрелешкәндә дә, ул җиңүче булып чыкты.

1944 елның җәендә Никоноровка Советлар Союзы Герое исеме бирелгәндә, ул 44 һава сугышында берүзе немецларның 17 самолетын һәм группа белән бергә 5 самолетын бәреп төшергән иде инде.

Югары бүләк батыр офицерны тагын да канатландырып җибәрде. Аның сугышчан счеты үсә барды. Яшьләр дошманлы кыру осталыгына аңардан өйрәнделәр. Геройның батырлыклары турында газеталарда яздылар. Бу хәбәр Татарстан хезмәт ияләренә, очучының якташлары-чистайлыларга да ишетелде.

...14 август таңында Никоноров үзенең юлдашы кече лейтенант Но-вичков белән, тревога буенча, Висла елгасын кичү районында аэродромнан күтәрелде. Шунда ук алар елгага таба килүче бомбардировщикларны күрделәр. Истребительләр, «юыкерс»ларның юлын кисеп, аларга югарыдан ташландылар. Бомбардировщиклар, бомбаларын тәртипсез рәвештә елга өстенә ташлап, ашыгып кире борыла башладылар. Петр үзенә ияреп очучы Новичковка радио аша:

- Соңгысын атакала! — дип приказ бирде. Новичков, «юнкерс»ның артына төшеп, ут ачты. Снарядлар дошман самолетына тими уздылар.

Новичков дошманга кырык-илле метр гына калгач, Петр:

- Якынрак, тагын да якынрак килеп ат!—дип команда бирде. Снарядлар бомбардировщикка эләгә тордылар, ләкин ул, тизлеген киметмичә, кача бирде. Немец очучысы, машинасын бер яктан икенче якка ташлап, ут астыннан чыгарга тырышты. Ләкин шул вакыт Никоноров, ал яктан кереп, аның моторларына өстән бер очередь бирде. Шуннан соң ул самолетның канатын ялкын чорнап алды. Командирдан соң Новичков та дошман самолетына яңадай удар ясады. «Юнкерс» кырынаеп, ялкынга төренеп җиргә атылды. Аңардан парашют белән дүрт кеше сикерде, ләкин алар барысы да совет гаскәрләр^ кулына эләктеләр.

Ә бер көннән соң Никоноровның үзенә парашют белән сикереп котылырга туры килде. Дошман объекты өстеннән очканда, аның самолетын зенитчылар уты сафтан чыгарды. Никоноров аны фронт линиясенә кадәр көч-хәл белән китереп җиткергәч, парашютта сикерде.

Виоладан соңгы юлда герой тагын йөздән артык сугышчан очыш ясады, аның машинасын немец артиллериясе тагын сафтан чыгарды, ләкин ул исән калды һәм Берлин күгендә дошманнардан үчен алды.