Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

НОВОСЕЛОВ КУЗЬМА ВАСИЛЬЕВИЧ

1945 елның 1 Маенда, бәйрәм көнне, Берлин өстенә кызыл йолдызлы самолетлар отряды очып килде, алар уртасында гаять зур ал байрак беркетелгән ике самолет бара иде. Бу машиналарның берсен очучы майор Малиновский, икенчесен өлкән лейтенант Новоселов алып барды, һавада җилфердәп барган бу зур полотноларда: «Яшәсен Беренче Май!», «Җиңүче совет сугышчыларына дан!» — дигән ялкынлы сүзләр балкый иде. Аларны укып, сугышчылар шатлык салютлары белән җавап бирделәр һәм гитлерчыларның соңгы ныгытмаларын тагын да ныграк гайрәт белән штурмладылар. Почетлы эскорт озатуында байрак йөртүче самолетлар инде яулап алынган рейхстагка якынлаштылар һәм тантаналы салмаклык белән флагны парашютларга беркетеп түбәнгә төшерделәр...

Җиңелгән дошман башкаласы өстеннән җиңү байрагы алып бару кебек югары хөрмәткә һәм шушы соңгы көннәрдә Советлар Союзы Герое исеменә лаеклы булуга өлкән лейтенант Новоселов сугышның илебез эчендәге беренче чикләреннән алып фашизмның цитаделенә кадәр килгән бөтен авыр юлын үтеп иреште.

1941 елның 23 июнендә, укчы полкның рядовой сугышчысы буларак, үзен партиягә кабул иткән җыелышта Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәштә тормышын да кызганмаска ничек ант итүен Кузьма Васильевич бервакытта да онытмады. Яшь коммунист шушы антын сугышның барлык сынауларында тайпылышсыз үтәде.

Ә каты сынаулар аз булмады. Соңгы патронга кадәр сугышкан чаклар булды. Чигенүнең озак юллары, чолганышта калулар баштан үтте. Яраланган солдат, үзе дәваланган госпиталь белән бергә, пленга эләкте, ләкин җәрәхәтләре бераз төзәлү белән, аннан кача алды... Аннары — авиация полкы. Монда Новоселовны тикмәгә җибәрмәделәр: аның 1938 елда аэроклубны тәмамлавын исәпкә алдылар. Шулай ул очучы булды; моңа ул, дөресен әйткәндә, армиягә кадәр үк омтылган иде. Ул чагында Кузьма Казандагы заводларның берсендә эшли һәм бөтен буш вакытын аэроклубта укуга бирә иде.

Очучы-истребитель Новоселов беренче немец самолетын Орел янында бәреп төшерде. Бу көннәрдә ул да, аның полкташлары да машиналары яныннан бер сәгатькә дә китмәделәр, һәм әгәр һавада булмаган чаклары булса да, аэродромнан күтәрелергә һәр минутта әзер тордылар. Сигнал булу белән үк, алар шундук күккә атылалар һәм фашист пиратлар кайда очып йөрсәләр, шунда килеп җитәләр иде. Фронтның алгы чигендәге шундый бәрелешләрнең берсендә, совет истребительләре немец бомбардировщикларын куалап барганда, Новоселов, бары илле метр ара калгач атып, «юнкерс»ны яндырды. Башка очучылар да оста эш иттеләр.

- Менә, ичмасам, егетләр! Шәп эшләделәр! — дип котлады аларны радио аша авиация дивизиясе командиры.

1944 елның июлендә, Белоруссиядәге сугышлардан соң, Новоселов хезмәт иткән гвардияче истребительләр полкы Неман тирәсенә күчте. Совет гаскәрләре бу елганы кичәргә әзерләнәләр иде, ләкин дошман авиациясенең өзлексез төнге һөҗүмнәре елга аша чыгуны тоткарлады. Полкның бурычлары шул шартлардан чыгып билгеләнде дә. Бу бурычлар авыр һәм чиктән тыш җаваплы иде.

Төннәрнең берендә алты истребитель, тревога буенча, базадан күтәрелде һәм елганы кичү районына юнәлде: мәгълүм булуынча, бирегә немец бомбардировщиклары якынлашып килә иде. Берничә минуттан соң «ЯК»ла.р елгага якынлашып килгән урында «кунакларның» юлларын кистеләр. Куе караңгылыкта немецлар хәтта аларның якынлашканын да шәйләп өлгерә алмадылар. Беренче атулардан соң ук өч «юн-керс», койрыклы ут кометаларыдай караңгылыкны кисеп, җиргә мәтәлде. Алар арасында Новоселов пулялары тишкәләп бетергәне дә бар иде. Немец самолетлары, үлем йөкләрен кайда эләкте, шунда ташлап, тәртипсез рәвештә көнбатышка таба сыздырганда, ул икенчесен бәреп төшерде.

Бу төнге һөҗүмдә катнашкан егерме алты самолетның уникесен югалтып, фашистлар әйбәт сабак алдылар һәм елганы кичү урынын инде бомбага тотарга маташмадылар...

Август башында полк, дошман авиациясенең активлыгын параличлап, Рачки районында аның аэродромын тар-мар итте. Ударны частьның төп көчләре — унике «ЯК-9» самолетыннан торган отряд ясады.

Цельгә кадәр бөтен юлны истребительләр җиргә орынырдай булып түбәнтен очтылар. Алар фронт линиясен шулчаклы тиз үтеп чыктылар ки, немец зенитчыклары бер генә тапкыр да атарга өлгермәделәр. Гитлерчылар совет авиациясе һөҗүмен һич көтмәгәннәр иде. Аэродромда самолетларның күбесе маскировкасыз тора иде. «ЯК»лар алар өстеннән группалап үттеләр һәм барысына да ут яудырдылар. Бөтен аэродромны ут чолгап алды, безнең бомбалар аның астын өскә әйләндерде.

Новоселов штурмлау ахырында аэродром өстеннән машиналарның азаккы төркеме белән очып үтте. Паникага бирелеп әрле-бирле чабучы гитлерчыларга берничә тапкыр пуля яудырганнан соң, ул яшеренгән урыннан чыгарга җыенучы «юнкероны күреп алды һәм аны да пуля сиптереп яндырды. Бу— полк тарафыннан җирдә юк ителгән егерме беренче самолет иде. Күккә күтәрелергә өлгергән дүрт истребитель һавада бәреп төшерелде.

Гадәттә Новоселов дошман тылына «ирекле ауга» һәм разведкага зур теләк белән оча иде. Аның «карчыгасы» Тильзит, Мемель, Край-сбург шәһәрләре һәм Көнчыгыш Пруссиянең күп кенә районнары өстеннән беренче булып очты.

Новоселов самолеты һәм ул ияртеп йөри торган яшь очучы Гордов машинасы иртә белән иртүк һавага күтәрелде һәм дошман тылына еракка үтеп керде. Түбәндә фронтның алгы сызыгындагы траншеялар, урманнар һәм күлләр, немец поселоклары һәм хуторлары күзгә чалынып калды. Алар юллардагы дошман гаскәрләре колонналарын һәм транспортын кыю рәвештә штурмладылар, ә көчләре җитмәслек цельләрне, фашистларның ныгытмаларын төгәл күзәттеләр һәм частька кыйммәтле мәгълүматлар алып кайттылар.

...Гадәттәгечә, икәүләп очып, разведчиклар Тильзит округында дошманның совет командованиесенә шуңарчы билгеле булмаган өч аэродромын күреп алдылар һәм фотога төшерделәр. Кайту юлында алар көтмәгәндә егерме «хейнкель-111» бомбардировщигына очрадылар. Дошман ягында көч өстенлеге шулчаклы зур булуга карамастан, Кузьма Васильевич үзенең иптәшенә:

- Атакалыйбыз! — дип команда бирде.

Немецлар барлык пушкаларыннан һәм пулеметларыннан ата башладылар. Ләкин курку белмәс гвардиячеләр ут пәрдәсе аша үтеп чыктылар һәм һәрберсе берәр «хейнкель»не бәреп төшерделәр.

Икенче бервакыт, Крайсбург өстеннән очканда, алар шәһәр мәйданында гитлерчылар җыенын күреп алдылар, анда ниндидер мшингмы, яисә парадмы бара иде. Батыр очучылар югарыдан карчыгадай туп-туры аска ташланып, аларга пушка-пулемет уты яудырып, мәйданны пыран-заран китерделәр. Бервакыт иртә белән полк командиры майор Косс, Новоселовны штабка чакырып:

- Командование немецларның разведка тарафыннан Черная урманчыгында табылган әһәмиятле штабын юк итүне безнең полкка йөкләде. Бу задание сезгә тапшырыла, өлкән лейтенант, — диде. Аннары: -Белеп торыгыз, бу һөҗүмнең уңышына бик күп нәрсә бәйле! — дип өстәп куйды.

Новоселов бу урманчыкны белә иде. Ничектер аңа аның өстеннән очып үтәргә һәм мәңгелек агачлар арасында иске бер аерым йорт күрергә туры килгән иде. Шуңа күрә ул хәзер шунда дүрт самолетны бик ышанычлы алып барды. Урманчык өстенә алар сирәк болытлар артына яшеренеп, сиздерми генә килеп чыктылар. Түбәнгәрәк төшкәч, бина янында кимендә ике дистәләп җиңел автомашина һәм йортка бер кереп, бер чыгып йөргән гитлерчыларны, ә якындагы аланда «хеншель» тибындагы элемтә самолетын күрделәр. Болар барысы да ул штабта югары начальствоның киңәшмәсе баруын күрсәтеп тора иде.

Беренче булып карчыгадай туп-туры аска таба Новоселов, аның артыннан «ЯК»ларның калганнары төште. Гитлерчылар дөмектеләр, машиналар дөрләп яна башлады, йорт һәм аның каралтылары җимерелде... Шул моментта безнең очучылар кинәт «хеншель»нең винты әйләнә башлавын һәм самолетка таба фашистлар йөгергәнен күреп алдылар. Шул секундта ук очучы лейтенант Гронь һавага күтәрелергә әзер торган бу самолетка таба түбән төште һәм аны да челпәрәмә китерде. Әмма бәла килеп чыкты: лейтенант машинасына да ут капты. Сугышчан дуслары геройның радио аша: «Ватан өчен!» — дип кычкырган тавышын гына ишетеп калдылар, һәм истребитель ялкынлы снаряд булып штаб бинасына килеп төште...

«Көч ягыннан өстенлек тоткан дошман белән һава сугышларында үзен чын каһарман, һава асы һәм оста җитәкче итеп күрсәтте, үзе 12 немец самолетын һәм группа белән бергә 5 самолетны бәреп төшерде»,— дип характеристика бирде К. В. Новоселовка полк командиры.

Берлин өчен сугышлар башлангач, совет авиациясе һавада хакимлек итте. Болытлар Һәм янгын төтеннәре эчендә безнең истребительләр яшен кебек очтылар, штурмовиклар, бомбардировщиклар үткәндә, йортлар тетри иде.

Өлкән лейтенант Новоселов самолетларны Берлин өстенә унөч тапкыр алып барды, һәм менә хәзер, Беренче Май көнне, җиңелгән рейхстагка Ватаныбызның кызыл байрагын китерү кебек мактаулы эш аңа тапшырылды.