Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЗАКИРОВ ГАЛИ ЗАКИР УЛЫ

Гали Закировка сугыш барышында үзенең солдат капчыгын ике тапкыр тутырырга, сулыгып елаган хатыны һәм балалары, туган өе белән ике тапкыр саубуллашырга туры килде. Бу беренче тапкыр немец-фа-шист илбасарлары безнең илгә һөҗүм иткәч тә, ә икенче тапкыр 1942 елның ахырында, авыр яраланып госпитальдә озак ятканнан соң туган авылы Байлар Сабасында ял иткәч, яңадан фронтка киткәндә булды. Туган якларның һавасы, алты ай ял итү һәм якын кешеләрнең кайгыртуы аңа чыныгырга һәм яңа сугышлар өчен көч җыярга ярдәм итте. Авылдашлары аны:

— Фашистларны рәхимсез кыр, без дә үз хезмәтебез белән сезгә җиңүгә ирешергә булышырбыз! — дип озаттылар.

Украинада — Днепрга килү юлларында, Закиров нәкъ якташлары кушканча сугышты. Аның командасындагы укчылар отделениесе оккупациядә калган күп шәһәрләр һәм авылларны азат итүдә катнашты, гитлерчыларның «психик» контратакаларын, авиациянең массовый һөҗүмнәрен теләсә нинди авыр шартларда да нык торып кире кайтарды. Командир Гали үзенең сугышчыларына һәрвакыт шәхси үрнәк күрсәтә иде.

1943 елның 26 сентябрендә Гали хезмәт иткән укчы дивизия частьлары, Днепрның уң як ярына чыгып, плацдармны киңәйтү өчен көрәш башладылар. Укчылар артиллерия булышлыгы белән берничә көн дошман контратакаларын кире кайтардылар. Акрынлап немецларның каршылык күрсәтүе йомшарды һәм дивизия, зур көч куеп, бераз алга бара башлады. 5 Октябрьда ул Рубин авылы янында дошманның оборонасын өзде. Бу сугышта немец траншеяларына беренче булып кече сержант Закиров отделёниесе сугышчылары ташландылар.

Төтен эчендә фашистларны зур кыенлык белән шәйләп, Закиров траншея буйлап атты. Каяндыр килеп чыккан таза гәүдәле бер немец аңа револьвер белән ташланды, ләкин кинәт абынды, һәм пуля сержантка тимәде. Күз ачып йомганчы Гали немецның пистолетын бәреп төшерде һәм башына приклад белән сукты...

Автомат уты һәм приклад белән юл әрчеп, Закиров үз сугышчыларын траншея буйлап алып китте. Траншея эчендә пулялар туктаусыз сызгыра,.немецлар, түрдәге блиндажга урнашып, траншеялардан килү юлларын ут астында тоталар иде. Закиров, кулына граната тотып, бер борылышта посты һәм ату сирәгәйгән арада, алга ташланды. Ул ыргыткан граната блиндажны җимерде. Блиндаж эчендә солдатлар ун гитлерчыны дөмектерделәр.

Беренче траншеяларны дошманнан тулысынча чистарткач, отделение бөтен батальон белән бергә дошман оборонасының икенче линиясенә бернинди югалтусыз барып җитте.

һөҗүм итүчеләр аннары таулар тезмәсенә барып чыктылар. Закиров үз отделениесен бу тауларның берсен атакаларга алып китте. Ул атакага ташланырга хәтта команда да биреп тормастан. иптәшләренең үзеннән бер адым да калмаячакларына ышанып, үзе беренче булып биеклеккә ташланды. Биеклек алдындагы ачык мәйданчыкны—ин куркынычлы урынны отделение югалтусыз үтте. Текә тауга менгәндә исә дошманның ут трассасы ал арга комачаулый алмады, тик югарыдан атылган >кул гранаталарыннан гына сакланырга кирәк булды.

Немецлар, биеклекне калдырып, тауның икенче итәгенә чигенделәр. Закиров биеклеккә күтәрелгәч, үзе белән Днепр буеннан ук саклап алып килгән кечкенә генә байракны дзот түбәсенә кадап куйды.

— Бу җир безнеке, без аны беркемгә дә бирмәячәкбез! — диде ул, көр тавыш белән.

Аның бу сүзләре ант кебек яңгырадылар һәм һичнәрсәсе белән дә башка биеклекләрдән аерылмый торган, карталарда «125,7 биеклеге» дип йөртелгән, хәзер өстендә кызыл байрак горур җилфердәгән бу калкулык дошман якын килә алмаслык крепостька әверелде.

Гитлерчылар батальон позицияләренә, Закиров отделёниесе урнашкан бу мөһим биеклеккә өч тапкыр ташланып карадылар, ләкин өчсендә да кире чигенделәр. Рота командиры Галигә ярдәмгә берничә солдат җибәрде, әмма биеклекне саклаучылар алар белән дә ун кешедән артмады. Сугышның уңышын патриотларның бу кечкенә төркеменең тиңдәшсез ныклыгы, искиткеч батырлыгы тәэмин итте. Отделениег фашистларны автомат һәм пулемет уты белән кырып, биеклек итәгенә якынлашканнарын гранаталар белән дөмектереп, үз позициясендә нык торды һәм бик күп оккупантларны юк итте. Командир үзе генә дә ул көнче немецларның йөздән артык солдат һәм офицерын кырып салды.

Көн ахырына кече сержант Закиров исемен частьта һәрбер сугышчы белә иде инде. Озакламый герой турында «Правда» газетасы язып чыкты, һәм аның даны бөтен илгә таралды.

1944 елда Украинада кышкы һөҗүм вакытында да Гали Закировның сугышчан иптәшләре аның батырлыгына күп тапкырлар сокландылар һәм бу сугышларның берсендә аның һәлак булуына тирән кайгырдылар.