Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЗАСОРИН ИВАН МИХАЙЛОВИЧ

Венгриядә бик көчле сугышлар бара, ә совет гаскәрләре инде Тисса елгасын кичеп чыкканнар иде. Шул көннәрдә, 1944 елның Октябренда, артиллерия полкы командиры подполковник Серенко батарея командиры өлкән лейтенант Засоринга аның Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр итте. Армия командующие приказын укып, подполковник аңа:

— Чын күңелдән тәбрик итәм, яңа уңышлар телим! — диде.

Бу орден Засорин алган беренче бүләк булган кебек, кырык дүртенче елгы һөҗүм сугышларында катнашуы да аның фронт юлындагы беренче адымнары гына иде.

Аңа кадәр, 1935 елдан башлап, армия хезмәтенең тугыз елын Иван Михайлович Көнчыгышта үткәрде. Армиядәге хезмәтен ул артиллерия частеның комсомол оешмасы секретаре булудан башлады, аннары аны батарея политругы итеп билгеләделәр, Хасан күлендә япон агрессорлары белән сугышларда катнашты.

Ерак Амурдан 1944 елда фронтка килер алдыннан Засорин, яңадан хәзерлек үтеп, политработниктан строевой офицерга әверелде һәм батарея командиры итеп билгеләнде. Ул Карелиядә сугыша башлады, ә-полкны 2 нче Украина фронтына күчергәч, Венгриядәге сугышларда батырлык үрнәкләре күрсәтте. Тисса аръягында, Дунайга һәм аның яр буйларына җәелеп урнашкан Будапештка — Венгрия башкаласына бару юлларындагы сугышлар бер айдан артык дәвам итте. Совет гаскәрләре, немецларның һәм венгрларның нык каршы торуларын сындырып, һөҗүм сугышлары башлап җибәрделәр. Дошманның каршылык күрсәтү узелына әверелдерелгән кечкенә шәһәрләр һәм авыллар тирәсендә көне-төне артиллерия канонадасы гөрселдәде, күктә, хәтта һавалар начар булганда да, төркем-төркем самолетлар очты...

Полкның башка подразделениеләре кебек үк, Засорин батареясы да Сегеда һәм Матэ тирәләрендә дошман танкларының контратакаларын кире кайтарды, укчылар бригадасы белән дошман тылына бәреп керде. Тисса белән Дунай елгасы арасындагы бөтен иңкүлекне каплаган үтеп булмаслык пычрак диңгезеннән бара алырдай бердәнбер юл булган шоссены кулга төшерү өчен каты сугышлар барды.

Дошманның нык каршылык күрсәтүе дә, явымлы көзге көннәр дә һөҗүм итүче гаскәрләребезне туктата алмады. Декабрь аеның беренче көннәрендә совет гаскәрләре Дунайга килеп җиттеләр.

Артиллерия полкына Будапештка якын урнашкан Әрчи авылы янында елга аша чыга торган пехотага булышлык итәргә кирәк иде. Биредә дошманга табигать ярдәмче булды. Көнбатыш яр буенда аның оборонасы куе куаклыклар, бакчалар һәм дача корылмалары арасыннан биеклек буйлап үтә иде. Иңкүлекле һәм тип-тигез булган көнчыгыш яр буйлары исә елга аша чыгарга хәзерләнгән безнең частьларга яшеренергә бернинди мөмкинлек бирми, алар бары караңгыда гына елга янына чыга алалар иде.

5 декабрьга каршы төндә Дунайга җан керде. Бер үк вакытта берничә җирдән понтоннар, көймәләр флотилиясе тавышсыз-тынсыз гына ярдан кузгалды. Су чапылдаулары да, йөзеп баручы йөзләрчә кешеләрнең тавышлары да ишетелмәде.

Засорин беренче көймәләрнең берсендә иде. Ул көнбатыш ярдан цельләрне күрсәтергә һәм үз орудиеләре утын цельгә юнәлтеп торырга тиеш иде. Аргы якка командир белән бергә радистлар һәм разведчиклар да чыкты.

йөзеп барган көймәләр елганың күпчелек өлешен үткәч, дошман аларны күреп алды. Шул ук минутта күккә йөзләрчә ракеталар очты, төнге тынлыкны артиллерия залплары һәм пулемет тыкылдаулары бозды, шартлаган снарядлардан, миналардан су баганалары күтәрелде. Аларга җавап итеп безнең батареялар гөрселди башлады. Засорин көймәсе ут пәрдәсе аша исән-сау үтә алды, тик ишкәкче солдатларга гына җаы-фәрман ишәргә туры килде.

Яр буена чыккач, артиллеристлар әле тиз генә турыдан-туры үз эшләре белән шөгыльләнә алмадылар/Пехота сугышчылары белән берлектә алар немецларның биек яр сөзәклегеннән бертуктаусыз яудырган гранаталар шартлаулары һәм пулялар яңгыры астында тауга күтәрелделәр һәм якындагы окоплардан фашистларны бәреп чыгардылар. «Иптәш Засорин уң як яр буенда ллацдармны алуда үзе катнашты. Пехота белән берлектә, ул яр буен саклаучы дошман пулеметчыларын һәм автоматчыларын юк итте» дин билгеләп үтте полк командиры.

Елга аша чыккан отряд яулап алынган окопларда ныгып урнашкач ук, өлкән лейтенант көнчыгыш яр белән элемтә булдырды. Радио аша аның батареясына команда сүзләре китте, ә елга өстеннән көнбатыш якка снарядлар очты, һәм алар нәкъ дошман ныгытмалары өстендә шартлады. Әнә шулай, утны үзе юнәлдереп, Засорин нәтиҗәдә дошманның дүрт пулеметын һәм ике миномет батареясын тончыктырды.

Артиллерия дошман оборонасының алгы чиген кирәгенчә туздыргач, аның уты яр буеннан эчкәрәк күчерелде, ә пехота яр буе ныгытмаларын сугышып алды. Фашистлар бирешергә теләмәделәр, контратакаларга күчтеләр. Артиллеристларның күзәтү пункты янында ,ук снарядлар шартлады, автоматлар пуля яудырды, шулай да Засорин үз орудиелә-ренең утын цельгә юнәлтүне дәвам иттерде. Артиллерия уты артыннан барып, пехота алга ыргылды һәм Эрчины алды.

Венгриядә сугышлар тагын байтак айлар дәвам итте, һәм ул сугышларда батарея командиры Засорин Дунай яр буйларында алган Герой исеме данына нур өстәп, күп тапкырлар батырлык үрнәкләре күрсәтте.