Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЗИНОВЬЕВ ИВАН ДМИТРИЕВИЧ

Күп еллар буе Иван Дмитриевич Зиновьев Советлар иле чигендә хезмәт итте. 1927 елда ул Татарстанның Баулы районыннан чик буена рядовой сугышчы булып килде, һәм шул вакыттан бирле Ватаныбыз часовое постында торды, командир булды, дошманнарга каршы көрәштәге батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Аңа төрле заставаларда хезмәт итәргә туры килде. Офицер-пограничник көньякта басмачылар белән сугышты, төньякта диверсант бандаларны тар-мар итүдә катнашты.

1939 елның ахырында Финляндия белән сугыш башланып киткәндә, Иван Дмитриевич илебезнең шул тирәдәге чигендә иде. Пограничниклар полкында рота командиры буларак, капитан Зиновьев беренче атышлардан ук сугышларда катнашты һәм айлар буе аннан чыкмады.

Пограничникларга күп кенә мөһим заданиеләр йөкләнде. Аларга, төньякның кырыс җирләренә күнеккән чик сакчыларына, урман сукмаклары бүтән сугышчыларга караганда яхшырак таныш иде һәм тирән кар да, чатнама суык та аларны куркытмый иде. Зиновьев ротасы дошман көчләренә разведка ясады, совет гаскәрләренең коммуникацияләрен саклады һәм финнарның тиз хәрәкәтләнүчән чаңгычылар отрядлары белән көрәш алып барды. Иң хәвефле сугышчан заданиеләрне һичкуркусыз үтәп, аның сугышчылары:

— Пограничник кыр куяны уза алмаган җирләрдән дә үтә ул, — диләр иде. 1940 елның 10 январенда Уома авылы янында финнарның зур көчләренә очрап, рота авыр хәлгә эләкте/Артиллерия уты булышлыгында дошманнар авылда урнашкан пограничникларны атакаладылар, әмма кире чигенергә мәҗбүр булдылар. Бер сәгать тә үтмәде, көчле атышлардан соң яңа атака башланды. Снарядлар корылмаларны ваттылар, кар өермәләре күтәрделәр һәм бозларны челпәрәмә китерделәр, бөтен поселокта пуля яңгыры яуды. Ләкин совет сугышчыларының батырлыгын, ныклыгын сындырырга мөмкин түгел иде. Командирның зирәк җитәкчелегендә алар нык тордылар.

Пограничникларны позицияләреннән бәреп чыгарырга маташуларын тагын берничә тапкыр кабатлап караганнан соң, финнар нәтиҗәсез атакалардан баш тарттылар һәм, Уоманы әйләнеп үтеп, ротаны безнең бүтән частьлардан аердылар, авылны камап алдылар.

Шушы сугышның башында ук инде аягы яраланган капитан Зиновьев алдагы атакаларны кире кагарга әзерләнде. Үз отрядының авыр хәлдә калуы турында радио аша штабка хәбәр итеп, ул ни эшләргә кирәклеген сорады.

— Авылны бирмәскә кирәк,— дип приказ бирде корпус командиры.— Күршедәге частьлар мөмкин булганча ярдәм итәрләр, авиация һәм артиллерия булышыр.

Бу сүзләр чолганыштагыларның күңелен күтәреп җибәрде.

— Һәлак булсак булырбыз, әмма дошман каршында калтырап калмабыз!—дип ышандырды Зиновьев командирны.

Ашыгыч рәвештә түгәрәк оборона биләделәр. Көннең бик кыска тыныч сәгатьләрендә, ә күбрәге — төнлә эшләделәр, бер үк вакытта дошманны күзәттеләр. Капитан үзенең кечкенә отрядының көчләрен авылга килә торган барлык юлларны ут астында тотарга, ә кирәк чакта сугышчыларның аерым төркемнәрен бер көчкә тупларга мөмкин булырлык итеп бүлде.

Берничә көннән соң финнар алга үрмәләделәр, чолганыш боҗрасы тагы да кысыла төште. Ләкин бу да сугышчыларның ихтыярын какшатмады. Атакалар рәхимсез төс ала барды. Артта калган отряд, гүя тәнгә кергән чит әйбердәй, финнарны бик борчыды, аларның частьларын фронттан бирегә тартты, тылга куркыныч салды. Шуңа күрә алар авылны блокадада тоту белән генә канәгатьләнмәделәр, сугышка яңа подразделениеләр китереп керттеләр, Уоманың каһарман гарнизонын ничек кенә булса да юк) итәргә тырыштылар.

Ротаның сафлары көннән-көн кими барды. Атакаларны кире кайтару бик читенләште. Әмма сугышчыларда батырлык һәм җиңүгә ышаныч сүрелмәде. Яралылар коралларын ташламадылар, сәламәт иптәшләре белән бергә сугыштылар. Зиновьев икенче тапкыр яраланды, шулай да оборонага җитәкчелекне дәвам иттерде. Бәхеткә каршы, отрядның рациясе өзлексез эшләп торды, һәм штаб белән элемтә өзелмәде. Сугышның иң кыен моментларында командирның чакыруы буенча безнең артиллерия, ә һавалар уңайлы булганда — авиация дә ярдәмгә килде. Аларның утын капитан үзе юнәлтеп торды. Чолганыштагыларга дошман атака ясамаган сирәк көннәрдә дә, фин снайперлары тынгылык бирмәделәр. Авылның бөтен тирә-ягына яшеренгән «күкеләр» ачык урында күренгән һәр кешегә аталар иде. Пограничниклар арасында да бик яхшы атучылар аз түгел иде, һәм алар «күкеләргә» каршы көрәшкә керештеләр. Снайперларның мондый көрәшләре күп сәгатьләр буена дәвам итте.

Камалышта яшәү озакка сузылган саен, азык-төлек мәсьәләсе читенләшә төште. Продуктларның бик чаклы запасын мөмкин кадәр озакка-рак сузарга тырышьш, узган һәр атна саен командир сохариларның һәм консервларның болай да кечкенә булган паекларын тагын да киметә барды. Яралыларга да бик кыенга килде — медикаментлар, бәйләү ^материаллары беткән иде.

11 февральдә Зиновьев отрядының героик оборонасына бер ай тулды, шул көнне дошман иң көчле атакасын башлады. Артиллерия утыннан соң ук авылга бөтен бер пехота батальоны ыргылды. Ак маскировка халатлары кигән дошманнар, кар көртләре артына яшеренеп, югалтуларга да карамастан, алга шуыштылар.

Пограничниклар дошманның атакаларын батырларча кире кайтара тордылар. Ач, кул-аяклары өшегән, күбесе яраланган сугышчылар, көчле дошман каршында калтырап калмыйча, финнарны винтовка һәм пулеметлар уты белән каршы алдылар. Совет частьлары урнашкан җирдән финнарга артиллерия резервы батареялары атып торды.

Зиновьевны авылның көньяк кырыендагы хәл аеруча борчыды, анда дошманның басымы һаман көчәя барды. Радио буенча капитан артиллеристлардан утны шунда туплауны сорады, һәм анда үзенең соңгы резервыннан солдатлар да җибәрде. Әмма ярдәм соңга калды. Авылның көньяк өлешенә дошман снарядлары ява башлады. Аларның берсе отрядның сугыш припаслары складына эләкте. Шартлау, ә аның артыннан янгын сугышчылар арасында бер мәлгә каушау китереп чыгарды, һәм финнар Уомага бәреп керделәр.

Командирның ныклыгы һәм тәвәккәллеге генә отрядны һәлакәттән коткарды. Ул үз тирәсенә пограничникларның зур булмаган группасын туплап, төзәлмәгән ярадан аксый-аксый, финнарга каршы ташланды. Аның «Ура!», «Кыйна дошманны!» — дигән тавышы яңгырады, һәм хәрәкәтләнә алган һәркем аның артыннан контратакага ыргылды. Сугышчылар бердәм удар белән дошманны авылдан бәреп чыгардылар, янгынны сүндерделәр һәм яңадан оборона биләделәр.

15 февральгә каршы төндә финнар зур көч белән яңадан Уоманы атакаладылар, пограничниклар аларның атакасын тагын кире кайтардылар. Бу — отрядның соңгы сугышы һәм аның фидакарь,оборонасының утыз бишенче көне иде. Бу көнне совет гаскәрләре, һөҗүмгә күчеп, финнарны качарга мәҗбүр иттеләр һәм авылны камалыштан чыгардылар.

Гадәттән тыш ныклык, шәхси батырылыгы һәм иң читен сугыш шартларында ротага оста җитәкчелек итүе өчен капитан Зиновьевка Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде.

Совет офицерының әнә шундый күркәм сыйфатларын Иван Дмитриевич немец-фашист илбасарларга каршы Ватан сугышында да күрсәтте. 1942 елда ул укчылар дивизиясе командиры постында геройларча һәлак булды.