Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЗАХАРОВ ГЕННАДИЙ МИХАЙЛОВИЧ

Немец гаскәрләре штабларында һәм совет чигенә бәреп керергә әзер торган полклар строе алдында Гитлер приказы укылган җәйге кичтә Казанның 88 нче урта мәктәбендә шау-шу һәм шатлыклы җанлылык хөкем сөрә: анда чыгарылыш кичәсе иде. Биеп һәм җырлап арыган кичәге унынчы класс укучылары яктыра башлаганда үзләренең киләчәккә планнары, сайлап алган белгечлекләре хакында әңгәмә суктылар.

— Ә менә безнең комсомол комитеты секретаре нәрсә әйтер? — диде кемдер, бу әңгәмә вакытында дәшми-тынмый утырган Геннадий Захаровка карап.

— Безнең һәркайсыбыз врач, инженер яисә хәрби кеше була ала... Әмма, минемчә, иң мөһиме шул: без барыбыз да чын совет кешеләре, патриотлар булачакбыз, — диде Геннадий.

Әйе, бу бәйрәм кичәсендә әле алар киләчәк турында һәм сайлаган институтлары хакында хыяллана һәм бәхәсләшә алалар иде, ә иртәгесен инде аларның язмышын сугыш билгеләде.

Август аенда Геннадий армиягә алынды һәм, 1942 елның Октябрена кадәр, Саратовтагы элемтә училищесында укыды. Хәрби белемнәрне ул, мәктәптә укыгандагы кебек үк, бик яхшы үзләштерде.

Училищены тәмамлаганнан соң, лейтенант Захаровны Дон фронтына җибәрделәр. Ул анда барып җиткәндә, Сталинград өчен сугышларның кызган чагы иде. Яшь офицер эләккән укчы дивизия полклары гитлерчыларның атакаларын кире кайтаралармы яки үзләре дошманны куалыйлармы һәм аның ныгытмаларын штурмлыйлармы — һәрвакытта да элемтәчеләр кыен һәм бик кирәкле эш башкардылар. Лейтенант һәм аның взводындагы солдатлар, иңбашларына авыр тимер чыбык катуш-каларын асып, пычрак һәм кар ерып алга бардылар яисә ут астында түш белән шуыштылар, кыенлыкларга карамыйча, телефон линияләре суздылар.

Сталинград янындагы тарихи җиңүдән соң, совет гаскәрләре көчле һөҗүм башлар алдыннан, лейтенант Захаров һәм аның солдатлары, шатланып:

— Хәзер инде элемтә чыбыгын Волгадан Берлинга кадәр сузачакбыз! — диделәр.

Курск дугасында Геннадийга яңадан, подразделениеләрне һәм команда пунктларың элемтә чыбыклары ятьмәсе белән тоташтырып, сугыш операцияләренең уңышлы башкарылуын тәэмин итәргә туры килде. Немец танклары совет частьлары позицияләренә үтеп кергән чакларда, элемтәчеләр, кулларына корал алып, укчылар һәм артиллеристлар белән бергә атакаларны кире кайтардылар. Биредә Захаров беренче сугышчан бүләк—-Ватан сугышы ордены алды.

Курск янындагы каты бәрелешләрдән соң дивизия сугыша-сугыша Украива җире буйлап барганда, Захаров взводы йөзләрчә километрлар элемтә линияләре сузды. Элемтә тимер чыбыклары азат ителгән бик күп шәһәрләр һәм авыллар аша үтеп, Харьков аркылы Днепрга килеп җитте.

Дивизия Верхнеднепровск шәһәре янында Украинаның данлыклы елгасына барып чыкты. Бу урыннан ул, беренче эшелонда булган хәлдә, уң як ярга чыгарга һәм, немецлар оборонасын өзеп, бу юнәлештә һөҗүм итүче барлык гаскәрләр өчен юл ачарга тиеш иде.

Елганы кичәр алдыннан, 1943 елның 24 сентябрендә, рота командиры Захаровка элемтәчеләрнең кечкенә бер группасы ярдәмендә десант отрядларының сул як ярдагы штаб белән элемтәсен тәэмин итәргә приказ бирде. Бу приказны биргәндә, ул лейтенантка заданиенең аеруча мөһим булуын, операциянең нәтиҗәсе күп яктан элемтәчеләрнең ничек эшләүләренә бәйле икәнлеген әйтте.

Геннадий заданиене үтәүгә төнгә кадәр хәзерләнде. Сайлап алынган биш сугышчы белән бергә ул аппаратларны һәм барлык кирәкле әйберләрне хәзерләде һәм җентекләп тикшерде, яр буе таллыклары арасыннан табылган иске балыкчы көймәсен җентекләп карады. Теге як ярда һәр адымны сугышып атларга туры киләчәген белеп, элемтәчеләр кораллануга аеруча әһәмият бирделәр: кул пулеметы, күп кенә гранаталар һәм патронлы дисклар алдылар.

Төнлә белән, елга өстен куе томан каплагач, караңгылыкка һәм куе томанга яшеренеп торган көймә, әкрен генә йөзеп, куаклыклар белән капланган утрауга таба юнәлде, ә көймә артыннан батыргыч тагылган кабель су астына төшә барды. Немецлар көймәне күрмәделәр, һәм аларның ара-тирә пулеметтан атып куюлары кыю сугышчыларны борчымады.

Шулай да елганы йөзеп чыгу бик үк уңышлы төгәлләнмәде. Утрауга егерме метрлар калганда, кайсыдыр солдатның җайсыз хәрәкәт ясавыннан, көймә бик нык янтаеп, аңа су тулды, һәм ул батты. Бәхеткә каршы, монда инде артык тирән түгел иде, бөтен кирәк-яракларны һәм коралларны алып, элемтәчеләр, күкрәктән су ерып, линияне яр буена кадәр җиткерделәр. Алар су кырыенда ук комда кечкенә окоп казыдылар да шунда телефон аппаратларын урнаштырдылар.

— Элемтә булдырылды!—дип хәбәр итте Захаров дивизия штабына, һәм аннан, заданиене бик яхшы үтәгән өче;н, аңа рәхмәт белдерделәр.

Утрауга сугышчылар төркеме килеп төште, алар яр буеннан 10—15 метр ераклыкта гына окоплар казып урнаштылар. Дошман көймәләр хәрәкәтең күреп алды һәм елга өстенә көчле ут ачты. йөзеп чыгучыларны дошман утыннан каплау өчен, Захаров шундук кул пулеметына ябышты. Аның төз атуыннан берничә дистә гитлерчы тончыкты.

Таң аткач, көчләрне туплап, алдынгы отряд немецлар заслонына үзе һөҗүм итте, аны бәреп чыгарды һәм утрауга эчкәрегә юл алды. Элемтәчеләр дә линия сузуларын дәвам иттерделәр. Бәрелешләр басылмады, шуңа күрә элемтәчеләргә дә, берөзлексез линиядә дежур8 тору белән бергә, пехотага кушылып дошман контратакаларын кире кайтарырга туры килде. Ә иң киеренке моментларның берсендә, Захаров, үзенең ике сугышчысы белән, дошманның ут нокталарын эзләп тапты һәм аларны гранаталар ыргытып юк итте.

Көннең икенче яртысында Захаровны доклад белән дивизия штабына чакырдылар. Ләкин аңа Днепрның сул ягында озак булырга туры килмәде: утрау белән элемтә өзелде, һәм аны.җайга салу өчен, элемтә ротасы командиры капитан Кравцов җитәкчелегендә бөтен элемтәчеләр ротасы җибәрелде.

Разведчиклар шуны ачыкладылар: немецлар утрауда сугыш алып баручы полкны кырыйдан әйләнеп узганнар һәм кабельне өзгәннәр. Элемтәсез калган подразделениеләргә һәлакәт куркынычы туды. Ничек кенә булмасын, линияне яңадан эшләтергә, ялгарга кирәк иде.

Елга аркылы чыгып, элемтәчеләр һәм резервтагы укчылар утрауга үтеп кергән фашистларга удар ясадылар. Үз сугышчыларына укчылар взводын кушып, Захаров немецларны флангтан атакалады. Элемтә яңадан җайга салынды.

Дивизия утраудагы плацдармнан турыдан-туры Днепрның уң як ярына хәрәкәт итте. Бер айдан соң, 26 Октябрьда, башка батыр сугышчылар белән бергә лейтенант Захаровка Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Геннадийга, үзе хыялланганча, элемтә линиясен Германиягә кадәр сузарга туры килмәде. 1944 елның, язында, командование приказы белән, ул хәрби академиягә укырга җибәрелде.