Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ҺАДИМӨХӘММӘТОВ ГОМӘР МОСТАФА УЛЫ

Гомәр Һадимөхәммәтовнын тормышының күп еллары үткән Себердәге шахтерлар шәһәре Анжеро-Сунженскида Татарстан кешеләре байтак иде. Аларның күбесе, шул исәптән Гомәр дә шахталарда эшли иде. Ләкин җир астындагы авыр хезмәт аңа тырышып укырга комачауламады. Ул, кичке рабфакны һәм педагогия институтын читтән торып укып тәмамлагач, математика укытучысы һәм мәктәп директоры булды.

Запастагы командир буларак, һадимөхәммәтов сугышның беренче көннәрендә үк армиягә алынды. Ул башта укчы взвод, аннары укчы рота командиры булды. Укытучы тәҗрибәсе аңа сугышчыларны тәрбияләүдә зур ярдәм итте, һәм өлкән лейтенант һадимөхәммәтов ротасы полкта алдынгыларның берсе булып исәпләнә, аңа килгән һәр яшь солдат тиз арада оста һәм батыр сугышчыга әверелә иде.

1944 елның беренче яртысында һадимөхәммәтов хезмәт иткән полк Витебскига бару юлларында оборонада торды. Анда озак вакыт тынлык хөкем сөрде, ләкин июнь аенда, ниһаять, озакламый һөҗүм багланачагы мәгълүм булды, һадимөхәммәтов ротасына батальонда беренче булып дошман оборонасын штурмларга һәм өзәргә приказ бирелде.

Рота командиры сугышчан заданиене үтәүгә җентекләп хәзерләнде. Булачак атака участогы да, дошманның көчләре дә инде билгеле иде кебек. Ләкин шулай да һадимөхәммәтов күзәтүче белән бергә дошман көчләре турында тагын мәгълүматлар җыйды, аларны чагыштырып карады, аныклады. Ул, взводларда һөҗүмгә хәзерлек барышын тикшереп, пулеметчылар, укчылар, отделение командирлары белән әңгәмәләр үткәрде, ротаның уңышы аларның хәрәкәтенә бәйле булган артиллеристлар һәм саперлар янына барды.

һөҗүм алдыннан подразделениедә партия-комсомол җыелышы үткәрелде. Җыелышта өлкән лейтенант коммунистларны һәм комсомо-лецларны сугышта алда булырга, үрнәк күрсәтергә чакырды.

23 июньдә иртән һадимөхәммәтов, подразделениенең барлык солдатлары һәм офицерлары кебек үк, атака башлау сигналын түземсезлек белән көтте. Ул борчылды. Борчылмаслык та түгел иде инде: алар алдында гитлерчыларның өч траншеялы, тимер чыбык киртәләр тотылган, куәтле ут нокталары булган оборонасы тора. Кыенлык немец ныгытмаларының көчлелеге белән генә чикләнми, аларга барып җиткәнче ике арадагы сазлык аркылы да үтәргә кирәк иде әле. Взводлар алдан тикшерелгән сукмаклардан немецларга сиздермичә алга үттеләр, һәм артиллерия телгә килү белән, һадимөхәммәтов аягүрә басып:

- Рота, минем арттан! — дип кычкырды.

Рота сугышчылары, артиллерия өзгән тимер чыбык киртәләрен үтеп, дошманның беренче траншеясына барып җиттеләр. Артиллерия ударыннан аңнарына килергә өлгермәгән немецлар белән каты бәрелештән соң рота дошманның беренче траншеясын алды һәм, тукталып тормастан, икенче траншеяны да атакалады. Анда немецлар ныграк каршылык күрсәттеләр, ләкин кул сугышы башлангач качарга мәҗбүр булдылар. Дошманның 17 солдаты һәм офицеры пленга бирелде. Шуннан соң полкның башка подразделениеләре дә авангард салган юлдан, дошман оборонасының өзелгән урынын киңәйтү максаты белән һөҗүмгә ташландылар, һадимөхәммәтов ротасы исә оборонаның һаман зченәрәк керә барды. Озакламый ул, Завязье авылы янына барып җитеп, андагы гитлерчыларны камап алды. Немецлар камалудан чыгу өчен бөтен көчләрен куйдылар. Алар ясаган ике контратаканың икесе дә уңыш китермәде.

Бер контратака вакытында фашистларның шактый зур" группасы һадимөхәммәтовка ташланды. Фашистларга өлкән лейтенант бер ялгызы каршы торды. Ул, агачка ышыкланып, автоматтан атты, бер-бег артлы ике граната ыргытты. Шулай итеп, ул унлап фашистны дөмг терде, аннары аңа ярдәмгә солдатлар килеп җиттеләр.

Сугыш дәвам итте. Һадимөхәммәтен сугышчыларга кыен булган җирдә үзе булып, үз батырлыгы белән солдатларны рухландырды. Озакламый ул яраланды. Сугышчылары аны тылга җибәрмәкче булдылар, ләкин ярасын бәйләткәч, ул сугыш кырында калып, үз вазифаларын үтәүне дәвам иттерде.

Немецларның камалудан чыгарга маташулары аларга бернинди дә нәтиҗә бирмәде. Ниһаять, һадимөхәммәтов ротасын атакага күтәрде. Немецлар совет сугышчыларын орудие һәм миномет уты белән каршыладылар. Ләкин бу — безнең сугышчыларны туктата алмады. Алар, омтылышлы рәвештә Завязьега бәреп кереп, дошман белән урамда, ишек алларында һәм бакчаларда очраштылар. Немецларның бер әле-ше кырып салынды, ә 130 солдат һәм офицеры пленга бирелде, һадимөхәммәтов ротасы Завязье авылында гитлерчыларның өч орудиесен, алты пулеметын һәм өч минометын кулга төшерде. һадимөхәммәтов Завязьены алганнан соң гына батальон командиры боерыгы буенча санчастька китте. Авыр ярасы аңа үз ротас

ына яңадан кире кайтырга мөмкинлек бирмәде, ләкин сугышчылар бу куркусыз командирны һәрвакыт исләрендә тоттылар. 1944 елның 22 июлендә аңа Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде.